поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.12.2015 Җәмгыять

"Шәһри Казан" журналисты «үлем йорты»нда булып кайтты (ФОТО)

Хосписны халык телендә, «үлем йорты», диләр, ләкин аның белән капкадан килеп кермәс борын күзгә‑күз очрашыр­мын дип уйламаган идем. Затлы кара кәчтүм-чалбар кигән кеше туганының мәетен биргәннәрен көтеп тора... Минем арттан, баласын күтәреп, яшь ханым килә. Бу яшьтә сабый инде күптәннән үзе тәпи басып йөрергә тиеш тә бит, ләкин мондагылар андый түгел шул...

Үлем белән яшәү арасында
 
Коридорлар тып-тын. Авыртуны инде тормыш рәвеше итеп кабул иткән балалар, ыңгырашмас өчен, тешләрен кысып ята. Янәшәләрендәге аналарның күзләре йомык булса да, уйлары уяу. Сабыйлары дөньяга аваз салганнан бирле тыныч йокының ни икәнен оныткан инде алар.
 
 
Хосписта, хастаханәдәге кебек, дару исе аңкымый. Ак халатлы шәфкать туташлары да юк монда. Ул кечкенә генә кунакханәне хәтерләтә. Һәр баланың үз бүлмәсе бар. Диварлар балалар кул эшләнмәләре белән бизәлгән. Бина эчендә кышкы бакча да бар, анда төрле чаралар оештырыла.
 
 
Әле иртәнге сигез дә тулмаган, инде Анжела Вавилова исемендәге хоспис директоры Владимир Вавилов бүлмәсендә эш кайный. Ил күләмендә бөтен түрәләрнең ишеген икеләнми-курыкмыйча ачып кергән бу кеше шулкадәр гади булыр дип күз алдына да китермәгән идем.
 
 
– Хосписны без өй шартларына туры китереп эшләргә тырыштык. Бу – балаларның соңгы йорты, санаулы көннәре матурлыкта, мәхәббәттә һәм чисталыкта үтүен теләдек, – ди җитәкче.
Эшенә гашыйк һәр кешегә хас булганча, аның тавышында горурлык хисе чагыла иде. Киресенчә булырга да мөмкин түгел. Моннан 12 ел элек үзе дә биш яшьлек кызын югалткан ата башкаларга ярдәм итә алуына сөенеп яши. Зур кайгыга кадәр ул автобус йөртүче булган, хәзер исә кызы исемендә хәйрия фонды, хоспис булдырган. Хәзер, үзенең гаиләсе кебек, аяныч язмышка дучар гаиләләр өчен ул – өмет чаткысы.
 
 
Монда һәркемнең үз тарихы. Беренче бүлмәгә керүгә, йөрәгем куырылды. Карават өстендә бик зур башлы сабый ята. Дәшми дә, ыңгырашмый да, бары күзләрен мөлдерәтеп, кунакка килүчеләргә карап тора. Ирексездән, күзләремне йомдым, ә Владимир Вавилов, мине караватка якынрак тартып:
 
– Кара, кара! Бу балалар урамда да, кафе-рестораннарда да күренми, җәмгыять өчен алар рәшәткә артында! – диде.
 
Тамакка төер, күзгә яшь җыелды. Үкереп елыйсы килде, ә еларга ярамый! «Алар кызганганны яратмый!» – дип кырт кисеп куйганнар иде.
 
– Балалар дөньясы бик кырыс! Мәктәпкә инвалид коляскасында килеп кара син, таптап, изеп китәләр, чемчекләп бетерәләр! Сау-сәламәт балаларны да иптәшләре кыйнаган дигән хәбәрләр еш ишетелә бит. Бөтен әйбер ата-анадан килә. Бала анасының: «Гарип бала белән кая бара ул, мин монда сәламәте белән ни эшләргә белмим!» – ише сүзләрен сеңдереп бара. Безгә җәмгыятьне үзгәртергә кирәк. Ә аны бары яхшылык белән генә үзгәртеп була. Авыру, гарип баланы терелтеп булмаса да, аны кеше, ә иң мөһиме, бала итеп хис иттерергә тырышырга кирәк. Хосписның эше дә шуңа юнәлгән, – ди Владимир Владимирович.
 
