поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.06.2009 Спорт

УЛ БӨЕК ИДЕ, ЛӘКИН...

Көрәшче Шәзам Сафинның күтәрелү һәм төшү тарихы. (өзек).

Александр МАЗУР, грек-рим көрәше буенча дөньяның авыр үлчәүдәге 1955 елгы чемпионы, СССРның атказанган спорт остасы, СССРның атказанган тренеры, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:

– Сафинны мин аңа кадәр ишетеп һәм ярышларда күреп белсәм дә, якыннанрак ул Олимпия уеннарына әзерләнүче командага килеп кушылгач таныштым. Егерме яше дә тулмаган, ил чемпионы булырга да өлгермәгән япь-яшь егетнең дөньядагы иң зур спорт ярышына – Олимпия уеннарына әзерләнүче командага алынуы ул чакта күпләрне, шул исәптән минем үземне дә баштарак аптырашта калдырды. Әмма әзерлек чорында аның келәмдәге җитезлеген, көндәшләрен бик яхшы тоя белүен, көрәштәге алымнарны яхшы үзләштергән булуын күргәч, аның яхшы көрәш мәктәбен үткәнлеген һәм гомумән көрәшер өчен туган кеше икәнен аңладым. Аның тәнендәге мускуллары бик сизгер иде... Келәмгә чыккач, ул көндәше көтмәгән алымнарны бик оста башкарды. Көндәшләре нинди дә булса бер алымга бара башлауны ул алдан ук ниндидер бер тән сиземләве белән тоеп алып, аларны узып эш итте. Бик катлаулы алымнарны да искиткеч бер җиңеллек белән башкарды.

 

Сергей ПРЕОБРАЖЕНСКИЙ, СССРның атказанган тренеры:

– Совет олимпиячеләре катнаша башлау Уеннар тарихында яңа чорны ачып җибәрде. Ике лагерьга бүленгән дөнья кайсысының көчлерәк икәнлеген ачыклауны тыныч шартларда, спорт мәйданнарындагы көч сынашларында дәвам итте. Совет олимпиячеләреннән иң беренче алтын медальгә 1952 елның 20 июлендә диск ыргытучы Нина Ромашкова (Пономарева) ия булды. Бу төрдә ярышкан кызлардан Елизавета Багрянцева белән Нина Думбадзе көмеш һәм бронза медальләр яуладылар.

 

Александр МАЗУР:

– Классик көрәш осталары «Мессухалли» спорт сараендагы залга җәелгән келәмнәргә 26 июльдә чыктылар. Сигез мең тамашачыга исәпләнгән залда бер генә буш урын да юк. һәркем үзенең яраткан көрәшчесенә көч өстәргә теләп кычкыра, кулларын бутап ниндидер киңәшләрен бирергә тырыша. 67 килограммга кадәрге җиңел үлчәүдәгеләрдән игътибар үзәгендә, билгеле инде, дүрт ел элек Лондонда узган Уеннарда алтын hәм көмеш медальләр яулаган швед Фрей белән норвегияле Эриксон тордылар. Фрей бу юлы да келәмдә үзен хуҗаларча тотты. Кемгә генә каршы чыкмасын, аны аркандай нык куллары белән кочып алып, ничәмә-ничә еллар буена күнегелгән гадәте буенча үзе аркылы әйләндереп сала барды. Көндәшләре аның бу алымны кулланасын алдан ук белсәләр дә, каршы тору өчен бөтен көчләрен куйсалар да, швед иртәме-соңмы барыбер үзенекенә иреште, икесен келәмгә чыгуга ук аркаларына салды, өченчесеннән баллар белән өстен булды.

