|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2015 Криминал
Татарстанда ир-ат сөяркәсеннән кайткан хатынны үтергәнче кыйнаган, 6 балалары калганЛаеш районы Нармонка авылында 49 яшьлек ир-ат үзе белән яшәүче 35 яшьлек сөйгәнен үтергәнче кыйнаган, дип хәбәр итә бүген Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. 1 нче декабрь көнне иртән Лаеш районы Нармонка бистәсе йортларының берсендә тәнендә күп санлы җәрәхәтләр булган 35 яшьлек ханымның гәүдәсе табыла. Әлеге факт буенча РФ ТКның ТР буенча идарәсе Биектау районара бүлегендә РФ ҖК 111 нче маддәсенең 4 нче өлеше (сәламәтлеккә авыр зыян китереп, саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.
Якынча мәгълүматларга караганда, ханым 49 яшьлек ир-ат һәм 6 бала белән яшәгән, балалары гаилә хәле какшау аркасында, махсус учреждениегә вакытлыча урнаштырылган булган. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат үзенең гаебен таныган һәм алкоголь исереклелеге халәтендә ир өйгә башка ир-ат яныннан кайткан сөйгәнен кыйнавы турында әйткән. Ханым кыйналудан соң ванна бүлмәсенә кергән, бер сәгатьтән ире аны үле килеш тапкан.
--- |
Иң күп укылган
|