поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.06.2009 Җәмгыять

ҮЛӘРГӘ КУРКАМ!..

Әлбәттә, гел булмаса да, җай чыкканда, зарланырга барыбыз да ярата. Хөкүмәттән зарланабыз, күршеләрдән, туган-тумачалардан... Һич булмаса, табигатьтән зарлана башлыйбыз. Тегесе ошамый, бусы канәгатьләндерми... Билгеле, кешеләр төрле булган кебек, аларның зарлары да төрле. Кайсылары, вак-төяк мәсьәләне дә күпертеп, бар дөньяга сөрән сала, ә кайсылары... Әле күптән түгел генә Казанда чыга торган бер газетаны актарганда анда басылган кечкенә генә хат күзгә чалынды. Ничектер үзеннән-үзе укырга тотындым.

«Мин инде карт кеше. Теләсәм-теләмәсәм дә, ахирәт тормышы турында да уйларга туры килә. Чөнки без бит беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Иртәме-соңмы, һәркайсыбызны чакырачаклар. Менә мин дә аннан чакыру килеп җиткәнче әзерләнеп өлгерергә тырышам. Җирдә кеше булып яшәгәч, кеше сыман итеп озатуларын да телисең шул инде. Пенсиямнән өзеп, үлемтеккә дип акча җыя башлаганыма да шактый вакыт үтте. Инде хәзер менә үләргә куркыта башлады. Акчам җитмәсә нишләрмен? Чөнки ритуаль фирмаларының оятсызлыгы чамадан да узып китте. Менә тагын үз хезмәтләре өчен бәяләрне арттырганнар. Янәсе, энергия бәяләре күтәрелә. Ә мәетләр кайчаннан соң әле энергия куллана башлады? Һәрхәлдә, аларга җылы һәм якты булсын дип, кабергә лампочка яки электр җылыткычы тыгып калдырган бер генә очрак турында да әлегә ишетелгәне юк иде ләбаса.

Гомумән, җеназадан кесә калынайтырга тырышу – һич гафу ителмәслек гөнаһ ул, миңа калса!»

 

Хат азагында «Казанда яшәүче Сания әбиегез» дип куелган. Әлеге язманы укып чыктым да, күңелне әллә ничек авыр хис биләп алды. Йа  Хода, нинди гөнаһларыбыз өчен кемнең каргышы төшкән җәмгыять соң бу?! Инде кешегә юньле-башлы яшәү мөмкинлеге юклык кына җитмәгән, хәзер аңа кешечә үләргә дә җай калмады.

 

Дөрес, бәяләрне күтәрүдә гаеп бер ритуаль хезмәткәрләрендә генә түгел. Алар мондый адымга үз белдеклеге белән генә бара алмаслар, миңа калса. Чынлыкта, бу өлкәдә яңа тарифларны быел март аенда шәһәр Думасы депутатлары кабул итте. Нәкъ менә алар моның сәбәбен материалларга һәм энергиягә бәяләр арту белән аңлаталар да инде. Шулай ук тарифларның күтәрелүендә торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә яңа эш хаклары билгеләнү дә күпмедер күләмдә үз ролен уйнады булса кирәк. Кыскасы, болар нәтиҗәсендә хәзер мәетне җирләү, аңа таныклык һәм номер алу чыгымнары – 16 процентка, ә транспорт хезмәте 2 процентка кыйммәтләнде. Шулай ук ләхет такталары һәм христианнар өчен табут ясау чыгымнары да 17 һәм 28 процентка өскә сикерде. Мәсәлән, хәзер ләхет такталары 1250-1900 сум тора. Әле болары гына җитмәгән, соңгы вакытта зиратларда урын кытлыгы да үзен көннән-көн сиздерә. Ә бу исә анда ришвәтчелекнең чәчәк атуына китерә. Ягъни зират хезмәткәрләре хәзер урынны акчага саталар. Һәм, әйтергә кирәк, аз акчага түгел.

 

Кыскасы, Сания әби кебекләрнең бүген үлемнән түгел, ә үләргә куркуларын аңларга була. Чөнки хәзер үләр өчен дә калын кесә кирәк. Ә аны пенсия акчасы белән генә тутыру мөмкин түгел. Ул тиеннәр әле җан асрау өчен дә тартып-сузып кына җитә. Әгәр эшләр болай барса, озакламый күпләр үзләренең үлгән якыннарын ишегалдына яки бәрәңге бакчасына гына җирли башласалар да гаҗәп тоелмас...


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 118 | 23.06.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»