|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2015 Язмыш
Өмет шәме сүнми әле...Дүрт шәм янып утыра, ди. Башта беренчесе телгә килгән. “Мин сүнәм. Кешеләр арасындагы дуслыкны саклаучы шәм идем мин. Ә хәзер дуслык җепләре бетеп бара”, – дигән дә сүнеп киткән. Аның артыннан мәхәббәт өчен җавап бирүчесе дә сүнгән. Өченчесе дә сүнәргә җыенган. “Мин – шәфкатьлелек шәме. Кешеләр бер-берләрен якын итмиләр, күңелләрендә шәфкать бетте”, – дигән дә ул да сүнгән. Ә менә өмет дигәне: “Сез нишлисез?! Нигә дип сүнәсез? Ә мин сүнмим. Мин әле яшим”, – дип сүнмәгән. Ул кешеләрнең күңелендә яши башлаган. Күптән түгел булган хәйрия концертын Замирә Рәҗәпова шушы гыйбарәне сөйләп башлады. Бу көнне Совет районындагы “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Әлмәт шәһәрендә яшәүче өч бала анасы, 39 яшьлек Роза Фәтхиеваны дәвалау өчен татар эстрадасы артистлары зур концерт куйды. Әлеге ханым турында “ВТ”ның 161нче санында “Бер башлагач, туктарга ярамый” дигән язма басылган иде. Роза тәнендәге миңенең үсеп китүен күреп, табибларга мөрәҗәгать итә. Быелның апрель аенда миңне кисеп алалар, анализ нәтиҗәләре меланома барлыгын күрсәтә. Бу авыр диагноз гаиләне борчуга сала. Аның күзенә карап, савыгуын көтеп торучы өч сабые бар бит. Олысы Наилгә – 15, Камиләгә – 8, Саматка 6 яшь кенә бит әле.
“Сеңлегез турында язышыйк, – дип апасы Лилиягә шалтыраткач, ул: “Белмим дә инде. Аптырадык. Интернеттагы төркемне дә ябармын дип торам. Акча табар җиребез юк. Бар булганнарына дару алдык. Тик бер атнага 115 мең 300 сумлык дару кирәк булачак. Өметем сүнеп бара, – дигән иде. – Ярдәм сорап, кая гына бармадык. Фондларда, акча юк, диләр. Әлеге даруны алу өчен квота барлыгын ишетеп, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга хат яздык. Алар Президенттан күрсәтмә көтәләр. Аңа да хатлар юлладым. Барып җиткәнме-юкмы икәнен генә белмим.
Кыйммәтле дару нәтиҗәсен күрсәткән. Инде төшенкелеккә бирелеп яткан Роза өстәл янына килеп ашый башлаган, кәефе күтәрелгән. Минзәлә районы Тау асты Байлар авылы халкы да, танышлары, дуслары, күршеләре, хәтта бер белмәгән кешеләр дә ярдәм кулы сузган.
Әле менә күптән түгел узган бу чарада Лилия ханымның улы Айнур укый торган Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясе укучылары кул эшләрен тәкъдим итеп, үзләреннән өлеш кертте.
– Кулымнан бөтен эшем төшкән вакытта “Ватаным Татарстан” журналисты шалтыратып, күңелгә җылылык кертте. Әлеге катлаулы хәлдән чыгу юлларын күрсәтте. Бу чарада сезнең дә өлеш зур. Коллективыгызга зур рәхмәтемне җиткерәм, – ди Лилия ханым.
“Сәйдәш” мәдәният үзәге директоры Рөстәм Җамалиев белән дә без күптәннән таныш. Аның кеше кайгысына битараф калмаучы җитәкче икәнен белгәч, Лилия ханымга да шунда барып карарга киңәш биреп
ялгышмаганыбызны аңладык. “Рөстәм Расыймович берсүзсез риза булды. Хәлне аңлаткач, залны бушлай бирде”, – ди Лилия ханым. Ә Рөстәм әфәнде бу изге гамәлен инвалидлар ункөнлеге кысаларында бер игелекле эш булсын дип башкарган.
– “Сәйдәш” – Совет районында бердәнбер мәдәният йорты. Башка мондый зур үзәк юк. Кешеләрнең гозерләрен тыңлау, аларга булышу тәрбиямнән килә. Әби-бабам гел яхшлык эшләргә генә өйрәтте. Мулла бабам, кешелекле бул, дип үстерде. Читләр кайгысына беркайчан да битараф кала алмыйм”.
