поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.12.2015 Милләт

Шәмдәлемдә соңгы шәмем сүнде

25 ел гомер. Азмы ул, күпме? Кемнәрдер, парлы һәм бәхетле булып яшәгән кешеләр, чирек гасырның үткәнен сизми дә кала. Ә яшьлегендә бәхет кошының койрыгын тотып алган, ә бераздан ычкындырган кешеләр бу чорны бик озак вакыт дип бәяли. Бу сүзләремне бәхет көтә белгән кешеләр генә аңлыйдыр.

Казанда укучы Айдар энем чираттагы кайтуында кулыма җырчы Резеда Кадыйрованың бер кассетасын тоттырды. “Апам, анда “Шәмдәлләр” дигән бик матур җыр бар. Нәкъ синең язмышың турында ул. Син дә бит сөйгәнеңне: “Бәлки бер шакырсың ишегемне”, - дип, сагынып көтәсең. Отып ал да, рәхәтләнеп җырла әле син бу җырны”, - дигән иде. Бу җыр, вакыты белән, минем визит карточкама әверелде...

Шәмдәлемдә соңгы шәмем

                                       сүнде,
Аерылыштык, җылы 
                                 калмаган.
Син - минеке, мин - синеке
                                       булып
Икебезгә яшәү язмаган.
Бәлки бер шакырсың 
                              ишегемне,
Газаплы да ул уй, татлы да.
Авыр ялгызлыктан икебез дә
Бәхет-назларына хаклылар.
Үкенечкә булган очрашу, дип
Ачуланмаек без үткәнгә.
Әрнүләрдән изге шәмнәремне
Кабызалмам синнән бүтәнгә.
 
Әйе, без Мидхәт белән сандугачлардай сайрашып яшәдек. Ул - гармунчы, мин - җырчы. Без сәхнәгә бергә чыкканда кайбер җырчылар: “Рәйсәсенә бөтенләй башкача уйный”, - дип көнләшә иделәр. Алай ук булмагандыр инде. Бөтенесен дә тигез күрә идең кебек. Тик зур кара күзләреңне тутырып карауларың, елмаеп куюларың гына аермалы иде шул.
 
Сәнгать, әдәбият берләштерде безне. Парлашып җырлыйбызмы, спектакльдә уйныйбызмы - тулы гармония. Моңнарыңа үлеп гашыйк идем бит мин. Син дә мине ярата, сагына идең. Шулай булмаса, кат-кат әйләнеп кайтыр идеңмени соң?
Тәрәзәмә яисә ишегемә шакуыңнан ук таный идем бит сине. Шулай да: “Кем анда?” - дип, дулкынлануымны яшерергә тырышам. Ә син җырлап җибәрәсең: “Ачма тәрәзәңне мин килмичә, ятларны сөярсең белмичә”... Һәм без тагын бергә. 
 
...Андый вакытларда бездән дә бәхетле кешеләр юктыр иде кебек. Көнләшүчеләр, арага керүчеләр булгалады, әлбәттә. Ләкин, кеше сүзенә караганда, мәхәббәтем көчлерәк булды. Һәм мин сине гел кичерә килдем.
 
Кызым Алесәне дә бик якын иттең. Рәхмәт. Исеңдәме, танышкан көнне үк сиңа: “Әтием бул”, - дип әйтеп икебезне дә телсез калдырган иде. Сиңа кадәр булганнарны алай якын итмәде бит ул. Тик син генә миңа Ходайдан язылган насыйбым булгансыңдыр. 
Мин сине әле белми идем, ә син инде төшемә кердең. Кызым белән икәү “Туң каен” акланында йөрибез икән. Шулвакыт Алесә: “Әтием!” – дип кычкырып еракта күренгән ир-атка каршы йөгерде. Бер кочак ромашка чәчәкләре тотып, безгә таба атлаучы ир - ул син идең. Алесәне бер кулыңа, ромашкаларны икенчесенә күтәреп килдең дә, иң яраткан чәчәкләремне миңа суздың. Алесәбезне уртабызга алып, җитәкләшеп авылга таба атладык. Их, гомер буе шулай җитәкләшеп барсаң икән…
 
Ә гомеребез бер мәхәббәткә, бер сагышка төрелеп, бер кайтып, бер китеп йөри-йөри үткән дә киткән. Соңгы китүеңне кичерә алмадым һәм башкача йортка кертмәдем сине. Мин арыдым. 
 
