поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.11.2015 Җәмгыять

Илсөя Бәдретдинова: "Бәхетлеләр идек без"

Бала чакта өйгә ашарга да алып кереп булмый иде безне, ә хәзер балаларны һава суларга да урамга чыгарып булмый, кайталар да компьютер каршына утыралар. Минем малай, бәләкәй чагымны сөйләсәм, шаркылдап көлә, «Бәхетсез булгансың», – ди. Бәхетсез дип инде...

Шундый кызык булып хәтердә калган балачак, ичмасам, искә төшереп сөйләрлеге бар. Әби мичтә пешкән ипине сындырып алып, өстенә шикәр комы сибеп тоттыра иде дә чыгып чаба идек. Әле кайвакыт кайнатма да эләгә. Урамда ничә бала бар – бөтенебездә бер төрле «деликатес». Шуны бер генә тешләп карап... җиргә төшереп җибәрәсең дә... туфрагы белән шатыр‑шотыр китереп ашыйсың.
 
Әти капка төбенә бер трактор ком алып кайтып бушата иде. Урам балалары шунда җыела. Бер якта малайлар машина-машина уйный, ә без – кызлар – икенче якта ватык стакан кыйпылчыклары астына чәчәк тыгып калдырып, комга күмәбез, комнан пирожкилар «пешерәбез»... Әле ул ватык савыт‑саба кыйпылчыкларын авылның икенче башындагы чүплектән җыеп кайтасың бит. Кар эреп бетү белән, җирдә казына башлый идек, кулдагы «чеби»ләрнең ничек әрнегәне бүген дә истә.
 
Ә кыш көннәрен хәтерлисезме? Нишләптер без бәләкәй чакта кары да күп була иде аның. Киез итек тулы кар. Әтинең тирес түгә торган калай тазына утырып чана шуасың, Кар бабай ясыйсың... Кып‑кызыл булып арып‑талып кайтып керә идек караңгы төшкәч. Иң кызыгы шунда – беребез дә чирләп ятмый. Хәзерге балалар кебек минут саен кул юу дигән нәрсә дә юк иде. Ул вакытта кем җиләк-җимешне юып ашаган, велосипедта чапканда, кем махсус костюм кигән?! Шуның белән бәхетле дә идек инде без...

---
Шәһри Казан
№ --- | 22.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»