|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2015 Сәясәт
Путин дилеммасы27 ноябрьдә Россия Президенты Владимир Путин Яңа Огареводагы резиденциясендә “Бөтенроссия халык фронты” хәрәкәтенең “Гадел сатып алуларны яклау – коррупциягә каршы көрәш” проектын тормышка ашыру буенча эшләүче актив белән очрашты. Исебезгә төшерик: “Бөтенроссия халык фронты” югарыдан оештырылган хәрәкәт, шуңа күрә ул чираттагы бер бюрократик оешма булыр, кесә хәрәкәтенә генә әйләнер кебек тоелган иде. Әмма әлеге хәрәкәт вәкилләре кайвакыт түрәләр машинасын шундый итеп тәнкыйтьлиләр: радикаль оппозицияң бер читтә торсын. Президент резиденциясендәге соңгы очрашу пошмас һәм калын тиреле Россия түрәләренең эшлексезлеген, караклыгын, казна талауга маһирлыгын фаш итү ягыннан чәчләрне үрә торгызырлык фактларга бай булуы белән истә калды. Теләгән һәркем youtube.com/watch?v=EtmNoaTq23E адресы буенча кереп, очрашуның язмасын интернеттан үзе карый ала. Сүз алучыларның һәркайсы диярлек дәлилле фактлар белән бер нәрсәне төшендерергә тырышты: ил бюджетыннан үсешкә дип бүленгән акча кычкыртып талана, эшлексез хуҗалар үзләренең булдыксызлыклары белән икътисадый үсешкә рәхимсез рәвештә аяк чала, бюджеттан бүленгән акча бик яхшы дигәндә банк хисапларында хәрәкәтсез тик ята һәм кемнәргәдер депозит табышлары китерә, бюджет акчасын банк капчыгында тулгатып алынган процент акчасы гына да миллиардлар белән исәпләнә, ә ил бюджетына дивидендлар китерергә тиешле проектлар ташландык хәлдә. Бигрәк тә аерым икътисадый зоналар өчен бүленгән миллиардлар җиде-сигез ел буена банк каруселендә әйләнә һәм “зоналар”да икътисад файдасына кыл да селкенми. Салым йөгеннән котылып, аерым икътисадый зонада товарлар җитештерергә дип ашкынган эшмәкәрләргә һәм чит ил бизнесына калын корсаклы түрәләр төрлечә аяк чала, кукиш күрсәтә, нәтиҗәдә “зона” бар – резидентлар юк.
Аерым икътисадый зоналарның эшләп китә алмавының сәбәбе исә күпчелек очракта бик гади: акча өстендә утырган бюрократия алардан колак кагарга теләми. Болай бик рәхәт бит: син корсак симертеп тик ятасың, бизнес буенча очрашулар дип кунактан кунакка йөрисең, чит илләргә дә чыгып керә аласың, ә депозиттагы акча чүпрә кебек кабарып үсә һәм кесәгә алтын коя. Мондый эшлексезлек өчен әле сиңа алагаем зур хезмәт хакы да түлиләр, эштән туеп, башка тагын да калҗалырак эшкә күчәсең килсә, “алтын парашют” белән тәэмин итәләр. Чиновникларның казна талауга һәвәслеген бик яхшы белгән Кремль харизматигы да моңарчы бюджет акчасын банк каруселендә еллар буе әйләндереп баю ысулы белән таныш булмаган икән. Әйдәгез Путинны тәрҗемәсез генә тыңлап карыйк: “...я знаю, что не все там получается, но честно говоря не знал, что деньги, которые выделяются федеральным бюджетом на эти цели, вместо того, чтобы вкладывать их в реальное производство и в организацию, в создание инфраструктуры – они просто сидят на счетах и в банках крутятся для получения соответствующих прибылей, непонятно куда идущих. Мы, безусловно, все это проверим, это очень важная работа”.
Очрашуда катнашучылар татарстанлылар колагын иркәли торган бер сүз әйттеләр: җимереклек һәм талаудан азат булган аерым икътисадый зона да бар икән: ул – Татарстанда. Путин алдында аклану өчен Президент администрациясе җитәкчесе дә үрнәк итеп Татарстанны атап калырга ашыкты.
Әгәр казна талау һәм эшлексезлек аерым икътисадый зоналарда гына булса, берничә дистә һәм йөз миллиардның эшкә тотылмый, банк хисабында ятуына түзәр дә идең. Әмма урлашу һәм талаулар чиновниклар кайсы өлкәгә тотынмасын, шунда чәчәк ата. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелешенә бүленгән акча проектлау стадиясендә үк җилгә оча башлый: бер үк типтагы стандарт проектларның бәяләре берничә миллион сумнан алып дистәләгән миллион сумга кадәр аерылалар. Активистлар санап күрсәттеләр: проектлар өчен тотылган акчадан бер төбәктә генә дә дистәләгән миллион сум акчаны янга калдырып булыр иде. Ил буенча югалтуларның йөз миллионнар икәнен аңлау өчен кулга калькулятор да алып торасы юк.
Путин алдында бик авыр дилемма тора: барысын да шул килеш калдырсаң, ил упкынга очачак, калдырмыйсың икән, көрәш юлы бик авыр.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|