поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.12.2015 Җәмгыять

Барлы-юклы пенсияләребезне учлап базарга чыккан саен пошаманга калабыз

Авыл халкы элеккеге колхоз җирләрен хосусыйлаштыруны аңлап бетерми. Аның бөтен булган байлыгы, шатлыгы, ныклы терәге – туган-үскән җире, үзенә бүлеп бирелгән җир кишәрлегендәге йорты һәм барлы-юклы бакчасы. Хәзер инде менә бөтен көчебезне җигеп, юктан бар иткән йортларыбыз урнашкан җирне сатып алырга мәҗбүр итәләр.

Аннары әле шул кишәрлек өчен ел саен салым түләп торырга туры киләчәк. Ә вакыты җитеп, хуҗа үзе җиргә кереп ятканнан соң, салым түләү бурычы балаларына күчәчәк.
 
Базар мөнәсәбәтләре тормышыбызны җиңеләйтер, дип көткән идек. Ә ул киресенчә, катлауланды гына. Фәкыйрьлек һәм хокуксызлык хасил булды, җәмгыятебез йә бер аягына, йә икенчесенә аксый-аксый, тәмам тотрыксызга әверелде: берәүләр халык акчасын урлап байый тора, икенчеләре, эшсезлектән интегеп, бөлгенлеккә төшә бара.
 
Барлы-юклы пенсияләребезне учлап базарга чыккан саен пошаманга калабыз. Кием алып кисәң дә шатлыгы юк – ике юасың да, төсе уңа, формасы югала. Ике –өч айдан соң кабат базарга чыгарга туры килә. Әле бит утка, суга, газга да ай саен түләп торырга кирәк, даруга да акча күп китә. Ашауны сөйләмибез инде, үзебез үстергән суган белән бәрәңге булганда ачка үлмәбез. Ә менә йорт-кураларны вакытында төзекләндереп, буяп-сылап торырга акча күп кирәк. 
 
Ә кайвакыт моны эшлисе дә килми. Авылларыбызның әкренләп таралуы билгеләрен күргәндә җаным көя. Әнә, берәм-сәрәм булса да, сөрелмәгән һәм чәчелмәгән бакчалар күренә башлады инде.  Ә элек Гали авылы халкы җирнең һәр метрында ни дә булса чәчә иде, парникларда яшелчә үстерә башлаучылар да без идек. Ә хәзер конкурентлар күбәеп китте, элеккечә килеп кыяр-помидорларыбызны җыеп йөрүчеләр дә сирәк күренә. Шуңа күрә яшьләр авылда калмый, ә олы яшьтәгеләр, үстергән яшелчәләрен күтәреп, базарга йөри алмыйлар...
 
Әлһәмдүлиллаһи! Революция чорында изелгән-кимсетелгән әби-бабаларыбыз, Бөек Ватан сугышы чорында интеккән әти-әниләребезнең тормышлары белән чагыштырганда, без җәннәттә яшибез инде. Ә телевизор һаман чама белмичә урлаучы губернаторларны һәм сенаторларны, аларның таш һәм мәрмәрдән төзелгән сарайларын, Швейцариядән кайтарылган  сәгатьләрен һәм алтын йөгертелгән унитазларын күрсәтә. Мөхәммәт пәйгамбәребез: “Әгәр дә кешенең алтын сибелгән бер үзәне булса, ул аның икәү булуын тели, икәү булса – өченчесен эзли. Ахыр чиктә аны бер уч туфрак тынычландыра”, - дип әйткән. Бу – комсызлык билгесе. Хаким булырга килгән кеше үз максатына ирешү өчен бер нәрсәдән дә чирканмый, кешедән оялмый, Аллаһыдан курыкмый. Ә безнең кебек гади халык, гөлләр кояшка борылган кебек, башларын да, курку катыш ышану тулы күңелләрен дә иман ягына боралар, ахирәттә аларны оҗмах көткәненә ышанып яшиләр, намаз укыган саен Ходайдан ярлыкау сорыйлар, Аллаһы биргәненә шөкеранә кылып, язмыш сынауларына түзеп, сабырлыкта яшәргә тырышалар.
Кеше ничек кенә яшәсә дә – байлык-гөнаһтамы, сабыр-түземлектәме, юклык ачуындамы, көнләшү утындамы – алда барысын да кабер авызы көтә. Туганнары җеназа намазларын укып, мәрхүмнең өстен җир-ана туфрагы белән каплап киткәч, ул кешенең рухын кайда урнаштырасын Ходай Тәгалә үзе генә белә. Тормыш бизмәненә салынган гамәлләребез яхшылык ягына авышып, урыннарыбызны җәннәтән кылса иде...
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 07.12.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»