|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2015 Фаҗига
Татарстанда боз астына киткән машина эчендә ике кеше булган (ФОТО)Мамадыш районының Сотово авылында булган бәхетсезлек очрагы хакында хәбәр иткән идек инде. Мамадыш районының “Нократ” газетасы сайтында фаҗига хакында тулырак мәгълүмат бирелә: УАЗ автомобилендә ике ир кеше булган, берсе бозлы судан үзе йөзеп чыккан, аны коткаручылар каршы алып, медицина ярдәме күрсәткәннәр. Икенче ир-атның язмышы әлегә билгесез. Алдан фаразлар буенча алар Кама елгасы буенда балыкчы дусларын көткәннәр, борылыш ясаган вакытта автомобиль суга төшкән, шуннан соң боз астына киткән, дип яза "Хезмәт даны" газетасы. Хәзерге вакытта урында коткаручылар отряды һәм МЧС хезмәткәрләре эшли.
--- |
Иң күп укылган
|