|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2015 Мәгариф
Һаман бүки эзлиләрМәскәүнең чираттагы “күчтәнәче” – балалар бакчаларында тәрбия, милли мәктәпләрдә белем бирү бары тик рус телендә генә барырга тиеш. Татар теле дә, Россиядәге башка телләр дә илнең иминлегенә куркыныч тудыра. Бу – федераль үзәктә уйлап табылган рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту концепциясе нигезе. Тарихны ни рәвешле укытырга, кайсы вакыйгаларга басым ясарга кирәклеген өйрәткән концепция ясалганнан соң, федераль үзәк рус теле һәм әдәбиятын кайгырта башлады. Россия мәктәпләрендә аны ничек һәм нинди күләмдә укытырга икәнлеген ачып сала торган концепция проектын әзерләү күптән бара. Аның башында РФ Дәүләт Думасы, төгәлрәк әйткәндә, аның рәисе Сергей Нарышкин тора. Проекты әзер, ул җәмәгатьчелеккә чыгарылды, фикер алышырга кирәк, диләр. Әмма концепциянең бу рәвешле кабул ителүе милли республика өчен куркыныч. Ул гамәлгә керсә, татар мәгарифенә дә, мәдәниятенә дә, мәгълүмат чараларына да ясин чыгылачак. Татардан бер атама гына калу ихтималы да бар.
Бик мәзәк килеп чыккан бу концепция. Мәсәлән, проектта төп фәннәр рус телендә укытылырга тиеш, бу – белем бирүнең нәтиҗәле юлы, диелә. Ягъни аны әзерләүчеләр милли мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук барлык фәннәрне дә диярлек русча укытуны алга сөрә. Татарстанда мәктәпләрнең гомуми саны – 1417. Моңа өстәп тагын 369 башлангыч һәм тугыз еллык мәктәпләр бар. Шушы исәптән 785 мәктәп татар телендә белем бирүче уку йортлары булып санала, 200е – рус телен тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр. Әле шуны да онытмыйк: республикада 98 чуаш, 29 удмурт, 20 мари, 4 мордва, 1 яһүд, 1 башкорт мәктәбе эшли. Алар да укыту, тәрбия эшен үз телләрендә алып бара. Шулай ук татар балалар бакчаларын да санарга кирәк. Концепциядәгечә эшләсәләр, алар милли телләрдән баш тартырга тиеш булачак.
Тоташ рус телле мохит булдырырга тырышып, проект авторлары укытучыларның, тәрбиячеләрнең рус телендә камил сөйләшергә тиешлеген ассызыклый. Моңа өстәп рус теле һәм әдәбиятыннан белемне арттыру ниятеннән әдәбият, матбугат, музейлар, китапханәләр, театрлар, нәшриятлар мәгариф системасы белән берләшергә тиеш, аның өчен өстәмә дәүләт программалары булачак, имеш. Бу оешмалар барысы да рус телен өйрәтү эшенә керәшәчәк.
Әйтерсең лә, Россиядә руслардан башка бер генә милләт тә юк! Проект авторларының милли мәгариф системасы турында ишеткәннәре дә булмаган. Ә без кайда, безнең телне нишләтәсез, дип кычкырасы килә. Хәер, бу концепциянең өлгесе әлегә кабул ителмәде. Республика аның белән килешми һәм килешергә дә тиеш түгел. Аяк терәп булса да, милли мәгариф системасын саклап калырга бурычлыбыз. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да мөрәҗәгать әзерләде, Хөкүмәттә дә бу турыда сөйләшү бара. Ә җомга көнне Татарстан Дәүләт Советында “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү узды.
Федераль үзәктә дә бу концепцияне хупламаучылар бар, алар арасында – билгеле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре. Татарстанда яңа концепциягә карата канәгатьсезлек белдерү башлануын күреп, бу мәсьәләне чишү юлын эзләү өчен, Казанга Россия Президенты каршындагы рус теле буенча совет әгъзасы Людмила Вербицкая, бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсе рәисе Людмила Дудова һәм оешма әгъзасы Леонид Московкин килде. Моннан тыш Чуашстан белән Башкортстаннан да вәкилләр бар иде. Сөйләшүдә, рус телен кайгырту кирәк, әмма милли телләргә нинди урын калдырыла, дигән сорау куелды. Рус теле һәм әдәбияты концепциясе Россия Конституциясенә дә, законнарына да каршы килә, ул дәүләттә гауга чыгарырга мөмкин, дигән фикерләр ишетелде.
