|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2015 Сәясәт
Эрдоган Россиянең бәреп төшерелгән Су-24 самолеты өчен гафу үтенергә җыенмыйТөркия Президенты Реджеп Тайип Эрдоган илнең Хәрби һава көчләре Россиянең Су-24М бомбардировщигын бәреп төшергән өчен гафу үтенергә җыенмый. Төркия дәүләте башлыгы бу хакта Американың CNN телекомпаниясенә интервьюда белдергән, дип хәбәр итә ТАСС. "Минемчә, гафу үтенергә тиеш ил булса да, бу без түгел. Безнең һава киңлеген бозучылар гафу үтенергә тиеш тә", - дип белдергән Төркия лидеры. Искәртеп узабыз: Төркиянең F-16 истребителе сишәмбе көнне Россиянең Су-24М бомбардировщигын бәреп төшерде, Әнкара раслаганча, ул Сүрия чигендә илнең һава киңлеген бозган.
РФ Оборона министрлыгы белдергәнчә, Су-24М бары Сирия территориясендә генә очкан һәм "Төркиянең һава киңлеге бозылмаган". Россия Президенты Владимир Путин бомбардировщикка һөҗүм Россия-Төркия мөнәсәбәтләре өчен "җитди нәтиҗәләргә" китерәчәк дип кисәтте.
--- |
Иң күп укылган
|