поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.06.2009 Җәмгыять

САГЫНУ КҮБӘЛӘГЕ

Күптән түгел татар матбугатын аксакалы, заманында "Татарстан яшьләре" газетасында да шактый еллар эшләгән Шәех ага Зәбиров арабыздан китте. Без аның белән аралашып яшәдек. Бүген шул самими дә, олы җанлы да булган кеше хакындагы истәлекләрем белән уртаклашмакчы булам.

Шәех абыйның бүлмәсенә килеп кергәч, ниндидер  фантосмогорик цехка эләккәндәй бер хис кичерә идем. Өстәл тулы кулъязмалар, идәндә төргәк-төргәк фоторәсемнәр  өелгән. Шамаилләр тутырылган әрҗә стена кырында тора. Почмактагы өстәл тирәсендә кемнәрдер кайнаша - чәй эчәләр, ахрысы. Әледән-әле кешеләр керә, чыга. Өстәл янында утырган зур гәүдәле, кып-кызыл  чырайлы адәм корректураларга чумган, үзе шул арада кергән кешеләр белән сөйләшеп алырга да өлгерә. Менә ул җиңел генә торып бүлмәдән чыгып китә, бераздан аны төп урамда күрәсең. Совет  заманында бәйрәмнәр уңаеннан басылган гәҗит кебек үзеннән алсулык  чәчеп бара... Ул гәҗит булып яши!

 

Аның белән  нинди темага сөйләшә бшласаң да, сүзнең җеп очы барыбер гәҗит эшенә, матбугатка барып тоташа иде. Ул кызып-кызып гәҗитнең бизәлеше турында сөйли, сиңа нинди материал язарга  кирәклеген өйрәтә. Шул вакытта аның чырае тагын да яктырып, киңәеп китә сыман.

 

Бу бүлмә тирсендә гел яшьрәк буын язучылар, журналистлар кайнашты. Чөнки Шәех абзый Зәбиров бервакытта да мыжгымас, зарланмас, һәркемне ачык чырай белән каршы алыр. Аннары ул кысмыр түгел, кесәсендә акчасы булса, һәрвакыт бүлешергә әзер... Без аның кайчагында яшен дә онытабыз, онытылып китеп яшьтиләрчә аркасыннан да кагып алабыз. Үз итеп, яратып, әлбәттә. Юкса, ул җитмешне узып маташа, имеш!

 

* * *

 

Алманнарга каршы сугыш беткәнгә ике ел. Сарабиккол авылы көчкә тын ала. Бөтен җирдә бөлгенлек. Сугыш беткәннән соң тормышлар яхшырыр дип пыскыган өмет тә сүнә. Авыл кешесе өстендә күтәрә алмаслык салымнар. Салымны акча белән генә түгел, ит, сөт, йомыркалата да түләргә кирәк. Хайван асрар өчен колхоз азык бирми. Җитмәсә Асия апа кадерләп кенә торган сыер да үлеп китә.

 

Гаилә  хуҗасы Харис абзый кинәт сукырая. Аны докторга күрсәтергә Казанга алып киләләр. Соңгы акчага бер тәпән бал да җибәрәләр. Үзләре ач торса  торыр, ата кешенең генә  күзе төзәлсен. Юкса  гаилә бер таянычсыз кала бит...Шундый көннәрнең берсендә унбиш яшьлек Шәех янына сыйныфташы Луиз килә. Хәл-әхвәл сораша. "Нинди хәл булсын", – ди Шәех. – Күреп торасың бит, чыкмаган җаныбыз гын бар". "Без болай яшәргә тиеш түгел, – ди Луиз. – Илебез Ленин юлыннан бармый. Халык яхшы яшәсен өчен тырышмыйлар  өстә. Тагын сугыш булмасын дип куркып, барлык байлыкны капиталистларга җибәрәләр. Без үз хокукларыбыз өчен көрәшергә тиеш!" Шәех ни әйтергә дә белми аптырап тора. "Бүген төнлә син Искәндәрләр бакчасы янындагы таллыкка кил әле, без яшерен оешма төзибез!" – ди Луиз Хафизов.