Яңа концепцияне төзүчеләр милли республикаларны бүки урынына күрә. Алар фикеренчә, биредә рус теле начар укытыла, БДИ, ДЙАларның күрсәткечләре начар. Рус телле булмаган мохиттә балалар үзләрен россиялеләр дип санамый дип шик белдерәләр. Гәрчә республика күп тапкыр моның киресен исбатлады. Галим Леонид Московкин да, БДИ күрсәткечләренең начар булуының статистикасы юк, нишләп аңа нигезләнеп фикер йөртелә, дип аптырый. Ул: “Милли республикаларда БДИны начар бирәләр, рус телендә камил сөйләшмиләр дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Милли мәгариф нигезендә дә рус телен өйрәнү бар. Аны укыту түбән дәрәҗәдә булуның дәлилләре юк. Билингвизм булган җирдә рус телен белү начар куелган дип әйтә алмыйбыз. Мондый документ кабул итү гауга чыгарырга мөмкин. Милли мәгариф системасын исәпкә алмау – зур ялгышлык”, – дип чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, журналистлар белән аралашканда, Людмила Вербицкая да Татарстанда ишеткән русча сөйләмне камил дип бәяләде. Моннан тыш ул рус балаларының да татар телен өйрәнүе дөрес, татарлар белән бергә яшиләр бит алар, диде.
“Түгәрәк өстәл”дә КФУ галимәсе Резеда Мөхәммәтшина: “Концепциядәгечә барлык фәннәр русчага күчсә, балалар бакчаларында бары тик рус теленнән тест уздырылса, милли мәгарифкә ясин чыгыла дигән сүз. Татарстанда тел, гореф-гадәтләр, буыннар чылбыры, гаилә кыйммәтләре буш сүз түгел, безгә алар кадерле. Туган телне белмәгән маңкортлар буыны тәрбияләнсә, бу кемгә файдага? Рус теле һәм әдәбияты сәгатьләре күп булу кешедә “россияле” дигән хисне арттыра дип уйлау – ялгышлык”, – дип сөйләде.
Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев үз чыгышында бу рәвешле язылган концепциянең икенче Украина китереп чыгару куркынычы бар, диде. “Концепция авторлары Россия Конституциясен дә, “Телләр турында”гы Законны да белми дигән хис кала. Төп канунда: “Россия гражданнары туган телендә белем алырга хокуклы”, – дип акка кара белән язылган. Ә концепциядә рус теле өстенлек итә. Килешәм: рус телен үстерергә, камилләштерергә кирәк. Тик сорау туа: кемгәдер сәгатьләр өстәлә икән, димәк, кемнекедер кими булып чыга. Мәктәпләрдә рус телен күбрәк укыту нинди фәннәр исәбенә башкарылачак? Бу эш татар теле яки башка милли телләр исәбенә башкарылыр дигән куркыныч бар.
Тигезлек, тынычлык телибез икән, баланс булсын. Рус теле һәм әдәбиятын укыту концепциясе бар икән, димәк, милли телләрне өйрәтү, бу телләрдә белем бирү концепциясе дә язылырга тиеш. Украинадагы вакыйгаларның бездә кабатлануын беркем дә теләми”, – диде ул.
“Түгәрәк өстәл” вакытында РФ Президенты Владимир Путинның рус теле һәм милләтара проблемалар советлары утырышында, рус телен кирәкле күләмдә өйрәнергә, аны камил белергә кирәк, ләкин шул ук вакытта милли телләр дә яшәргә, үсәргә тиеш, дигән сүзләре искә төшерелде. Тик бу ничек исәпкә алыныр – әлегә берсе дә әйтә алмый. Милли мәгарифне саклау эшендә Татарстан да бер ялгызы калмас дигән өмет бар. Чөнки бу проблема безгә генә түгел, Башкортстанга да, Чуашстанга да, Сахага (Якутия) да, башка милли республикаларга да кагыла. Авызларына су капкандай дәшмичә калырга тиеш түгелләр, аларның да бу хакта фикерләре мөһим. Татар, өметсез шайтан, ди. Депутат Разил Вәлиев әйтмешли, Людмила Вербицкаяның абруе зур, Мәскәүдә Татарстанның фикеренә колак салмый калмаслар, шәт.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|