Чыннан да, “Сәйдәш” сәхнәсенең берьюлы моның кадәр җырчы күргәне булмагандыр әле. Бер кичтә татар эстрадасының 39дан артык җырчысы чыгыш ясады. “Хәйрия сүзе үзенчәлекле булып чыкты. Тамашачы да зал тутырып килгән. Җырларга теләүчеләр дә шактый. Үзләре катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булды. Безнең тәкъдимне дә икеләнмичә кабул иттеләр”, – ди концертны оештыручы Алсу Фазлыева. Фазлыевлар бу бәйрәмгә ныклап әзерләнгән. Парлы җырларын башкарып кына калмадылар, хәтта кечкенә уллары да сәхнәгә чыкты. Сабый да кечкенәдән игелек эшләргә өйрәнеп үсә.
Ә оештыруга килгәндә, Алсуга тиңнәр юк иде. Җырчыларның да шулай кеше язмышына битараф калмыйча, вакыт табып чыгыш ясаулары сөендерде. Сер түгел: моңа кадәр татар артистларын бушка җырлату авыр иде. Әллә оештыру җитеп бетмәгән, әллә инде артистлар кешеләргә сәхнә биеклегеннән генә түгел, аскарак төшеп карый башлаганнар – билгесез. Әмма аларның шулай бердәм булып, ярдәм итү максаты белән сәхнәләрне дер селкетеп, килгән халыкны ял иттерүләре мактауга лаек. Араларында “стаж”лы хәйриячеләр дә бар. Татарстанның атказанган артисты ИлСаф шундый чарадан бер дә читтә калмый. “ЗөЛәйЛә” кызлары, Нурзадә, Илгәрәй, Гөлнара Габидуллина да мондый эшләрдә актив катнаша.
– Ярдәмгә мохтаҗ кешеләр яныннан болай гына узып китә алмыйм. Үз энем дә армия сафларыннан гарипләнеп кайтты. Шуңа күрә андый хәлгә калган кешеләрнең хәлен чамалыйм. Үземнән өлешемне кертергә тырышам, – ди Гөлнара.
Концерт шулкадәр мәгънәле сүзләр белән үрелеп барды. Тамашачы ял итте. “Розага ярдәм кирәк булгач, бик теләп килдек. Мин апасы Лилиянең күршесе. Аның хәлләрен беләм”, – ди Розалия апа. Ә Лилия апа турында аерым алып язарлык. Булса да булыр икән туганлыкның көче! Газиз сеңлесен аякка бастыру, бераз гына булса да хәлен җиңеләйтү, гомерен озайту өчен нинди генә киртәләрне узмый ул. Ярый хәлен аңлаучы тормыш иптәше бар! Аңа мең рәхмәтләр укый Лилия апа. Әле тагын Әлмәткә юл алмакчы булып тора. “Үз күзләрем белән күреп кайтам. Казандагы онкология хастаханәсенә яткырып булмасмы”, – дип өметләнә ул.
Язмамны Замирәнең тагын бер матур хикәяте белән тәмамлыйсым килә.
– Ана карынындагы балага Аллаһы Тәгалә әйтә икән. Тиздән син Җирдә бер фәрештә белән очрашачаксың. Ул сине саклар да, яклар да. Җил-давыл тидермәс. Аңа төрле кеше төрле телдә эндәшә. Син генә аңа “әни” диячәксең, – дигән. Роза Фәтхиева да – үз сабыйларының саклар фәрештәсе. Балалары аның терелүен өмет итә, түземсезлек белән көтә. Шундый хәйрия чараларында катнашып, без бу сабыйларның фәрештәсенең гомерен озайта алабыз. 2016 елның 18 гыйнварындә Кәрим Тинчурин театры бинасында Роза Фәтхиева өчен тагын бер концерт оештырылачак.
P.S. “Сәйдәш” мәдәният үзәге тыштан ялтырый, эчтән калтырый дигәндәй, төзекләндерүгә мохтаҗ. Бу хакта Совет районы хакимияте башлыгы да хәбәрдар. Төзекләндерү эшләре башлар өчен тендер да откан булганнар. Тик әлеге акчалар кайдадыр эленеп калган. Әллә бу үзәк, үзе мескен хәлдә булганга, мохтаҗларның хәлен аңлый микән? Биредә күпме ансамбльләр чыгыш ясый, балалар үз иҗатларын үстерә. Мондагы хезмәткәрләрнең мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләрен санап бетерү мөмкин түгел. Дүртенче шәм шикелле “Сәйдәш”нең дә өмете сүнми әле.
Розага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап счетлары:
Сбербанк 639002629016317371 (банк картасы апасы Әскәрова Лилия Рәис кызы исемендә). Хәбәрләшү өчен телефон: 89178857859.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|