 

Луизның яшьтәшләре арасында дәрәҗәсе бар. Ул яхшы укый, спорт белән шөгыльләнә. Әнисе – ятимнәр йорты  директоры. Коммунист. Төнге сәгать унбердә Шәех билгеләнгән урынга якынлаша. Эчке калтыравын үзенә дә сиздермәсә тырыша. Уенмыни, яшерен явкага җыелалар бит. Большевик подпольщиклар кебек.

 

–Тукта! – Янәшәдә берничә шәүлә күзгә чалына. Берсенең кулында мылтык. Аның агач мылтык икәнен Шәех соңыннан гына белә.

 

– Син бу черегән власть белән көрәшкә әзерме? Курыкмыйсыңмы? Шәүләләр арасында Шәех үзенең туганы Искәндәр Зәбировны, Мөдәррис Латыйповны танып ала. Болар барысы да укырга хирыс,  эзләнүче малайлар. Алар Чернышевскийның "Нәрсә эшләргә?" романы белән җенләнгәннәр, үзләрен  Рахметов итеп хис итәләр. Әле кадаклар өстендә дә йоклап караячаклар! Г.Әпсәләмовның "Ак төннәр" романы чыккан вакыт.   Малайлар инде моны бер утыруда  йотып җибәрәләр. Көрәш романтикасы күңелләрне били. Малайлар, кулларын кисеп, кан чыгаралар, бер-берсен сатмаска. изге көрәшкә ахыргача тугры калырга ант итәләр.

 

Оешманы "Ленин юлыннан" дип атарга булалар. Давыллы көннәрдә чалулаган илне төп Ленин юлына  төшерергә кирәк, янәсе. Җирле влач халыкны упкынга алып бара... Вазифаларны да бүлешәләр, революционерлар шикелле кушамат алалар. Оешма җитәкчесе Луиз Ленский кушаматын ала. Ленский белән Ленинның янәшәлеген чамалыйсыздыр? Шәех Луганский була. Ягъни  Ворошиловка ишарә. Аңа хәрби эш белән бергә оешманың үз басмасын булдыруны йөклиләр. Ул... резинадан басма хәрефләр кисеп ясарга тиеш була. Менә шушы төндә Шәех Зәбировның бөтен язмышы сызылы куелгандыр сыман... Басма хәрефләр белән мәтәшү  аның бөтен гомеренә сузыла.

 

Яшерен революцион оешма булгач, корал да кирәк бит: малайлар Пугачев исеме белән бәйле калкулыклар итәгендә, туп эзләре калган чокырларда  казынып та йөриләр. Берәр мылтык килеп чыкмасмы, янәсе...

 

Шәех төнлә ай яктысында резинадан хәрефләр кисә. Көндез вакыт та юк, аннары ул кеше күзенә дә чалынмаска тиеш әле. Бик вак, мәшәкатьле  эш, хәрефләр дә күп кирәк. Әле бит иртә таңнан әтисе урынына көтүгә чыгасы бар.

 

Ә малайлар үзләрен булачак көрәшләргә әзерли. Каланчадан сикерәләр, мәктәпнең икенче катына стена буйлап үрмәлиләр... Кемдер дивардагы Сталин рәсеменең күзен чокып чыгара. Укытучылар моны зурга җибәрмичә эшне йомалар.

 

Басма хәрефләрне әзерләп өлгермәгәнгә, листовканы кулдан язарга килешәләр. Шәех бу вакытта авылдан читтә куна-төнә ашлык амбары саклый, шуңа бу эштә катнашмый, Кырык листовканы төрле кул белән язып авылга тараталар. Ул болай башлана: "Иптәшләр! Эшче-крәстияннәр! Бөлгенлеккә төшкән ач халык!

