|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.12.2015 Криминал
Татарстанда хатын-кызлар куркытып йөрүче ирне эзлиләрКөндезге якта Әлмәт каласының Шәйхетдинов урамында бер ир кеше 1997 елгы кызның артыннан килеп, кулы белән муеныннан кочып ала һәм аркасына очлы әйбер тери. Узып баручы өлкән яшьтәге ир кисәтү ясагач, тегесе кача. Шул ук көнне эчке эшләр бүлегенең дежур частена 1987 елгы ханым шалтыратып, Солтангалиев урамындагы йорт янында бер ирнең аны муеныннан кочып алып, җиргә егарга маташуы турында хәбәр итә. Ханым кычкырып ярдәмгә чакыргач, ир кече базар ягына таба йөгереп кача.
Тикшерү барышында әлеге хатын-кызларга һөҗүм итүченең бер үк зат булуы ачыклана. Тасвирлаулар буенча, аңа 20-30 яшьләр тирәсе, ябык гәүдәле, буе 170-175 см, башлыклы зәңгәр курткадан, караңгы төстәге чалбардан, башында бәйләм башлык, рус телендә чиста сөйләшә, сул аягына аксый. Бу кеше турында нинди дә булса мәгълумат булса, Әлмәттәге 7-30-87 телефоны буенча шалтырату сорала. Акчалата бүләк каралган, дип белдерә җирле “Маяк” басмасы.
--- |
Иң күп укылган
|