 
Тагын бер палатада ашказанына торба сузылган кызчык ята. Ул беркайчан да ризык тәмен татып карамаган, ризык турыдан-туры аның эченә керә.
– Монда инде без өченче тапкыр ятабыз. Хоспистагы шартлар да, безгә мөнәсәбәт тә бик ошый. Бу кешеләргә ничек рәхмәт әйтеп бетерермен инде, – ди баласыннан күзен дә алмый утырган ана.
 
«Тормыш үзе могҗиза»
Хоспис «Сезгә хәзер нәрсә эшләсәгез дә ярый!» дигән принцип буенча эшли. Балалар берәр тәм‑том сораса, табиблар шунда ук кибеткә чаба.
 
– Алар бәхетле булсын өчен, кулдан килгән бөтен әйберне эшлибез. Мәсәлән, Настя исемле кызыбыз самолетта очасы килгән иде, ул хыялын да тормышка ашырдык, – дип елмая җитәкче.
 
– Ә балаларның иң зур һәм еш кабатлана торган хыялы нәрсә, Владимир Владимирович?
– Авыру баланың иң зур хыялы нәрсә булсын инде, әлбәттә, терелеп аякка басу.
 
– Мондагы балалар үләселәрен беләме?
– Мин балага, син үләсең, дип әйтүгә каршы, киресенчә, үсеп җитәрсең, кеше булырсың дип тынычландырам. Кешенең өметен алу – кошның канатларын сындыру белән бер. Әлбәттә, интернет заманында бернәрсәне дә яшереп булмый. Олыраклары үләсен белә. Ләкин бала өчен үлем нәрсә инде ул, алар бит яшәр өчен туа. Без, гомумән, «үлем» дигән сүзне кулланмыйбыз, «китте» дибез.
 
 
– Сезнең җир җимертеп эшләгәнегезгә, йөрәгегезгә күпме кеше сыйдыра алганга сокланмый мөмкин түгел, бу кадәр эшне ерып чыгарга каян көч туплыйсыз?
– Беркайчан да бу турыда уйланганым юк. Бу минем яшәү рәвешем. Хоспис – минем гаиләм, хоспистагы балалар – минем балалар, аларның сызланулары – минем сызлануларым.
 
– Сез могҗизага ышанасызмы, тормышыгызда аның булганы бармы?
– Ышанам. Бездә андый хәлләр еш булып тора. Бер малайны табиблар, ике атнадан үлә, дип кайтарып җибәргәннәр иде, ул бездә инде икенче туган көнен каршы ала. Балаларга ярдәм итеп, аның нәтиҗәсен күрү ул – бер могҗиза. Һәр туасы таңны исән‑имин каршы алу – икенче могҗиза. Гомумән, тормыш үзе могҗиза.
 
 
Үлемнең үз фәлсәфәсе бар
 
Хосписның икенче корпусында – олылар бүлеге. Бу корпуста ятучыларның 90 проценты озак яшәми. Биредәгеләрнең күбесе – онкологик авырулар.
– Безгә нинди генә кеше килми. Яман шеш белән авырган полиция полковнигы да ятты монда. Аның күмерлек кешесе дә юк иде. Без аның тырнакларын, чәчләрен кисеп, соңгы юлга матур итеп озаттык. Үлгәч тә килеп алучы булмады, бар эшен үзебез башкардык, – ди Владимир Вавилов.
 
Бу йортта үлемгә караш үзгә: монда аны кумыйлар, кичектермиләр, килүенә әзер булып торалар. Гүя ул монда тын коридорлар буйлап акрын гына атлап, һәр палатага күз‑колак булып йөри. Соңгы юлга әзерлек чарасы да алдан ук хәстәрләп куелган. Теләгән кешене дин кануннары буенча озаталар. Үләр алдыннан кеше дингә килә диләр, биредә гыйбадәт кылу бүлмәсе дә бар.
 
– Нинди дә булса эшкә тотынасың икән, артыңнан бармак төртеп көлмәслек, кырын сүз әйтмәслек итеп башкарырга кирәк аны. Кешене соңгы юлга тиешенчә әзерләү – минем бурычым, – ди Владимир Вавилов.
 
