поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.12.2015 Язмыш

Күз генә тигәндер...

Казанда яшәүче 14 яшьлек Камилә Гыйбадуллинаны ул укыган 144 нче мәктәптә белмәгән кеше сирәк. Бар эшкә дә өлгер, биюче, җырчы, спортта зур уңышларга ирешкән, укуда да алдынгы булган кыз кинәт авырый башлый.

 – Моңа кадәр кызым бер  дә зарланмады. Авыруның билге­ләре дә күренмәде бит. Күкрәктә барлыкка килгән шешне күрүгә,  тизрәк табибларга йөгердек,– дип сөйли әнисе Ильмира ханым. – Бу хәл быел май аенда булды. Иң элек өлкәннәр хастаханәсенә бардык. Алар мазь сыларга, әле­ге урынны җылытырга куштылар. Шулай эшләдек тә. Тик бер­ничә көннән бу шеш күзгә кү­ренеп үсә башлады.  Республика клиник хас­таханәсенә барырга булдык. Биредә шешнең гистологиясен алдылар. Анализның әзер булганын 20 көн көттек.
 
 Камилә – гаиләдә  бердәнбер бала. Әтисе Альберт та кызының авырый башлавын авыр кичерә. Ә Ильмира ханым газизенең авыруы турында күз яшьләре белән сөйли. Ана күңеле бу шешнең тикмәгә генә үсмәгәнен чамалый. Сизенүе юкка булмый. Анализ нәтиҗәләре дә сөен­дер­ми. Кызның күкрәгендә яман шеш икәне ачыклана. Шуннан соң  гаилә, кызларын дәвалауны үтенеп, кая гына мөрәҗәгать итми. Тик аларны: “Сезне дәвалап булмый. Яман шешнең мондый төрен беренче күрәбез”, – дип борып җи­бәрәләр.  Хәтта чит ил клиникалары да дәвалаудан баш тарта. Кызының терелү теләген күргән ана, баласын ияртеп, Мәс­кәүгә юл ала. Биредә кызны дә­валап карарга алыналар. Камилә  биредә “Ватаным Татарстан”ның алдагы саннарында чыккан “90га кадәр җитәм әле мин” дигән яз­маның герое Айгөл Мөхәм­мәт­динова белән таныша. Айгөл­нең ашказанындагы  яман чирне җи­ңүе турында язган идек. Менә шул ханым яшәү дәртен уята да инде. Кыз бирешми, кайбер өлкәннәр дә күтәрә алмаган авыруны җиңәргә дигән максат куя.
 
– Мин бит – әти-әниемнең бердәнбер баласы. Алар өчен яшәргә тиешмен. Мине дә югалтсалар, юанычлары, горурлыклары булып кем калыр? Шуңа да мин көчле булырга, бу авыруны җиңәргә тиеш! – ди Камилә.
 Хәзерге вакытта кыз химия терапиясенең җиденче курсын ала. Соңгы арада ябыгып китүе генә күңелен төшерә икән.  “Бала организмы өчен химия алу бик авыр. Әле дә сер бирми, сынмый үзе. Дүшәмбедән нурланыш ала башлаячакбыз. Терелүгә өмет зур. Яныбызда көч өстәп торучы дусларыбыз, танышларбыз, туганнарыбыз бар. Үз акчабызга гына Мәскәүдә дәвалана алмас идек. Бер белмәгән чит кешеләр дә ярдәм кулы сузды. Алар да Камиләнең тереләсенә ышана. Тик бар да әйбәт барсын өчен, гел дәваланып тору кирәк. Даруларсыз гына шешнең үсүен туктатып булмый. Шуңа күрә изге күңелле, чит кеше язмышына битараф булмаган газета укучылардан ярдәм көтәбез”, – ди Ильмира ханым.
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.12.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»