поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
23.11.2015 Язмыш

Җәза

Ул редакциягә һәрвакыт шаулап-гөрләп килеп керә. Бу юлы өстендә өр-яңа кием, ак төс бик килешә икән үзенә, йөз-кыяфәтенә дә, тфү-тфү, күз тимәсен, бераз яшәреп тә киткән сыман. – Шулайдыр, – дип ки­лешә ул үзе дә. – Әмма кү­ңел тыныч түгел. Мине бит кешегә санаучы юк. Белә­сеңме, мин кем – бомж мин, бомжның да әле ниндие?! Хатын, балалар өйгә кертми, пенсия алмыйм, торыр җирем юк, пропискам авыл читендәге бушлыкта...

Күңелендәге тынычсызлык бик сизелә. Ул элеккечә үк бәргәләнә, кабалана. “Әле менә монда алып ки­лергә дип бик күп документлар әзерләгән идем. Шуларны алырга онытканмын, – дип сөйли ул. – Төр­ләмә станциясенә кадәр 12 километр араны йөге­реп-чабып мендем. Күргән-бел­гәннәр, юләр Дамир һаман шул икән, дигән­нәрдер инде. Нишлим, машинам юк, кул күтәрсәм – утырта­лармы-юкмы әле? Дөресен әйткәндә, бер кешегә дә өметем калмады.  Дөрес, мине авылда кызганучылар күп. Әмма кызгануны тотып карап та, кесәгә салып та булмый. Мин йорт-җирсез, мал-мөл­кәтсез, туган-тумачасыз, дус-ишләрсез, якыннарсыз калган бер адәммен. Иң яхшы кешем – әнием бар иде. Ул инде мәрхүм. Хатынга ышаныч юк, ул хатын түгел, аны хатыным дияргә телем әйләнми. Карак урласа, стенасын калдыра, янгын чыкса, көле кала. Хатын өйне дә, җирне дә саткан. Берни калмаган. Шундый буламы хатын?”
 
Дамир сүзен дәвам итә:
 
– Берәү эт алып үстергән дә шуның белән ауга киткән, ди. Каршыларына куян килеп чыккан. Куянга атам дигәндә ядрә этнең күзенә эләккән. Эт, ху­җасына озаклап карап тора да, урманга кереп кача. Бераздан эт тагын хуҗасының юлында очрый һәм  шул ук хәл кабатлана. Эт хуҗасыннан өметен өзә, тагын атар дип курка.  Мин дә шушы халәттә. Кайдан нәрсә килеп чыгасын, хатынның да, ба­ла­лар­ның да миңа ни  кылачакларын белмим. Гел явызлык көтеп яшим. Иртән ни уйласаң, кичен шул була дигәндәй, явызлык, яманлык озак көттерми үзе.
 
Мактыйлар да, салып таптыйлар да
 
Аны белүемә байтак гомер инде. Заманында “Норлат” сов­хо­зы­ның алдынгы шоферы иде ул. Сов­хозның ул вакыттагы (1978–1985 елларда) җитәкчесе Раил Зыят­диновның: “Тәүлекнең те­ләсә кайсы вакытында юлга чыгарга әзер ул, – дип мактаганы хәтеремдә. – Машинасы һәрчак төзек булыр, үзе хәмернең ни икәнен дә белми. Ерак юлларга да аны чыгарып җибә­рәбез”.
 