Гафу итче, тагын
                          үпкәләттем,
Хәзер үзем шуңа үкенәм.
Ник җибәрдем сине 
                           яннарымнан,
Кичер мине, кичер, үтенәм.
Көтә-көтә түземлегем
                                  беткәч,
Эзләп чыктым сине юлларга,
Тик юлларда җилләр генә
                                        йөри 
Синең эзләрең дә юк анда.
Кабат килүеңне сизгәнгәме,
Күңелем һаман сиңа омтыла.
Оныт та син бөтен
                               үпкәләрне,
Килеп басчы минем каршыма, - дип җырласам да, кертмәдем. Хәзер үзем дә шуңа үкенәм.
 
“Мидхәт бик каты чирләгән икән”, - дигән хәбәр килеп ирешкәч, түзмәдем, йөгерә-йөгерә хастаханәгә хәлеңне белергә киттем. Ә син авыруга никтер бик тиз бирештең. Әле генә сау-сәламәт идең, беркайчан да зарланмадың, уфтанмадың да бит. Ник соң болай тиз сулдың әле? Сораулар күп, ә җаваплар юк…
 
Быел 2 июньдә без соңгы тапкыр күрештек. Кичен балалар кайтты: “Әни, ник син әтине бер көнгә булса да калдырмадың?!” - дип өзгәләнде Алесә. Белсәм иде соңгы көннәреңне яшәгәнеңне! Телефоннан соңгы шалтыратуың да миңа булган икән. Кичен генә синең белән сөйләштек, ә иртән син бу дөньяда юк идең инде. 
 
Соңгы юл… Әллә ничек кенә булды ул, сине озату. Син бит алай китәргә тиеш түгел идең! Исемең дә, моңнарың да, иҗат җимешләрең - язган картиналарың да онытылырга тиеш түгел! Камышлы районының ничәмә коллективына “Халык ансамбле” исемен алырга булышкан гармунчы, оста рәссам идең бит син. Сәхнә ветераны, укытучы Мөкатдимә апаның: ”Мидхәт уйнаганда җырлый белмәгәннәр дә җырлар, бии белмәгәннәр дә биеп китәр”, - дигән сүзләрен бер дә онытмам. Әйе, оста гармунчылар бар ул, ә менә җырчы белән бер сулышта уйнаучылар бик сирәк. Сиңа багышлап күпме шигырь яздым мин, күпме җырлар җырладым. Ходай Тәгалә гомер бирсә, шушы җырларым белән күңелемне юатып, сине сагынуларымны шигырь юлларына салып, мәхәббәтемә тап төшермичә яшәрмен.
Шәмдәлемдә соңгы шәмем
                                      сүнде,
Аерылыштык инде мәңгегә.
Йа, Ходаем, яшәргә көч бир,
                                          диеп
Ялварамын хәзер Тәңремә.
Башка шакымассың 
                                 ишегемне,
Кайта торган җирдә
                                түгелсең.
Моңлы көйләр уйнап
                             гармуныңда
Төшләремә генә керерсең.
Үкенечкә булган очрашу дип,
Үкенмимен, бәгърем,
                                 үткәнгә.
Әрнүләрдән изге
                             шәмнәремне
Кабызалмам синнән бүтәнгә.
 
Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.
Фоторәсем гаилә архивыннан алынды.
 
 
Камышлы гармунчылары Мөхтәбәр ТӨХБӘТШИН (сулдан уңга), Мөхәммәт ШӘКУРОВ һәм Мидхәт ФӘХРЕТДИНОВ.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 04.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»