|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.12.2015 Шоу-бизнес
XVI Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивален оештыручылар журналистлар белән очрашты (ФОТО)“ТАТМЕДИА” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында үткән пресс-конференциядә “Барс Медиа” компаниясенең продюсер үзәге директоры Артемьев Радик Иванович, фестивальнең режиссеры Алешина Ирина Валентиновна, фестивальнең стилисты Алинә Бәдретдинова, “Татар радиосы” радиостанцияләр челтәре директоры Гәрәева Динә Маратовна, ТР Халык артисты, фестивальнең күпсанлы лауреаты җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова, популяр башкаручы Филүс Каһиров, фестивальнең сценаристы Айваз Садыров һәм TMTV телеканалының редакторы Лилия Нигъматҗанова катнашты. Ел вакыйгасына әверелгән “Татар Җыры” фестивале быел инде уналтынчы тапкыр үткәрелә. Иң популяр башкаручыларны барлау - Һәрвакыттагыча чараның төп максаты булып тора. Махсус комиссия хит-парадларның лидерлары турында, альбомнар сатылу хакында, артистларның концертлардагы чыгышлары буенча мәгълүмат туплап, барысын да анализлый.
Режиссер Ирина Алешина сүзләренә караганда, фестивальгә әзерлек бер ел алдан башлана: “Быелгы тантананың девизы фестивальнең идеясен тулысы белән ачып бирә: “Кайда гына булсаң да, күңелеңдә туган як җыры!”. Туган якка, туган йортка мәхәббәт билгеле һәркем өчен иң җылы, иң якты хисләрнең берсе. Кайларга гына барсак та, без туган нигезне онытмыйбыз, ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Минемчә, әлеге тема барлык тамашачыларыбыз өчен дә аңлаешлы һәм якын булачак. Бу идея җырларда да, сәхнә бизәлешендә дә чагылыш табачак. Гомумән, XVI “Татар Җыры” фестивале туган якка булган бер зур мәхәббәт җыры булып яңгыраячак”.
Быелгы тантананы да тамашачыларга яхшы таныш булган Гөлназ Сәфәрова белән Айваз Садыров алып барачак. Сүз уңаеннан, Айваз Садыров фестивальгә сценарий язучы да: “ Концепцияне фестиваль кысаларында тамашачыга тәкъдим итүнең төп инструментларының берсе ул – сценарий. Бу иң беренче чиратта исәптә тотылды. Фестиваль темасы җитди булуына карамастан, репризларда юмор һәм сатирага күп өлеш бирдем.
Практика күрсәткәнчә доньякүләм нинди генә дәрәҗәдә, нинди генә фестивальләр узмасын, юмор аларның алыштырыгысыз бизәге.
Шулай итеп, быелгы сценарийда шактый интелектуаль юмор һәм, әлбәттә, туган төбәгебезнең кыйммәтләрен, проблемаларын һәм иң мөһиме туган як җырыбызның асылын ассызыклаучы атмосфера сизеләчәк”.
Җырчы һәм алып баручыларның стильләре өчен быел яшь дизайнер Алинә Бәдретдинова җаваплы: “Тантанада чыгыш ясаячак җырчыларның сәхнә киемнәре бөтен нечкәлекләренә хәтле уйланылган. Сез фестивалдә бер генә очраклы образны да күрмәссез. Кием матур, зәвыклы, элегант, сыйфатлы булсын – без сәхнә киемнәрен әзерләгәндә әнә шул формула белән эш иттек. Төсләргә килгәндә, концертта якты, ачык, шул ук вакытта тыныч төсләр өстенлек итәчәк. Бу беренче чиратта фестивальнен идеясе белэн бәйле. Туган якка мәхәббәт – ул бит иң җылы хисләрнең берсе. Шуңа күрә әнә шул хисне ачып бирә алырлык төсләргә тукталырга булдык”.
Фестиваль бюджетына килгәндә, быел да ул 12 млн сумны тәшкил итә. Ә билетлар бәясе 4 меңнән алып 9 меңгә хәтле. Радик әфәнденең сүзләренә караганда, оештыручылар үз алдына бер генә максат куя – җырчыларны бүләкләп, һәркемнең күңеленә хуш килерлек концерт – җыр бәйрәме оештыру.
Грандиоз тамаша 19 декабрьда “Пирамида” концертлар залында 16 сәгатьтә башлана. Фестивальгә килә алмаучылар тантананың туры трансляциясен TMTV каналы һәм tmtv- online.ru сайты аша карый алачак. “Татар Радиосы” үз чиратында шулай ук тыңлаучыларын оператив рәвештә лауреатлар турында хәбәр итеп торачак.
Партнерлар: Рэсми партнер «Татнефть» компаниясе; «Медитуризм» компаниясе; Калинина 37 йортта урнашкан «Люкс» бутигы; «Семь озер» артезиан суы; «Аль-Резе» кондитерлык-кафесы; Кин профильле «Ава –казань» клиникасы; «Капитоь» кун хэм мех салоннары челтэре; «Иль де Ботэ» парфюмерия хэм косметика кибетлэр челтэре; «Таттелеком» компанисе; Туры трансляциянен генераль партнеры «Намус» тозелеш компаниясе; Туры трансляциянен генераль иминиятлэштеру партнеры «Наско» компаниясе».
--- |
Иң күп укылган
|