Сафинга беренче көндәшкә төрек пәһлеваны Акбулат туры килде. Шәзам җир йөзендәге иң зур бәйгегә чыга. Югалып калмасмы? Безнең тренерларның, спорт оешмалары җитәкчеләренең бөтен игътибары аңа юнәлгән. Менә ул, зифа буйлы, сылу гәүдәле, беләкләре, кул, аяк, бил мускуллары уйнап торган чибәр егет, келәмгә атлый. Мондый матурлыкка битараф булып кала алмаган тамашачы да аны сокланып күзәтә. Егет исә ашыкмый, беренче минутта ук өстенлеген күрсәтергә теләп көндәшенә ташланмый, аңа һөҗүм итәргә ирек куя. Ә теге, безнең көрәшченең үзенә юл куюыннан канатланып китеп, алга омтыла. Сафинга шул гына кирәк тә, ул көндәшен җайлап кына кочаклап ала да күкрәге аша келәмгә ыргыта. Акбулатның сикереп торып яңадан килеп ябышуы була, янә келәм өстенә барып төшә. Ул да түгел, безнең көрәшче көндәшен аркасы белән келәмгә кыса. Ул кыса, ә тегенең бирешәсе килми, «күперчек»кә яткан да борылып торырга маташа... Мондый хәл шактый озак, берничә минут дәвам итә. Алай да төрек егете астан чыгуның җаен таба. Әмма Сафин моның белән генә тынычланмый, һөҗүм арты һөҗүм оештыра, Акбулатның аягында басып торырлык та хәлен калдырмый. Ул арада очрашуның вакыты бетүне белдереп судья сыбызгысын сызгырта. Келәм белән янәшәдә очколар буенча безнең спортчының җиңүен белдереп кызыл төстәге ут кабына.

Икенче әйләнештә безнең көрәшчегә тагын да көчлерәк көндәш – дүрт ел элек Лондондагы Олимпия уеннарында көмеш медаль алган норвегияле Оге Эриксон туры килде. Сафинның бу юлы башкачарак юлны сайлаганлыгы күренде. Келәмгә чыгуга ук ул дәһшәтле көндәшенә үзен өйрәнеп торырга да ирек бирмичә, аны күтәреп алып аркасына тәгәрәтте. Моны чиста җиңү дип тә бәяли алган булырлар иде, ләкин ниндидер бер билгесез татарның дөньядагы иң көчле көрәшчеләрнең берсе булган атлетны болай тиз аркасына салуын танырга теләмәделәрме, судьялар никтер күрмәмешкә салышты. Шәзам исә мондый хәлдә аз гына да югалып калмады, һаман һөҗүм итүендә булды. Көрәшә башлауларына өч минут та үтмәде, көндәшен ул берәү дә бәхәсләшә алмаслык итеп келәмгә сылап куйды.

 

Сергей ПРЕОБРАЖЕНСКИЙ:

 – Сафинга чын-чынлап менә шул чакта гына игътибар иттеләр бугай. Безнең көрәшче очрашудан-очрашуга ныграк ачыла барып, тамашачыларның гына түгел, көрәш белгечләренең, башка командалар көрәшчеләренең, тренерларының да игътибарын җәлеп итте. Әгәр моңа кадәр залда аңа көч өстәргә теләп кырык-илле татар шаулап, сызгырып, кычкырып утырган булса, инде барысының да игътибары шушы чибәр егеткә күчте.

 

Александр МАЗУР:

 – Бу көнне әле Сафинга тагын бер көндәше – данияле Патерсон белән дә очрашырга туры килде. Яңадан да шул ук тактиканы кулланып, көндәшенә сулышын яңартырга да ирек бирмичә, hөҗүм арты hөҗүм оештырып, ул исәпне җиде: нольгә җиткерде.

Аңа кадәр җиңелү ачысын татымаган чех Микулас Атанасов та Сафинга өч кенә минут каршы тора алды. Шуның белән безнең көрәшче финалда көрәшү хокукына ия булды. Анда да җиңгән очракта ул – чемпион, җиңелсә дә үкенерлек түгел, көмеш медаль алачак. Күпләребез ул чакта шулай дип уйлады. Чөнки безнең спортчыга үтә көчле, бик тә тәҗрибәле, дүрт ел элек Лондонда үткән Уеннарда шушы үлчәү авырлыгында җиңгән Густав Фрей белән көрәшергә кирәк иде.

