|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2015 Криминал
Татарстанда яшәүче 40 яшьлек ир 13 яшьлек балага карата азгын гамәлләр кылуда гаепләнәРоссия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Яр Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә берничә мәртәбә җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән 40 яшьлек С. С.ка РФ ҖК 135 нче маддәсенең 2 нче часте (14 яше тулмаган затка карата азгын гамәлләр кылу) буенча гаеп белдерелгән. Тикшерү версиясе буенча, 2015 нче елның 24 нче ноябрендә кичен С. Яр Чаллы йортларының берсендә хатын-кыз һәм 13 яшьлек кыз бала булган лифт кабинасына кергән. Ханымның лифттан чыкканын көтеп, гаепләнүче балага мөнәсәбәттә азгын гамәлләр кыла башлаган. Лифт ишекләре ачылуга, зыян күрүче баскыч мәйданчыгына йөгереп чыгып, үз фатирының кыңгырау төймәсенә баскан. Ул арада С. качып киткән.
Бу хәлне белгән кызның анасы хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, һәм шушы ук көнне гаепләнүче зыян күрүченең йорты каршында балалар мәйданчыгында тоткарланган. Наркологик диспансерда учетта торучы ир-ат җинаять кылуга катнашын танымаган. Тикшерүче үтенече буенча аңа карата сак астына ябу рәвешендәге чикләү чарасы сайланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|