|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2009 Юмор
КАЛАМБУРЛАР
Менә сезгә, каләм бурлары, Татар теле каламбурлары.
Көн буе теңкәгә апа тия: “Каян синдә мондый апатия?”
Әллә синдә ар акылы: Һәр эшең дә аракылы?
Әзерләсә аш аучы Булыр микән ашаучы?
Әгәр кушса бакалавр Ашар микән бака лавр?
Сорадым балакайдан: “Бәләкәй бала кайдан?”
Кемгә кирәк батырлык, Суга кереп батырлык?
– Нинди кеше була битсез? – Нигә сорыйсыз, ул бит сез!
Сезнең ише динсезгә Нигә кирәк дин сезгә?
Әгәр басса кан даланы, Туйдырырмы кандаланы?
Чирләре булгач сансыз Әтиең калган сансыз, Ник кыланасың, сансыз!
Ә нигә килмәдең соң? – Килергә дәрестән соң Булган иде инде соң.
Ник җыясың юкагач? – Бүтән төрле юк агач.
Сыерымның сөте ак, Чиләгем тулганчы ак.
Ишекләре ап-ачык, Шыпырт кына, апа, чык.
Монда җыелган ир-ат, Мылтыгыңнан туры ат, Җиңүчегә бүләк – ат.
Сыер сатып ат алма, Эшкуар дип аталма.
Китермәгез аның ачуын, Ә көтегез ишек ачуын.
Кереп ян капка аша Кура җиләге аша.
Агызсаң да бал Ыкка Ул җим булмый балыкка.
Башта яз суырып бармактан, Факт дип мөхәрриргә бар, мактан.
Син бит бас, Монда бас.
Череп баткан басма, Уртасына басма.
Әйткән булсаң баштарак, Күрер иде баш тарак.
Инде җиткәнсең буйга, Бу агачны куй буйга, Аркылы түгел, буйга.
Бу икмәгең искергән, Күгәргән һәм ис кергән.
Үзең дә ал йөкләмә, Миңа гына йөкләмә.
Сызсаң шырпы кабына Шырпыга ут кабына.
Менә кара, Төсе кара, Язып кара.
Уң якка кара: бодай, Сул якта – карабодай.
Җир асты дип җиде кат Сиңа әйттем ничә кат, Ышанмасаң, дөмек, кат.
Әдһәм ШӘЙХРАМОВ, Башкортстан, Бакалы. |
Иң күп укылган
|