Классик көрәш осталарының финалдагы очрашулары 27 июльгә билгеләнде. Шул ук «Мессухалли» залын тутырган сигез мең тамашачы тарихта моңа кадәр күрелмәгән көрәш карарга әзерләнде. Судьялар башта келәмнәргә иң җиңел, җиңелчә һәм ярымҗиңел үлчәүләрдәге пәhлеваннарны – безнең Борис Гуревич белән италияле Игнацио Фабраны, Яков Пункин белән венгр Имре Поякны, ливанлы Зәкәрия Цихаб белән венгр Имре Ходошны чыгардылар. Бу очрашулар Гуревич белән Пункинга алтын медальләр китерде. Артем Терянның бронза медаль яулавы да уңыш дип бәяләнде.. Алардан соң алып баручы судья чираттагы парны дәште.

 – Сафьин Шазам... Совьет Юнион...

Келәмнең кызыл төскә буялган почмагына яшь кенә, әмма таза гәүдәле, зифа буйлы егет чыгып басты.

 – Фрей Густав... Шведен...

Яшел төс белән билгеләнгән каршы якта какча гәүдәле, тәнендә бер чеметем дә мае чалымланмаган, гүяки сеңгерләрдән генә торган, келәмдә тәгәри-тәгәри борыннары яньчелеп беткән ир уртасы кеше пәйда булды. Бу үлчәү авырлыгындагы иң көчле көрәшче, «Тимер кеше», «Карт төлке» кушаматлары алган данлыклы Густав Фрей...

Соңрак безнең газеталар, журналлар бу мизгел турында болай дип язарлар: «Көрәш келәменең ике ягында ике батыр – үзләрен һәм физик, һәм рухи яктан тәрбияләгән ике җәмгыять вәкилләре басып тора... Яшел төс белән билгеләнгән якта – швед, капиталистик ил вәкиле... Аңа каршы – кызыл төс белән билгеләнгән якта кызыл флаглы илдән, җир йөзендә яңа җәмгыять корырга алынган Советлар Союзыннан килгән комсомолец егет... Кайсысы җиңә, шул чемпион була, алтын медаль ала, Олимпия педьесталының иң югары басмасына күтәрелә, бөтен дөньяга таныла... алтын медальгә ия була. Шуның белән үз илен, үзен тәрбияләгән халыкны, аның хөкүмәтен, үзе яшәгән мохитне данлый.»

 

Александр МАЗУР:

