поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
01.12.2015 Мәдәният

Ярамир никахны ник әти-әнисеннән башка гына укыткан? (ФОТО)

Күптән түгел редакциябезгә Апас районы Карабай авылыннан хат килеп төште. Хатта: “Фердинанд белән Ярамирны бик яратабыз. Сәхнәдәге хәрәкәтләре, “Ак каен” җыры гына да ни тора! Аларның концерты үзе бер спектакль шикелле. Ярамирның тормышын, иҗатын “Акчарлак”та яктырта алмассызмы? Эшегездә уңышлар теләп, Рәйхан, Наилә, Зәйнәб, Мәсхүдә, Рәмзия, Рамил, Мәфрүзә, Хөллия”, – диелгән иде хатта.

Укучыларыбызның гозерен искә алып, яшь җырчы Ярамирның үзе белән сөйләштек.

– Ярамир, бу синең чын исемме, әллә псевдониммы?
– Чын исемем. Әти-әнием кушкан исем. Кояшлы дөнья, мәхәббәт патшасы дигән мәгънәдә йөри.
– Казанда күптәннән яшисеңме?
– 2012 елдан бирле. Казан мәдәният һәм сәнгать универ¬ситетының театр факультетына укырга кергән идем. Әмма беренче елында ук аннан китәргә булдым.
– Нигә?
– Бар да татар телендә иде чөнки. Руслар арасында яшәп үскәнгә, авырга туры килде. 
– Ялгышмасам, син Курган өлкәсеннән...
– Әйе, Курган өлкәсенең Юлдус авылыннан. Безнең авылда 90% кеше татар телендә аралаша. 
– Әйе шул, Ярамир, сөйләмеңдә ниндидер бер акцент сизелә.
– Сизеләдер. Безнең үз диалектыбыз бар. Мәсәлән, суган бездә – “пыяз”, кишер – “сәрдәк”...
– Бүген ниләр белән мәшгульсең?
– Хәзер уемда гел уку. Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетында II курста укыйм. 
– Әти-әниең кемнәр?
– Укытучылар нәселеннән мин. Әнием Изольда гомере буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Аның туганнары да укытучылар. Әнием әле дә укыта. Әби-бабаларым да укытучы булганнар. Бертуган сеңлем Стефания дә укытучы.
– Әтиең нинди һөнәр иясе?
– Үз әтием Эдгарның эше командировкалар белән бәйле. Үги әтием Станислав авыр һәм җиңел техника йөртә.
– Үзеңнең әтиең нихәлдә?
– Аллага шөкер, исән. Әтием белән әнием миңа 5 яшь вакытта аерылышканнар. Үги әтиемне дә үз иттем. Ике әтиемә дә бик зур рәхмәтлемен. Икесен дә тигез күрәм.
– Әти-әниләреңдә рус исемнәре. Әллә ул якларда шундый исемнәр кушу модадамы?
– Ю-ю-к... Туган авылыма кайтсагыз, монда татарлар яши дип уйламаячаксыз. Күбесендә рус, чит ил исемнәре. Бу безнең руслар арасында урнашуыбызга бәйледер. Иң мөһиме: кешенең күңелендә иман булырга тиеш дип саныйм.
– Сез гаиләдә ничә бала?
– Икәү. Бертуган сеңлем Стефания белән яшь аермабыз – 7 ел.
– Өйләнгән икәнлегеңне беләм. Хатының белән дә таныштырып китсәң иде.
– Эльвира – Азнакай кызы. Бер банкетта чыгыш ясаганда таныштык. Биюче. Бик матур бии. Быел сентябрьдә Болгарга барып никах укыттык. Анда бару идеясе – минеке. Башта Казандагы мәчетләргә чыктым. Әмма бөтен җирдә дә аренда өчен акча түләргә кирәк: 2000 – 2500 сум. Ул акча миңа жәл түгел үзе, ә кемгәдер 2000 сум да зур акча булырга мөмкин.
– Болгарда аренда өчен акча алмыйлармы?
– Миннән алмадылар, башка кешеләр турында белмим. Күп кеше Болгарга барып никах укытканыбызны текәлек дип әйтергә мөмкин. Ә чынлыкта ул алай түгел. Минемчә, мәчеттә аренда өчен акча түләнергә тиеш түгел. Ул – Аллаһ йорты. Сәдаканы аңлыйм, анысын калдырабыз...
– Никахта кемнәрегез булды?
– Болгарга бер машинага гына утырып барганга, бик аз кеше идек. Хатыным Эльвирадан кала, фотограф белән ике кеше генә сыя иде. Ара ерак булганга, үз әти-әнием никахка килә алмады.
– Ара күпме?
– 1400 чакрым. 
– Эльвира белән холыкларыгыз туры киләме?
– Ул тыныч, ә мин тиз кызып китеп, шунда ук сүнә торган кеше. Кайчакта соңыннан үкенеп тә куям. Эльвираның тыныч булуы әйбәт тә үзе.
– Тамашачы сине танылган җырчы Фердинанд Сәләхов белән күреп ияләнде. Нишләптер соңгы араларда бергә күренмисез?  Аннары, икегез турында әллә нинди гайбәтләр дә йөрде...
– Бергә күренмәвебезнең сәбәбе бар. Быелның августыннан бирле бергә эшләмибез. Финанс буенча сүзгә килдек. Гайбәтләргә килгәндә, артист халкын ничек тә булса сөйләргә кирәк булганга, халык риваятьләр уйлап чыгара инде. Фердинанд абый белән бергә күренмәвебезнең икенче сәбәбе – консерваториядә укып йөрим. Концертлар икенче планда. Максатым – опера җырчысы булу. Хәйдәр абый Бигичев сыман опера җырчысы булып, татар халык җырларын башкарасым килә.
 
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 01.12.2015
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»