 

Иптәшләр! Сез үзегезнең тормышыгызның ни өчен начарлыгын беләсезме?" Балалар кулы сизелеп торган хәрефләргә  карап шаккатып торам. Листовканың ксерокопиясен ун еллар элек КГБ хезмәткәре редакциягә алып килгән иде. Халыкның Сталин хакимиятенә бернинди каршылыгы булмаган, барысы да күндәм сарык кебек үзләре эшафотка менгән, дип сөйләнүләр  нигезсез икән ләбаса. Каядыр бер караңгы авылда унөч татар малае йөрәкләргә  җыелган нәфрәтне кәгазьгә түгеп халыкка тараталар. Никадәр садәлек, никадәр наивлык... Ләкин батырлык бит!

 

Башта Луизны, Мөдәррисне, Искәндәрне алып китәләр.  Бераздан төн уртасында Шәехләрнең дә ишеген кагалар.

 

Ничек Сталинның канлы тегермәне бу малайларны лагерь тузанына әйләндермәгән дә, ничек исән калдырганнар? Алар үзләре дә бу турыда гомер буе  баш ватарлар. Луиз Хафизовны Мәскәүгә, Лубянка подвалына ук алып китәләр. Күпмедер вакыттан соң камерага тәбәнәк буйлы, черек тешле, шадра бер кеше керә. Кулында трубка... Озак кына малайга карап тора да ишектән кире чыгып китә. Луиз ага гомер буе баш ватар: Сталин булдымы ул, бүтәнме? Әллә кайгыдан мие ялкынсынган малайның күзенә генә күренгәнме бу шәүлә?

 

Хәлбүки, Салинның хакимияткә каршы чыккан малайны үз күзе белән күрәсе килүе дә мөмкин ич. Малайларның яшерен оешма төзеп Советка каршы көрәшергә җыенулары СССРда булмаган хәл!  Нинди татар малае ул? Бәлки Сталин аңа карап фетнәле яшьлеген искә төшергәндер... Һәм исән калдыргандыр... Тиранда да ниндидер күңел кылы селкенеп куйса гаҗәпмени? Хәер, бу вакыйгада әдәби әсәр язарлык әллә никадәр психологик төсмерләр бар.

 

Малайларны азат итәләр. Ләкин аларның һәрберсе әле бик озак КГБның яшерен күзәтүен даими сизеп торачак...

 

Яшерен оешма фаш ителгәч, Шөгер районының бөтен җитәкчеләрен алмаштыралар. Малайларның гаиләләренә авылда тору  мөмкин булмый башлый. Алар күренүгә бөтенесе дә "контрлар!" дип кычкыра. Һәркем боларны хәкарәтләп үзенең дәүләткә тугрылыклы икәнен күрсәтергә тели. Малайлар колларның нәфрәтенә дучар була.

 

* * *

 

Үз өстендә болытларның куерганын сизеп, Харис абзый олы кызы белән Ташкент якларына чыгып китә.

 

Җиде классны тәмамлаган Шәехкә укуын дәвам итү  өчен документ бирмиләр. Анда барып, монда килеп каңгырып йөргәннән соң, туу турындагы таныклыгын алып, ул әтисе артыннан китә. Юлга акча юнәтер өчен соңгы кәҗәне суеп сатарга туры килә. Күрше карчыгы аңа бер савыт бал биреп җибәрә.

 

Ташкентка 18 тәүлек бара Шәех. Ашыйсы килгән  саен бераз бал болгатып су эчә. Барып җитүгә авырып  егыла. Ачлыктан тәмам шәүләгә әйләнгән кеше көч-хәл белән ризык кабул итә башлый. Әмма йончыган организмга бизгәк авыруы килеп ябыша. Гомумән, аңа биредәге һава ярамый икән. Чирмеш урманнары төпкеленнән тамырларына күчкән геннар көньяк кояшының эссесенә тыпырчынып каршылык күрсәтә.  Юкса, бит Шәех шушы якларда, Кыргызстанның Ош шәһәрендә туган бала.

