поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.12.2015 Җәмгыять

“Зәңгәр төш” (Мөхәммәт Мәһдиевнең "Бәхилләшү" романыннан)

Без улым белән Кесмәс болынында йөрибез. Икебез дә велосипедта, ул, әлбәттә инде, миннән җәһәтрәк йөри, тауга да менеп китә, яр буеннан да выжылдап уза. Болын дигәне – каралган ярлар, үлимме-калыйммы дип чурлап аккан инеш, моңсу куаклыклар. Улым, хут белән тау битеннән менеп, колхоз басуында салават күпере ясалган «Фрегат» суы астына да кереп чыкты, әйдә, йөрсен, әтисе туган җирнең суын да, туфрагын да күрсен, күреп калсын, киләсе җәйдә ул кырыс солдат хезмәтендә булачак.

Анда велосипед эләкми, мин анысын гына беләм. Велосипед дигәннән...
 
Без бала вакытта (утыз сигезенче еллар) өч-дүрт авылга бер була иде ул могҗизалы машина, ул йә укытучы егеттә, йә финагентта була, урамнан велосипед узганда без, малайлар, дөньяны онытып, шуның артыннан чаба идек. Аннан тын кабып егыласың да, хәл алгач, мактаныша башлыйсың:
– Ә мин бер җир буе арттагы калаена тотынып бардым.
– Һи-и... Ә мин! Ә мин! Мүгезен тотып карадым. Шундый шома! Эче куыш аның, беләсегез килсә!
– Нәкъ шома күшә инде, анысын гына беләбез...
 
Велосипед бала вакыттагы матур хыял, «зәңгәр төш» булып калды. Башка малайларның ничектер, минем үземнең, велосипед турында уйласам, күземнән яшь чыга иде. Адәм баласы ник үзенең сәламәт ике аягына сокланып, шатланып яшәми икән? Тиз йөрү аңа нәрсәгә кирәк икән? Кая дип гел ашыга икән ул?
 
Велосипед турындагы хыяллар безне тилертә: кемдер лапас астында көне буе тук-тук килеп ята да менә берзаман, бөтен урам малайларын шаккатырып, агач колгаларга кагылган аркылы чүркиләргә басып, биектә йөри башлый, бөтен малай өенә торып йөгерә, һәркем шундый «ходули» ясый. Ләкин бер-ике көннән ул да туйдыра. Ул арада тагын бер лапас астыннан тыкылдаган тавыш ишетелә, карыйсың, икенче бер малай урамга тачка ясап чыккан, элдертә генә, тачка тәгәрмәче гөрелдәп әйләнә, җитмәсә, аркылы тактасына үзенең ике-өч яшьлек ыштансыз энесен, аш ашап, сөт эчеп күперенгән корсаклы юеш борынлы малайны да утырткан, моны күреп бөтенебез өйләргә йөгерәбез, ике-өч көн буе эт булып, кулларны канатып тачка ясыйбыз, бер-ике сәгатькә бәхетле булабыз, ләкин, аһ... Шул вакытта урам уртасыннан теркелдәп кенә, ак мөгезле, көмештәй «бияләй энәләрен» ялтыратып тәгәрәп, велосипед уза, тачканы ташлыйсың, бугазга төен утыра, күзгә яшь тула...
 
Балачак шулай велосипедлы хыялда үтеп китте, бу хыялларны бераздан сугыш каплады һәм үтерде. Сугыш кешене, тереклекне генә түгел, хыялларны да үтерә. Хыяллар шулай үлде. Хәер, берсе калды: сугыш бетсә, бәлки, туйганчы бер ипи ашар идек. Әйе, ананас түгел, омар, йөзем, балык уылдыгы, өчпочмак, шашлык түгел, ә гап-гади кара ипи.
– Бер савыт катык белән бер кыерчык ипи ашасам, үлсәм дә үкенмәс идем...
 
Моны әйтүче малайлар яшьтәшләр арасында байтак иде.
Ә беркөнне сугыш бетте. Ач булсак та, чиксез шатландык. Сугыш бетеп, бер ел торгач, абый армиядән кайтты. Кайтышлый Казандагы Сорочий базарына кергән дә коточкыч киң мөгезле, туфракта әллә ниткән эзләр калдыра торган шинлы немец велосипеды сатып алган. Педальләре авыр, калын резинадан, аның яннары күзнең явын алырлык сары ахак челтәрле пыяла белән бизәлгән, үзе авыр, мәһабәт, серле. Ярты урам моны карарга җыелды.
 