 
 
Фермерлык хәрәкәтенә юл ачылгач, Дамир, ике дә уйлап тормастан, шул эшкә алынды. Туган авылыннан әллә ни ерак булмаган ун гектарда ашлык үстерүгә кереште, техника сатып алды. Эше уңышлы гына башланып киткән иде сыман, макталган, үрнәк итеп куелган вакытлары еш булды, эше ул теләгәнчә булмаганда хатынын, балаларын ияртеп, плакатлар күтәреп  пикет оештырырга да күп сорап тормады,  Мәскәүгә, Кызыл Мәйданга кадәр барып җиттеләр, үстергән бөртеген кая илтеп тапшырырга белмәгән бер мәлдә партия өлкә комитеты бинасы каршына ашлык алып килеп бушаткан чагы да булды.  Эшкә бик һәвәс булды, көче, җегәре ташып торды, тора-бара дуамаллыгы да хәттин ашты. Шуңа да әле мактала, әле салып таптала иде.
Дамир  элек-электән бик кычкырып сөйләшә. Ул сөйләгәндә, чын әгәр, стеналар дерелдәп тора. “Тавышым аркасында макталган вакытларым да, алданган чакларым да булды, – дип хәтер яңарта ул. – Армиядә төрле тантаналарда доклад бирү миңа йөкләнә иде. Уку-өйрәнү полигонында 170 солдатлы тантанада чыгыш ясаганым булды. Монысы тавышым аркасында булган уңай хәл!
 
 
Алдануым да булды, дидем. Анысы менә ничек:  мине дүрт хатынга өйләнгән дип сөйлиләр бит инде. Законлы бер хатын белән генә яшәдем. Шулай, өченче хатынга өйләнергә җыенып йөргән вакытым. Бакча тирәсендә нәрсәдер эшләп йөри икән бу. Күрше карчыгы сүз башламакчы була. Эндәшеп карый, әмма бернинди җавап та ишетми. Шунда әнигә әйтә бу: “Карале, булачак киленең чукрак түгелме соң синең?” Мин кычкырып сөйләшкәч, ул мин әйткәннәрне аз-маз ишетә, башкаларны бөтенләй ишетми икән. Кызамыктан шулай калган.  Аннан әйттем инде: “Мәдинә, безнең дөнья көтәсебез бар. Болай яшәп булмаячак. Әйдә булмаса, кушылмыйк”.  Законлы хатын булып исәпләнүче Фәймә белән 1992 елда, мин төрмәдән кайтканнан соң аерылыштык. Өч ел да сигез айга хөкем ителгән идем. Кеше кыйнаган өчен дип утырттылар, югыйсә минем үземне кыйнаганнар иде. Пановкада утырдым. Төрмәдә ике сменада да, өч сменада да эшләгән вакытларым булды. Миңа берни дәгъва белдерелмәде, киресенчә, үрнәк итеп куйдылар.  Бер ел дигәндә төрмәдән чыгардылар. Кайтачагымны берәүгә дә белдермәдем. Менә шуннан хәлләр башланды инде. Өйгә ир-атлар бер-бер артлы килеп тора, минем хатыным тиешле кешегә күчтәнәч ташыйлар.
 
 
Күрәселәр бар икән әле, мин әйтәм. Аерылышудан башка чара юк иде. Бар мал-мөлкәт Фәймәгә язылган иде. Дөреслекне даулый башлагач, психбольницага илтеп яптылар. Унике елдан соң кайтканда йортта мин беркем дә түгел идем инде: мал-мөлкәткә дә бернинди хокукым юк. Инде әйтүемчә, пропискамны да җир кишәрлекләре генә булган бөтенләй башка урамга теркәткәннәр. Миннән котылу чарасына керештеләр, йорттан куып чыгару өчен участковый чакырттылар. Мин кайда, ничек гомер итәргә тиеш? Үз көчем белән төзелгән берничә катлы йорт минеке түгелмени? Мине ни өчен унике ел юләрләр йортында тоттылар? Әлеге дә баягы кычкырып сөйләшүем, кайбер җирле түрәләрне тәнкыйтьләвем өченме? Куркыныч кеше ул, дигән ярлык тактылар. Нәрсә, мин дош­манмыни? Янәсе, мин туган елымны, исем-фамилиямне белмим, юынмыйм, кырынмыйм, кызып китеп кыйнап  ташларга да мөмкинмен икән. Нәрсә, мин чыннан да шыр юләрмени?
Дамир миңа менә шундый сораулар яудырды да кулга мөһер сугылган, расланган ышаныч кәгазе тоттырды. “Миңа ышаныч юк та юк инде, син йөреп кара әле, янәсе”.
 
