|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.12.2015 Җәмгыять
Бертуган 5 балага ярдәм кирәк (ФОТО)Бер гаиләдә үскән биш бала быелның маенда ятимнәр йортына эләккән. Хәзер аларга яңа гаилә эзлиләр. Русланга 12 яшь. Ул бик тырыш, тәрбияче апаларына булышырга гына тора. Зәринәгә 11 яшь, сәйләннән матур әйберләр үрергә ярата. Дианага 7 яшь, тыңлаучан бала, укытучылары аңлатканны тиз ота. Никитага 5 яшь, кызыксынучан, аралашучан. Ульянага 4 яшь, рәсем ясарга ярата. Балаларның һәммәсе олылар белән дә, яшьтәшләре белән дә уртак телне тиз таба, озаклап сөйләшеп утырырга ярата. Үзара бик тату яшиләр, олыраклары кечеләрен кайгырта, туганлык хисе көчле. Аларның һәммәсе дә ата-ана назына, гаилә җылысына мохтаҗ. Балаларның бер гаиләдә тәрбияләнәсе килә. 5 баланы берьюлы алырга теләүчеләр өчен Уллыкка алу, опека һәм попечительлек республика үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Социалистик ур., 5. Тел.: 8 (843) 533-00-81, 533-00-83. P.S. “Ирек мәйданы”ның 8 октябрь санында (№15) 5 баланың гаилә эзләве турында язган идек. Укучыларыбыз арасында мәрхәмәтле кешеләр табылып, балалар хәзер яңа гаиләдә яши. 10 сентябрь санында (№11) фотосы басылган Алинәне дә кызлыкка алырга теләүче табылган.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|