 

Әллә кайдагы чит илләрдә дөньяга аваз салуы да халыкларны онга тарттырган Сталин тегермәне ташының кызурак әйләнә башлавы аркасында була.

 

Шәехнең әтисе Харис абзый революциягә кадәр бер байда күчер булып эшли.  Гади күчер гына түгел, өч ат җигелгән арба-чана белән Себердән  төрле тауар ташый. Иркутскига кадәр барып җитә. Бер сәфәрендә тауар белән бергә үзенә  хатын да алып кайта.  Гражданнар сугышы вакытында җилнең кайдан исүен чамалаган бай тугрылыклы хезмәтчесен үзенә чакырып әйтә: "Бу влач эшлекле кешеләрне яратмый. Мин сәүдәне туктатам, – ди. – Көнбагыш мае сыга торган  заводны сиңа бүләк итәм. Әлегә син аны берәр  җиргә яшер, бәлки, дөньялар яхшырса, эшләтә башларсың... "Ә син кая җыенасың, бай абзый?" – дип сорауга, хуҗа: "Алланың рәхмәте киң", – дип, битен генә сыпырып куя.

 

Ат ярдәмендә хәрәкәткә килә торган кечкенә генә җайланма була бу завод дигәннәре. Харис абзый аны сүтеп, пөхтәләп кенә үзе белә торган җиргә күмеп куя.

 

НЭП вакытында Харис абзый "заводны" казып алып, янә көнбагыш сыга башлый. "Бөек борылыш" вакыты җиткәч, тагын каядыр күмеп куя. Сугыш бетеп берничә ел үткәч, колхозга Зәбировларның туганын, моңарчы МТСта политбүлек нәчәлниге булып торган Хәсән Усмановны  рәис итеп кайтаралар. "Революционер" энесенә дә күз-колак булсын, дигәннәрдер инде.

 

Беркөнне Хәсән Харис абзый янына килә. Аны-моны сөйләшеп утырганнан соң: "Вакыт җитте, казып ал теге  заводыңны", – ди. Икенче тапкыр җир өстенә чыккан завод әле тагын шактый еллар тирә-юнь халкын көнбагыш мае белән тәэмин итеп тора.

 

* * *

 

1953 елда Шәех университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шул елны Сталин үлеп китә. "Кояшыбыз безнең, аллабыз" ничек гап-гади кеше сыман үләргә мөмкин? Бар да зарый-зарый елый. Бу гомум психоздан Шәех тә читтә кала алмый, әлбәттә.  "Революционер"ны инде заман  шактый шомарткан. Сталин үлү кайгысыннан ул утырып поэма яза. Шуны юлбашчының җеназасында укыр өчен Мәскәүгә җыена башлый. Тик поездга билет алырга акчасы  булмау гына бу ниятеннән баш тартырга  мәҗбүр итә. Ул "Татарстан яшьләре" каршындагы Шәрәф Мөдәррис җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри башлый. Хикәяләр язып карый Ләкин үзенең язмышы журналистикага бәйләнгәнен аңлый инде ул.

 

Шул ук 1953 елда  университеттагы татар бүлеген бетерергә уйлыйлар. Студентлар моңа каршы көрәш башлый, төрле җирләргә хатлар яза. Аларга язучы Нурихан Фәттах та зур ярдәм итә, рухи яктан үсендереп тора. Нәтиҗәдә хакимият татар бүлегенә  кагылмаска була. Шул чактан бирле бу бүлек мәдәниятебезгә күпме күренекле кешеләр бирде!

 

1960 елда "Яшь ленинчы" яңадан чыга башлый. Шәех абый аның беренче макетын эшләгән кеше. Ике елдан ул Мәскәүгә Югары комсомол мәктәбендә укырга   җибәрелә. Аннан кайткач "Татарстан яшьләре"  гәҗитенең редакциясен  җитәкли. Ә югары партия мәктәбен тәмамлап кайткач, аның гомере "Социалистик Татарстан" гәҗите белән бәйләнә. Биредә ул  җаваплы секретарь булып егерме елга якын эшли.

