|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2015 Сәясәт
Россия Мәдәният министрлыгы ТӨРЕКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлекне кичекмәстән туктатырга сорыйРФ мәдәният министры Владимир Мединский Татарстан, Алтай, Башкортстан, Саха (Якутия), Тыва, Хакасия республикалары җитәкчеләренә ТӨРЕКСОЙ Халыкара төрки мәдәни оешмасы белән элемтәләрне кичекмәстән туктату турында хөкүмәт телеграммасы җибәргән. "Россия Мәдәният министрлыгының РФ субъектларының ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы белән элемтәләрен кичекмәстән туктату кирәклеге турындагы позициясен сезгә җиткерәм", - дип "Известия" телеграмма текстын җиткерә.
Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) төрки дәүләтләрне берләштерә. Оешманың төп максаты - төрки халыкларның уртак матди һәм мәдәни истәлекләрен саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру масаты белән, төрки халыклар белән хезмәттәшлек итү. Төрки мәдәниятне һәм сәнгатьне бергәләп үстерү буенча Алматыда 1993 елның 12 июлендә булдырылган. ТӨРЕКСОЙ составына суверен дәүләтләрдән, федераль субъектлардан яки өченче илләрнең автономияле төбәкләреннән 14е кергән.
--- |
Иң күп укылган
|