поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.11.2015 Җәмгыять

Мехендины ирләр ник ясата?

Соңгы вакытта күпләр татуировка урынына мехенди ясата башлады. Аның турында күптән ишетеп белсәк тә, шушы бер-ике елда ул аеруча популярлашып китте. Яңа танышым Ландыш Гарифуллина да аңа баштарак хобби буларак кына караса, хәзер ул аның төп эшенә әверелгән.

– Ландыш, нәрсә соң ул мехенди?
– Кына ярдәмендә тәнгә рәсем төшерү сәнгате, ягъни мехенди, моннан биш мең ел элек Африка, Һиндстан, Төньяк Азиядә барлыкка килгән. Ул баштарак бер йола буларак кулланылган. Әйтик, гарәп хатыннары мехенди бәхетсезлектән саклый дип ышанган. Хәзер исә без аңа фәкать тәнне бизәү чарасы буларак кына карыйбыз. Россия йолдызлары арасында да кына белән рәсем ясатучылар бар. Җырчыларның клип­ларында күрергә була аларны.
 
 

– Ә кына тәндә күпме вакыт саклана?
– Ике-өч атна. Аннары әкренләп юыла башлый. Соңыннан аны мунчала белән яхшылап ышкып юып төшерәсең. Кына дигәндә, кайберәүләр чәч буйый торганын күз алдына китерә, ә рәсем төшерә торганы аның аерым була.
 
 
 
– Рәсемнәрне каян табасыз?
– Элегрәк интернеттан ала идем, хәзер тәҗрибәм арта, үзем уйлап чыгарам, фантазиямне эшкә җигәм. Төрле җәнлекләр, елан, балык, күбәләк сурәтләрен ясауны сорыйлар, әмма ислам динендә аларны ясау тыелганга күрә, андый эшкә алынмыйм. Гарәп хәрефләре белән дә язуны хупламыйм. Чәчәкләр, шәрык стилендәге бизәкләрне кулланам.
 
 

– Кынаның зыяны бармы?
– Табигый кынаның юк. Ул җирән төстә була, аның белән ясалган рәсем коңгырт төскә керә. Ә менә кара, ак, зәңгәр, яшел һәм башка төсле кыналарга буяу кушалар. Ул аллергия бирергә мөмкин, диләр. Кынаның куллану вакыты чыкса, дөрес сакланмаганга да булырга мөмкиндер ул. Шунысы да бар, төсле кына биш кенә көн тора, аннары юылып төшә.
 
– Рәсемнәрне күбрәк тәннең кайсы җиренә ясаталар?
– Кул чугына, аякларга, муенга, аркага ясаталар. Дөресен әйткәндә, сезонга карап, кышын кул чугына һәм муенга. Җәен, әлбәттә инде, кайда нинди ачык урын бар, шунда.
 
Ландышның әйтүенә караганда, мехендины күбесенчә матур күренергә теләгән кызлар, ирләренә сюрприз ясарга уйлаган ханымнар, татуировка ясатырга кыюлыгы җитмәгән, аны эшләтергә әниләре рөхсәт итмәгән яшьләр ясата, хәтта ирләрнең дә килгәне бар ди. Моңа аптырарга кирәкмидер дә, һәркемнең үзенчәлекле күренәсе килә бит. Шуның өстенә мехендиның зыяны да юк, тәнгә бернинди авыр­туларсыз төшерелә, туйдырырга да өлгерми. Үземнең дә нигәдер мехенди ясатып карыйсы килеп китте. Кызык­тым!
 
 
 
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 26.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»