 

Әле яңа гына "революционер" булып,  дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләгән кеше агач телле "партия органының" көндәлек соры мәшәкатенә кереп чума. Бер карасаң, ул монда бөтенләй үзгәреп, рухын калын һәм тыгыз тузан катламы  капларга тиеш иде кебек. Тик Алла биргән табигате бу һавасыз басымга да бирешмәгән, ул һаман чиста күңелле, хөр фигыльле, һәркемгә ярдәмчел, самими җанлы Шәех абзый булып калган. Татар матбугатында аның белән эшләмәгән кеше калдымы икән? Аңардан гәҗитчелек, матбагачылык эшен өйрәнгән каләм ияләре дә бихисап.

 

Шунысы игътибарга лаек – Шәех абый гәҗитчелектә гел беренче булды. Ул беренче булып "Шәһри Казан" макетын сызган кеше. Әдәбият-сәнгать гәҗите "Мәдәни җомга"ны нәшер итәргә рөхсәт булгач, шагыйрь Зиннур Мансуров үзенә урынбасар итеп нәкъ менә Шәех Зәбировны чакырды. Гәҗит  эшен Шәех абзыйдан да яхшы белгән тагын кем бар татарда?

 

Ул озак еллар календарьлар төзү белән шөгыльләнде. Шул хезмәте  өчен  журналистларның Х.Ямаш премиясенә дә лаек булды. 1994 елдан ул Ф.Хуҗаәхмәт белән татар мөселман календарен төзеп нәшер итте. Бик игелекле  эш. Каюм бабабыз башлаган гамәл. Берәр чит төбәккә барсаң, иң беренче сүз итеп шул календарь турында сорашалар. Мин үзем дә аларны төяп  туган авылыма алып кайтканым бар.

 

Аның мулла кушкан әүвәлге исеме Тимершәех була. Ләкин Кыргызстан һавасы килешмичә, туганнан соң ук авырый башлый  ул. Татарларның борынгы  гадәте буенча, авыруны  адаштырыр  өчен, аның исемен бераз үзгәртәләр – малай Миншәех булып китә. Ләкин барыбер савыкмый, туган якка кайткач кына чире юып алгандай юкка чыга. Исеменең бер өлешен үзгәртсәләр дә, әүвәлгесе җәсәдкә дә, рухка да тәэсир итми калмагандыр. Ә Шәех абыйның балачак дусты Луиз Хафизовка килгәндә исән ул, башка чарасы калмагач, хәрби өлкәгә китә, урыс гаскәрендә хезмәт итеп подполковник дәрәҗәсендә ялга чыга. Татар  халкының язмышы өчен борчылып яшәде Луиз ага, төрки-татар тарихын өйрәнеп  күп кенә  мәкаләләр язды, "Дала арбасы" дигән хезмәте "Идел" журналында басылып, укучыларның күңелен җәлеп иткән иде.

 

... Яшьләрчә нык адымнар белән матбугат йортының баскычларыннан берәү күтәрелә. Кырдырылган такыр башта бейсбол кәпәче, өстендә  футболка... Кызыл чыраена елмаю күбәләге кунган. Ул сагыну күбәләге булып тәрәзәдә бәргәләнә. Ашыга.  Ул һәрвакыт каядыр ашыкты. Эшләп калырга, яшәп калырга.  Мин һәрвакыт аны хәрәкәттә күз алдыма китерермен, ахрысы. Бичара акыл, әлбәттә,  хәтерне битарафлыкка өнди: ул  юк бит инде безнең арада, ул юк!,  Аның һәм йөзләрчә фидакарьләрнең  җан җылысын  сеңдергән Матбугат йорты да юк. Нәкъ Дәрдмәнд  язганча.  Исә  җилләр,  күчә комнар,  бетә эз,  дәригъ  махзүн күңел, без дә  бетәбез...


Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
Татарстан яшьләре
№ 74 | 20.06.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»