Хосписта үлгәннәрне искә алу бүлмәсе дә бар. Анда стена буеннан-буена йолдызлар белән уратып алынган. Бала үлгәч, туганнары берәр йолдызга аның исемен язып куя, искә алу өчен шул йолдыз янына килә икән.
 
– Үлемгә берничек тә ияләшеп булмый. Яшәгәндә, үлем турында уйламыйсың. Ләкин беркем дә җиргә мәңгегә килмәгән. Китәр вакытыбыз инде дөньяга килгәнче билгеләп куелган, – ди Владимир Вавилов.
 
Табибларга да психолог кирәк
 
Хосписта эшләүче хезмәткәрләр дә үзгә, билгеле. Алар кеше гомеренең кадерен белә. Баш табиб Галия Хисамова – палиатив медицина өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган шәхес. Ул 1999 елдан 4 нче балалар шифаханәсендә баш табиб булып эшләгән. Сәламәтлек саклау министры кушуы буенча, 2012 елдан авыру балаларны өйдә карау эшен оештырып җибәргән шәхес.
 
– Башлап җибәрүе бик читен иде. Кешеләрне эшкә җыйганда, бөтенесе дә «булдыра алам» дип әйтмәде, кире борылып китүчеләр дә булды. Монда эшләүче кешеләр аерым бер «фильтр» аша үткәрелгәннәр. Көчле рухлы, кайгыга битараф булмаган кешеләр генә эшли ала бездә, – ди Галия Хисамова.
 
Табиблар биредә тәнне дәвалаудан бигрәк, җанны дәваларга тырыша. Авыру белән матур итеп сөйләшү, аның күңелен күрү дә мөһим шарт. Дорфалык кичерелми. Күптән түгел бер санитарканы анага тавыш күтәргән өчен куганнар. Ләкин авыруларга гына түгел, табибларның үзләренә дә психолог ярдәме кирәк. Эшләре физик һәм рухи яктан авыр булу сәбәпле, алар һәрдаим белгеч белән очраша, ике атнага бер тренинглар үтә, үзләренең ял бүлмәләре дә бар.
 
 
 
Ни кызганыч, кайсы гына палатага керсәң дә, бала янында йә анасы, йә шәфкать туташын гына күрәсең. Ирләр никтер бу йортны читләтеп үтә.
– Хатын‑кыз чыдам ул, нинди булса да, баласын калдырмый. Калдырган аналар аз. Ирләрнең исә 80 проценты беренче елны ук, авырлыкларга чыдый алмыйча, китеп бара. Бала – алар өчен зур йөк, – ди баш табиб.
 
«Балалар авырудан түгел, дәвалаудан үлә»
 
Хоспис авыруларны дәваламый, ул палиатив медицинага юнәлгән. Ягъни дәвалап булмаучы пациентларга хәлләрен җиңеләйтергә ярдәм үтүче үзәк бу. Владимир Вавилов медицинада әлеге юнәлеш алга китмәвен, белгечләр җитмәвен әйтеп үтте.
 
– Бездә табибларны кешене дәваларга өйрәтәләр. Шуңа да палиатив медицина өлкәсендә эшләүче белгечләр башта зур психологик киеренкелек кичерә. Ата‑ана да палиатив дәвалауны аңламый. Баласын терелтә алмыйбыз дисәләр дә, чит ил клиникалары сукмагын таптый. Шуңа да бездә балалар күбрәк авырудан түгел, дәвалаудан үлә. Палиативта яткан бала, химиотерапияләр белән азапланган балага караганда, озаграк яши. Без чит ил табибларына балала­рыбызны түгел, ә биоматериал алып барабыз. Һәр ата‑ана, клиникага ятканчы, балага тикшерелгән һәм тикшерелмәгән уколлар кадарга, дарулар бирергә рөхсәт итәбез, дигән документка кул куя. Нинди генә ата-анадан сорамагыз, минем сүзләремне дәлилләячәк. Безнең балалардан тәҗрибә алалар анда. Дөрес, бу чит ил медицинасын алга җибәрә, ләкин нинди корбаннар белән... – ди Владимир Вавилов.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»