– Өч мең дә алты йөз сум тора, – диде абый. – Хәзер шунсыз – транспортсыз – ярамый. Заманы ул түгел...
Велосипедның кургаш эмблемасына заводның исеме язылган иде: «Stеиег». Мин моны сүзлектән эзләп таптым: нибары «руль» дигән сүз генә икән.
 
Шулай икенче дөнья башланды.
Аңа утырып, җәйге кояшка карап, авыл юлыннан чабулар, урман буйларыннан чабулар, кырдан барганда борынга тыгызлап бәргән чәчәк исе – барысы да башны дивана итә иде. Әле бит велосипедның үз исе бар, анысы затлы лак, резина, машина мае исе бергә кушылган да – үләм, бетәм, яшьлек энергиясе мине кая алып бара, мин элдертәм, чабам, яшьлегемә, бәхетемә таба чабам... Мин исерек, яшьлегем белән исерек.
...Күрше Исламгали агай сөйли. Аның һәрвакытта да бераз арттырып, өстәп, кызык итеп сөйләү гадәтен беләбез... Ул әйтә, кышын җылы абзарда ирегеп яткан яшь бозауны ишегалдына беренче чыгарганда сак булырга кирәк, аяк астында балта, пычкы, чалгы булмасын, ул, ди, үзенең кая чапканын белми. Күрше хатыны әйтә, әнә, без бер елны шулай чыгарган идек, капкабыз ачык булган, урамга ук чыгып китте, чак алып кердек, күзләре тонган, ди. Исламгали агай мондый гына эффектка риза булмый, тамагын кырып ала да әйтә:
 
– Һи-и... Сезнең нәрсә ул! Урамга чыккан... Урам нәрсә ул? Әнә, безнекен быел беренче тапкыр чыгарганда капка ачык булган. – Ул, эффект көткәннәрен сизеп, бераз тын бирә. – Яңа Масрадан чак алып кайттылар (дүрт чакрым ераклыктагы авыл).
Велосипедта йөргәндә, мин дә шулай идем. Бу – бер-ике елга кадәр шулай барды, ахрысы.
 
Шул елларда авыл кибетләренә бераз хәл керде, реформадан соң шикәр кайта башлады, аннан конфет урынына яшел «драже», бераздан пыяла банкалы «конфитюр» дигән затлы ризык. Кибет шүрлегендә «Краснооктябрьские», «Казбек» исемле шәп тартмалы папирослар, «Анапа», «Вакири», «Ративани» дигән хикмәтле шәраблар (беркем дә алмый!), кыскасы, кибеттә конфитюр, хәлвә, крендель исе – баш әйләндергеч ис. Бер почмакта китаплар. Сталинның биографиясе, ВКП(б) тарихының кыскача курсы, Карпинскийның «Совет дәүләте турында әңгәмәләр»е, М.Калининның «Коммунистик тәрбия турында» дигән әсәре. Тагын бер почмакта ислемайлар «Кара-Ново», «Сирень», «Мои грезы»...
 
Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә!
 
Кичләрен су буенда яшьләр уены, бөтен фронтовик егет монда велосипед белән килә, без велосипед саклыйбыз, утырып йөрибез, мактанабыз. Ул ел җәенең үз җырлары туды, болар – «Шомыртым» һәм «Уяна таңы илемнең...» (С.Хәким). Болар тынычлыкка гимн булып яңгырадылар. Ул елда сәхнәгә «Әтнә» көе менде, агитбригада концертларында, һичшиксез, шул яңгырый иде:
Җырлыйк Әтнә көйләренә –
Җырчыларга таралсын;
Мул уңышлар үстерүдә
Безнең Әтнә дан алсын...
 
Бу җырларны ишеткән саен, кыр юлларыннан җилдереп велосипедта узган саен сугышның мәгънәсезлеге, афәте, фаҗигасе тирәнрәк сизелә иде. Нигә сугыш башлады икән ул немецлар, шундый велосипедлары була торып?
 
...Велосипедка мәхәббәтем шулкадәр көчле булган, балаларым үсә башлагач, бөтен рәхәт, мәшәкатем, яшьләренә карый-карый, аларга велосипед алу иде. Бераздан аларны ишегалдындагы такта сарайга, дачага урнаштырдык, шәһәр, поселокның бәләкәй хулиганнары аларны урлап бетерделәр, шулай да өч-дүрт зур велосипедны авылда саклыйм әле.
 
Алар миңа яшьлегемне искә төшерәләр.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.11.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»