 – Менә аларны уртага чакырдылар. Көрәшчеләр бер-берсен сәламләп hәм хәрәмләшмәскә сүз куешкандай кул биреп күрешәләр... Советлар иле дигән, сугыш хәрабәләреннән арынып кына килүче СССР спортта аларга әле бик үк таныш түгел, Ә Фрейны инде күптәннән ишетеп тә, күреп тә беләләр. Ул алар өчен – җиңелмәс батыр, «Корыч кеше», «Карт төлке»... Менә ул безнең көрәшчене биленнән кочып алып, ике кулы белән «йозакка бикли» дә, янбашы аша әйләндереп сала … дигәндә ... келәмгә үзе барып төшә. Моңа тамашачылар гына түгел, судьялар да ышанырга теләми. Ләкин телисеңме-теләмисеңме, алым ясалган, ул тиешенчә бәяләнергә тиеш. Сафинга бер балл языла. Көрәшне дәвам итәргә боерып судьяның сыбызгысы яңадан яңгырауга, Фрей көндәшен яңадан да кочагына алырга омтылды. Сафин бу юлы да аның «бросок с прогибом» алымына әзерләнүен тоеп, аңа тагын да якынгарак килде. Һәм көндәше бу юлы да, аны әйләндереп салам дип кискен хәрәкәт ясауга, аякларының ничек келәмнән аерылганын, ничек очып киткәнен сизми дә калды. Безнең көрәшче шведның яраткан алымын әкренрәк ясавыннан файдаланып, аның кулларын һәм гәүдәсен кысып тоткан хәлдә «прогиб» белән аның үзен әйләндереп җибәрде. Башка берәү булса, болай ыргытудан аркасына ук барып төшкән булыр иде. Тәҗрибәсе, осталыгы гына Фрейга hавада очып барган җиреннән бөтерелеп аякларына төшәргә булышты, ул «күперчек»тә калды. Сафин исә яшен тизлеге белән аның өстенә сикерде, торгызмыйча тотып торырга, аркасын келәмгә тидерергә тырышты. Швед мондый кыен хәлдән чыгуның җаен тапса да, ике минут дигәндә ике балл оттырып баруны күз алдына да китерә алмый иде. Һәм ул яңадан да һөҗүмгә ташланды. Ләкин «корыч кеше» ничек кенә тырышмасын, яшь көрәшчегә ачкыч таба алмады. Ул Сафинның көрәшү серенә төшенә алмады... Фрей, атаклы Фрей нинди дә булса алым кулланасы килеп хәрәкәтен башларга да өлгерми, көндәше аның нишләргә теләвен шундук аңлап алып, каршы алым кулланды. Ул да түгел, Сафин яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен келәм читенә бәреп чыгарды. Моның өчен тагын бер балл алды. Алты минут узып, партерда көрәшү өчен шобага салгач, беренче ике минутны өстә торырга Фрейга чыкты. Ул инде оттырып баруын сизә иде, шуңа да бөтен тәҗрибәсен файдаланып исәпне үз файдасына үзгәртергә теләде. Ашыга, кабалана башлады. Тик көндәше аның hәр омтылышын алдан ук сизеп, hәрьюлы каршы алым куйды. Алай гына да түгел, аста яткан хәленнән шуып чыгып, шведны келәмгә әйләндереп салды. Шуның белән өстенлеген тагын да ныгытты. Аннары инде үзенә дә көндәше өстенә ятып көрәшергә чират җитте. «Корыч кеше», җиңелеп барганын аңлап, мондый хәлдән чыгу өчен нинди дә булса этлек уйлап чыгарырга маташты. Ул безнең көрәшченең бармакларын кысып тотып, аларны сындырырга, шуның белән көндәшенә җәрәхәт ясап, аны ярыштан чыгарга мәҗбүр итмәкче булды. Келәмдәге судья исә аның мондый әшәкелеген әллә күрмәде, әллә күрмәмешкә салышты, кисәтү ясарга ашыкмады. Сафин аста яткан көндәшен биленнән кочып келәмнән аермакчы була, ләкин теге һаман аның бармагын каера, «йозакка бикләнү»дән чыгуның җаен эзли. Бармак сеңгеренең өзелергә җитеп шартлаган тавышын, ниһаять, судья да ишетә, ул көрәшне туктатып, шведка кисәтү ясый...

Очрашу төгәлләнергә өч минут калгач, көрәшчеләрнең икесен дә уртага чакырып, бер-берсенә каршы бастырып куйдылар. Шунда Фрейның бик тә арыганлыгы, көндәше башлаган алымнарга каршы торырлык хәле калмаганлыгы күренде. Ә яшь егет, әйтерсең, келәмгә әле генә чыккан, тукталырга, сулыш яңартырга исәбендә дә юк. Менә ул яшен тизлеге белән алга ыргылып, көндәшен тагын келәм читенә бәреп чыгарды. Моның өчен тагын бер балл алды. Бер минут та үтәргә өлгермәде, шундый ук җитезлек белән тагын hөҗүм итте.

