поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
08.12.2015 Мәдәният

Үзебезцә, мишәрцә булды

“Туган як”тан 21 ноябрь көнне Т.Новгородта зур тарихи тамаша булачагын укыгач: «Баралсам, шәп булыр иде», - дип теләк теләгән идем. Юк, теләгемнең чынга ашмавын беләм. Зур юллар үтеп концерт карап йөрү яшендә түгелмен, саулык та аксый. Алай да, күңел үзенекен итеп, һаман да нидер көтте кебек..

Газетаны укыдым да, онытылды бит ул игълан. Көтмәгәндә кардәшебез улының никах мәҗлесенә чакырмасынмы! Менә бит, бирим дисә колына, чыгарып куя юлына дигәндәй: “Яшьләрне санламыйча булмый, үзең генә булса да бар инде”, - диде ирем.

Эшмәкәр Суханов Т.Новгород белән Уразавыл арасын җилдереп кенә узып, җомга көнне бер автобус кешене Нижгарга илтеп куйды. Никах мәҗлесендә халык бар да шул концерт турында сөйләде. Мине дә: “Кайтып китмә, концертка барырбыз”, - дип үгетләделәр.

Дүрт тулып Тимерьюлчылар мәдәният сараена якыннарым белән барып керсәк, халык мыж итә, милли киемнәр кигән чыгыш ясаучылар да күренгәли. Фойеда сувенирлар, төрле милли әйберләр саталар. Бөтенесе үзебезцә цакылдатып аралаша. Кем ничектер, ә мин үзебезнең цакылдауык мишәребез белән горурланып куйдым. Әнә бит, югалып, төшеп калмаганнар, төрле районнардан килергә акча да юнәткәннәр, вакыт та тапканнар. 
 
Концертның беренче өлешен Петрякс авылыннан килгән “Гүзәлия” хатын-кызлар хоры “Умырзая” җыры белән башлап җибәрде. Аларны сәхнәдә Мөтеравылның бию төркеме алыштырды. Ай-һай, япь-яшь кыз балалар сәхнә тутырып бик оста биеделәр. Халык тик ятмый икән бит, шөкер. “Мирас” төркеме бик матур җырлады, профессиональ артистларың бер якта торсын. Чыгыш ясаучылар бар да үзебезчә, милли киемнәрдән. Уразавылдан “Ядкарь” триосы “Һаваларда торна тавышлары, ишетелә канат кагышлары”, - дигән җыр белән халыкның күңелен айкап, күзләренә яшьләр китерде.
 
Камка авылыннан мәктәп укучылары онытылып барган йолаларны, уеннарны күрсәттеләр. “Йомырка бәйрәме” күренешен сәхнәләштерделәр, “Ашык уены” уйнадылар. Халыкны җанландырып, көлдереп бик оста чыгыш ясады¬лар. Менә, ичмасам, артистлар кайда икән! Тәнәфес вакытында шушы балаларга рәхмәт әйтер өчен яннарына килдем. “Зимчәчәк” икән төркемнәренең исеме. Җитәкчеләре Мангушева Гөлнур апалары белән берәр сүз алыштык. “Мәктәптә өйрәнәбез инде, шулай авыл советы да ярдәм итә, йөрибез менә конкурсларда катнашып, кызларым бик осталар, ошадымы соң чыгышыбыз”, - диде ул. Ошамаган кая, рәхмәттән гайре әйтер сүз юк. Афәрин, мишәрләрем!
 
Моклокадан “Сәрвиназ” төркеме, Суыксудан Рушан Хәйретдинов баянда уйнап җырлады. Әлеге чыгышлар арасында милли киемнәр тегү компаниясе яңа коллекцияләрен күрсәтте. Анысын да тын алмыйча бактык. Нижнийның “Туган як моңнары” артистлары да бик матур җырлады.
“Виктория” бию төркеме (анысы урысныкы бугай) чиккән читекләр, татарның калфакларын, өс киемнәрен киеп шаккатырды. (Редакциядән. “Виктория” – Спас районы мәдәният бүлегенең бию төркеме).
 
Тәнәфестән соң – үзебезнең район баласы Наилә Фатехова көчле тавышы белән: “Туганнарым, газиз нижгарларым, бергә булсын, уртак булсын барлыгы-югы...” – дип җырлап җибәрде (фотода). Менә тавыш үзендә! Карап утыруы, тыңлап торуы рәхәт. Менә, ичмасам, профессиональ артистлар!
 
Рифат Ильясов “Каеннарым” җыры белән тамашачы күңелен табигатькә алып киткәндәй булды. Киң күңелле якташыбыз сәхнәдән торып бөтен татарны үзенә кунакка чакырды. Нафкаларың булса, берни әйтер хәл юк... Адәм баласын сибелгән ризыгы йөртә, диләр бит.
 
Сәет Абдуллин үзе иҗат иткән “Әнкәем өне” исемле җыры белән тамашачыларның күңелен йомшартып, борыннарын тарттыргалап алды. Барысы да бик гади, таныш, үз кешеләр, үзебезнең якташлар, Нижгар җирендә туып-үскән гади халык арасыннан чык¬кан шәхесләр, барысына да зур рәхмәтләр яусын.
 
Әлеге концертның махсус кунагы - Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов та халыкны үз җырлары белән сөендерде. Мондый кичәләр, очрашулар бигрәк кирәк: татарлар бер-берсе белән аралашсын, яшьләр танышсыннар, кавышсыннар өчен! Ату улларыбызның Ульяна, Наташа, Серафима колларына әйләнеп, кызларыбызның Иван, Кирилл, Давидларга кияүгә чыгып, Макар, Георгий, Анастасия, Мария исемле оныклар китереп бирүләре ихтимал. Кыйблабызны югалтмасак иде...
 
Форсаттан файдаланып,үзебезнең “Туган як” газетасын олы бәйрәме белән котлыйм. Газетабызның һәр санын үзенчәлекле итәргә тырышып, яңадан-яңа алымнар кулланып, газетаны кызыклырак, мәгънәлерәк итеп чыгарып, укучыларның ихтирамын яулаган хезмәткәрләргә олы хөрмәтемне, изге теләкләремне белдерәсем килә.
 
Хәзер яшьләр газета, журнал, китап укып тормый, замана шаукымына табынганнар, көннәр буе, кичләр буе гел интернетта. Дәрес хәзерләсәләр дә, шуннан материал эзлиләр. Ходайның ахырзаман алдыннан безнең газапка җибәргән, кешеләрнең күңелен туңдыра, рухына зыян сала торган нурсыз, затсыз әйбер ул.
 
Ә урта яшьтәгеләрнең, ягъни безнең балаларның китап, газета укып торырга вакытлары юк – көннәр буе нужадалар. Инде безгә, пенсия яшендәге әби-бабайларга, “Туган як” чын дәва. Шуңа күрә, пенсиябездән өлеш чыгарып, “Туган як”ка язылыйк, якташлар! Моннан 25 ел элек мең газаплар белән, әллә ничә ишек шакып, төрле түрәләр алдында баш ия-ия үз телебездә газета чыгаруга ирешкәннәр икән, без аны югалтырга тиеш түгел. Киресенчә, хуплап, бик шатланып рәхмәт укый-укый язылыйк.
 
Надия апагыз.
Рбишча.
 

 


---
Туган як
№ --- | 08.12.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»