|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.06.2009 Хатлар
НӘЗЕР НӘСЕРИреннәремне кытыклаган кояш нурын чеметеп кенә эчәм дә, елмаеп куям. Якты дөнья, минем өчен яратылгансыңдыр син, әйе бит?! Әнә, болытлар да миңа гына күз кыса, узып баручы кешеләр дә миңа гына соклана... Онытылып, дөньяга гашыйк булып утырам! Тик озакка түгел. Эх, дустым! Миңа сокланучы, миңа карап елмаючы дустым! Ялгышасың син... Елмаеп яши, дисең! Ә ул елмаюның миңа ничек бирелгәнен беләсеңме? Замана кешеләре йөзендә ясалма елмаю, дип тә өстисең. Ә ул ясалма елмаю өчен җаннарының күпме газапланганын, хәсрәт яраларыннан кан сыгылып, акылга чәчрәгәч, тешләп каналган иреннәрне җәю җиңел дип уйлыйсыңмы? Ә син көләсең. Шул елмаюларны саклап калыр өчен бер тапкыр гына тырышканың булдымы? Ә мин менә көнозын шул адәмнәр, күбрәк елмайса, күңел күзләре ачылмасмы, дип, күз кысып утырам.
Карама! Карама, дим миңа алай! Кояшта чагылган күзләрем елмайганга кысылмаган бит... Ник көләсең? Күбәләкләр белән аралашып, җилләр белән серләшеп утыручы хыялый бала икәнемне син төртеп көлмәсәң дә беләм! Тиздән, бик тиздән гомер узып китәсен, сагыз кебек буыннарның шытырдап катасын, чәчләргә чал кунып, бөртек-бөртек, җилгә тараласын да беләм. Канатларның җиргә сеңәсен дә... Син дә миннән озак тормассың, бәлки. Хәер, яшәрсең әле син, яшәрсең. Көлгән кеше озак яши, диләр бит.
Юк, кирәкми! Төшермә мине фотога! Әнә, янәшәдәге матурракларны төшер. Борыныма кунган тузан бөртегеннән кәмит табып утыруыңмыни әле?!
...Иртәгә кояш нурының бер тамчысын да эчә алмам, бәлки, колак очларын гына кытыклап китәр. Әйтерсең, кояшка әйтерсең: ул әле кайтачак, диярсең! Онытма, яме!
Иртәгә инде алтын чәчләремне җилдә уйнатмам... Берничә көннән ак атка атланган мамык хисләрем дә җанны телгәләп, күккә юл алыр. Син килерсең, узып киткәндә елмаерсың. Ак канатларыма сокланып, аларга ияреп очарга теләрсең... Мин югалырмын, тик озакка түгел. Киләсе ел язында үзем белән игез парларым да дистәләгән булыр. Аларга да сокланырсың. Тик! Югалтма! Бер ел эчендә матурылыкны күрә белү сәләтеңне генә югалтма, дустым! Ә мин, синең кебек, дөньямны онытып елмаерга өйрәнеп килермен киләсе язда!
Озак онытмассың әле син ишек алдында үскән тузганак чәчәгеңне!
ХЫЯЛЫЙ |
Иң күп укылган
|