Аннан соңгы минут тынычрак узса да, швед тиз генә аңына килә алмады, Сафин исә, берничә баллга алда барам дип, артык ашыкмады да. Очрашу төгәлләнеп килгәндә, оттырып баруын сизгән швед янә активлашты. Ул да түгел, тагын нәрсәдер буласын көтеп торгандай, тынлык урнашты. Шуны гына көтеп утыргандай, кемдер бөтен залга ишетелерлек итеп татарча кычкырып җибәрде: «Са-а-л, әйдә!..» Шәзам янә алга омтылды. Ул яңадан да көндәшен кысып кочаклады, аны бөтереп ыргытырга теләде. Бу юлы алым (бросок с прогибом) тагын да кискенрәк ясалды һәм Сафин үзе дә көндәшеннән аерыла алмыйча келәм читенә үк йөгереп чыкты. «Карт төлке» келәмгә тәгәрәде, ә үзе күтәрелергә базмыйча гына яткан җиреннән сөзеп судьяларны күзләде. Тегеләрнең икешәр бармакларын күтәрүләрен күрү аны бөтенләй бетерде. Димәк, совет спортчысы тагын ике балл алган дигән сүз. Шуннан соң ул: «Күпме кеше белән көрәшергә туры килде, әмма Сафин кебек остасын күргәнем булмады», дигән.

 – «Мессухалли» залындагы келәмдә Сафин җиңеп чыккач, безнең кебек үк нык сөенүчеләр Финляндиядә яшәүче татарлар булды. Аларның ниләр кыланганнарын күз алдына китерсәгез икән. Сашаны алар «Безнең Шәзам, безнең Шәзам!..» дип кулларыннан төшермәделәр.

СССР Министрлар Советы каршындагы физкультура hәм спорт комитетының 1952 ел 28 июльдәге 781нче приказы белән Шәзам Сафа улы Сафинга «СССРның атказанган спорт остасы» исеме бирелде. Журналистлар үзләренең язмаларында аны «Көрәш келәмендәге рыцарь» дип атадылар.

Ил үзенең геройларын олылап каршылады. Олимпия чемпионнарын халыкка күрсәтергә дип хәрби частьларга, завод-фабрикаларга, югары уку йортларына, мәктәпләргә йөрттеләр.

 

Рамил КУРАМШИН:

 – Олимпиададан соң, июль азакларында, Шәзам абый Кучкай Пожарына да кайта. Авыл халкы һәм педагогия училищесында укучылар аны Сергач тимер юл вокзалына барып, бик зурлап, тынлы оркестр белән каршылыйлар, училищеда оештырылган очрашуга алып китәләр. Шәзам абый анда үзенең Уеннарга ничек әзерләнүе, Хельсинкида ничек көрәшүе турында тәфсилләп сөйли, сорауларга җавап бирә. Очрашудан соң болын буйлап борыла-борыла аккан Пиана елгасы буена төшәләр.Шунда кыюрак егетләр Олимпия чемпионының җегәрен сынап, аның белән көрәшеп карарга булалар. Әмма Шәзам абый аларны капчык кебек кенә ыргыта бара. Училищеда укытучы бер спорт остасы да көрәшергә чыга. Чемпион аны да бик тиз тәгәрәтә. Шәзам абый үзенең осталыгы белән егетләрне шулкадәр сокландыра ки, каникулдан килгәч, училищеда укучы егетләр көрәш түгәрәге оештырып, шунда шөгыльләнә башлыйлар.

 

Таһир СӘЛАХЕТДИНОВ, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры:

– Безнең ил спортчыларының Олимпия уеннарында катнаша башлавы, Хельсинкида яуланган җиңүләр, ирешкән уңышлар халыкта спорт белән кызыксынуны тагын да арттырып җибәрде. Чемпионнарга охшарга тырышып бик күпләр балаларын физкультура-спортка бирде. Мин дә Мәскәүдәге классик көрәш секцияләренең берсенә йөри башладым. Атаклы чемпион белән танышуым да шул елларга туры килә.

Сафин безнең барыбыз өчен дә бик зур кеше, спорт күгендәге иң якты йолдызларның берсе иде. Соңрак физкультура институтында укып, белгечлек үзләштергән елларда мин барлык Олимпия уеннарындагы, дөнья чемпионатларындагы көрәшләрне өйрәндем. Шул чакта узган гасырның илленче елларында Шәзам Сафин кебек матур көрәшүче булмаган икән дигән фикергә килдем.


Илдус ИЛДАРХАНОВ
Казан утлары
№ 6 | июнь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»