поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.12.2015 Җәмгыять

"Кредит алып түли алмаучыларга әҗәтләрен кичерәчәкләр икән. Радиодан ишеттем"

Берничә көн элек урамда шундый сөйләшү ишетергә туры килде: “Хәзер зур күләмдә кредит алып түли алмаучыларга әҗәтләрен кичерәчәкләр икән. Радиодан ишеттем”. Сүз физик затларның банкротлыгы турында үткән ел кабул ителгән закон турында бара. Президент имзалаганнан соң, әлеге канун быелның 1 июленнән га­мәлгә керергә тиеш иде, әмма стартны бер­ничә айга кичектерделәр.

Банкрот булырга теләүче­ләр күп булыр, судларга эш өелер дип курыктылар, чөнки ил граж­даннарының күпчелеге кредит инәсендә утыра. Әҗәт­ләрне гамәлдән чыгару турындагы хыял боларның төшләренә керә. Банклар­ның һәм коллектор­лар­ның якадан алуларыннан тәмам туйдылар. Кредит өстенә кредит өеп, сазлыктан чыкмак булып карадылар, монысы хәлне тагын да катлауландыра гына икән. Һәм менә, ниһаять, ил җи­тәк­челеге аларның хәленә керә, имеш. “Кредитларымны түли алмыйм”, – дип балавыз сыга­сың да, коллекторлар да, банклар да, гафу үтенә-үтенә, кире чигә. Кре­дитоманның хыялы якынча менә шулайрак булып формалаша. Хәтта хакимиятләр дә берникадәр шундыйрак калыпта фикер­лә­деләр: халык банкрот булырга ашыгыр дип уйладылар. Бер ел эчендә бөлген­леккә чыгу өчен гариза язучылар саны берничә миллион булыр дип рәсми рәвештә фаразланды. Әмма канунның стартка басуына ике айдан артык вакыт үтте, гаризалар саны 6 меңгә җитеп үк бетми икән. Ни өчен халык әҗәт йөген җилкәсеннән салырга ашыкмый? Бу – риторик сорау, чөнки законның исемен генә укып карыйк: сүз банкротлык турында бара, ягъни син бөлдең, соңгы тиенеңә кадәр тартып алдылар, түләр һичбер малың калмады.
 
Иномаркаларга утырып йөрү түгел, Рос­сия­нең калтырча машинасы да синең өчен түгел дигән сүз. Малыңны хәтта туганнарың исеменә дә язып котыла алмыйсың, тикшерәчәкләр, фаш ителгән очракта, әҗәт­ләрне түләргә туры киләчәк. “Банкротлык турында”гы законны менә шулай аң­ларга кирәк.
 
Мәсьәләнең кызык ягы шунда: әҗәтләрне гамәлдән чыгару процедурасын башлау өчен генә дә син шактый ук бай булырга тиешсең. Суд процессын башлау һәм ахырга кадәр дәвам итү өчен уртача 150 мең сум тирәсе артык акчаң булу таләп ителә. Икенчедән, суд сине банкрот дип игълан иткән очракта да, бу әҗәт­ләрнең гамәлдән чыгарылуы дигән сүз түгел: аларны бүтән рәхимлерәк шартларда барыбер түләп бетерергә туры киләчәк. Сине штрафлардан, пенялардан, зур про­центлардан азат итәр­ләр, бәлки. Сатардай ма­лың­ны сатып бетергәннән соң бер дә түли алмаслык әҗәт­ләрне генә, ихтимал, га­мәл­дән чыгарырлар. Бу кадә­ресенә ирешер өчен дә сиңа бер тапкыр да алдаш­каның булмавын исбат итәр­гә туры киләчәк. Сиңа судка үзеңнең барлык милкең, хәтта кайчандыр синеке бул­ган милек турында һәм барлык әҗәтләрең турында бары тик дөрес мәгълүмат кенә бирергә туры киләчәк. Машинаңны туганыңа бүләк иткәнсең икән, гафу ит син банкрот түгел инде. Син бир­гән мәгълүматларда кеч­кенә генә төгәлсезлек табылса да әҗәтләрең үзең­неке, шуларга әле суд чыгымнары да өстәләчәк. Соң­гы өч ел эчендә өч йөз мең сумнан артып киткән барлык алыш-бирешләрең турында мәгълүмат тапшырырга туры киләчәк. Маши­наң­ны өч йөз егерме мең сумга саткансың икән, акчалар кайда дигән сорау үзен­нән-үзе туачак. Нидер сатып алгансың икән, димәк, сатып түләрлек милкең бар. Кредит итеп алган акчаны нәр­сәгә тотуың турында да тәф­силле аңлатма таләп итә­чәкләр. “Югалттым”, – ди­гән беркатлы алдашу булышмаячак. Чынлап та фа­җига булып, йортың-милкең янган икән, бу инде чынлап та, сиңа суд тарафыннан як­лану мөмкинлеге бирә ала дип уйлыйк. Башка очрак­ларда малны уртага чыгарып салырга туры киләчәк. Саткансың икән, акчасын давай. Кредит алганда алдашмаган булуың бик мө­һим. Хезмәт хакыңны чынбарлыктагыдан зуррак итеп күрсәтеп, әҗәткә тиенгәнсең икән, сау бул банкротлык. Суд шунда ук сиңа каршы ка­рар чыгарачак, ягъни әҗәт­ләрең өстенә суд чы­гым­нары да өстәләчәк. Кулланучылар кредиты алганда исә, дөрес хезмәт хакы күр­сәтүчеләр бик сирәк, чөнки еш кына кредит рәс­ми­ләш­терүче хезмәт­кәрләр үзләре үк кредитоманны шуңа этә­рәләр.
 
Бу әҗәт алуны җиңел­ләш­терә, әмма муеннан ул әҗәт­­не салып ташлау мөм­кин­леген юкка чыгара. Малны түбән бәядән сату (рәсми рә­вештә бер сан күрсәтеп, чынлыкта башка күләмдә акча алу), күрәләтә торып үз ма­лыңны үзең юк итү кебек гамәлләр дә кредитоманны банкрот булу бәхетеннән мәхрүм итәләр. Барлык ке­ремнәрең һәм барлык тү­ләнгән салымнар турында мәгълүматлар да кат-кат тик­шереләчәк. Берәр ком­па­ния­дә директор булып эшләгән­дә яисә директорлар советында утырганда, аңа матди зыян салган бул­саң да әҗәт­ләреңне бөтен процентлары һәм штрафлары белән бергә түләп бе­терергә туры ки­лә­чәк. Кү­рәбез, банкротлык процедурасын кузгату синең әллә никадәр гөнаһыңның өскә калкып чыгуына ките­рергә ихтимал, шуңа күрә россияле кредитоманнар суд бусагасын атларга ашыкмыйлар да инде. Бары тик фаҗигале рәвештә
 
малын югалткан һәм мо­ңар­чы бер дә алдашмаган гражданнар гына “Физик затлар­ның банкротлыгы турында”­гы закон канаты астына керергә өмет­ләнә алалар. Россиядә әлегә бер­ничә миллион кре­дито­ман­ның алты меңләбе генә үзләрен финанс идарә­чесе микроскобы аша тик­шер­тергә риза булган. Болар арасында күпме аферист бардыр, әлегә мәгълүм тү­гел, чөнки банкрот дип игълан ителгән гражданнар турында хәбәрләр ишетелми.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»