Газетабыз журналистлары Гөлгенә Шиһа­пова, Чулпан Хәйруллина һәм мин – шушы юл­ларның авторы иң беренче эш итеп Дамир Мөхәммәтшинның туган һәм гомер иткән авылында – Казаннан 60 километр ераклыктагы Күгәйдә (Яшел Үзән районы) булып кайттык.
 
Чулпан Хәйруллина:
 
– Кеше гаиләсе турында сөйләү, бигрәк тә язу авыр. Авыл кешеләре сөйләгәннәрдән чыгып кына фикер йөртү дә дөрес булмас. Кеше хәлен кеше белми, кеше тормышы белән кеше яшәми. Дамир абый турында да, Фәймә апа хакында да авыл халкының фикере төрле. Кайчандыр бербөтен гаилә булып, биш балага җан биреп, өч катлы матур өйдә яшәп яткан гаиләнең бүген тынычлыгы юк. Балалар инде күптән тормышта үз юлын, үз урынын табып (кызганыч, икесе мәрхүм булган) яшәп ята, ә Фәймә апа белән Дамир абый уртак тел таба алмый интегә.
 
Дамир абыйны дуамал дип сөйлиләр. Мин аны якыннан белмим. Әмма аралашкан вакытта: “Мин кычкырып сөйләшәм, холкым шундый минем”, – дип алдан ук кисәтеп куя ул. Чыннан да, тыныч кына сөйли алмый. Шунысы гаҗәп: тотлыкмый да, бер секундка туктап та тормый. “Яшь чакта кем икәнлеген белеп өйләндем. Әмма матур хатын булгач, өйләнәм, балаларым матур булып туарлар дип уйладым, – ди Дамир абый. – Ә ул минем өстән йөрде. Ничә тапкыр кичердем мин аны. Аякларыма егылып гафулар сорый иде. Мине психик авырулар йортына яткыргач, ул минем әнине карамаган. Хәзер үзем төзегән йортка кертми”, – ди ул. Авыл халкы бу урында бер фикердә: “Дамир белән Фәймә бер түбә астында барыбер яши алмаячак. Бу хәл бер дә бер көнне берсенең үлеме белән тәмамланачак”, – ди алар. Әмма йортны бүлешү турында сүз дә юк. Дамир абый да башка вариантларга риза түгел. “Минем үз өемдә яшисем килә!” – ди ул.
 
Фәймә апа, безне күрү белән, аралашмыйм, дип кырт кисте: “Инде сөйләвен дә күп сөйләдем, язуын да күп яздылар. Ул әнә шул язганнар аркасында судлашып йөри. Без Дамир белән күптән аерылышкан. Бүләр нәрсәбез юк. Нигә дип әле мин аны йортыма кертим?” – ди хатын. Бу очракта, хатын-кыз буларак, мине бер сорау борчый: “Дуамал икәнен белә торып нигә соң аңа кияүгә чыктыгыз, ни өчен биш бала алып кайттыгыз?” – дим. “Урлап кайтты бит ул мине, – ди Фәймә апа. – Ул чорда кире кайту хурлык санала иде. Тәрбиям дә шундый булды. Ир хакы дип, куркып яшәдем, авырга узган һәр баламны алып кайттым”, – ди ул.
 
Аралаша башлагач, хатын йомшарып китте һәм өенә үтәргә чакырды. Биниһая зур өйнең, аның тирә-ягының чиста, каралган булуын күреп, сокланмыйча мөмкин түгел. Ялгышып кына да аунап яткан бер чүп күрмәссең. “Обойларны куптарган идек. Улларым ремонт ясый”, – дип кыенсынып та куйды ул. Соңыннан бакчаларын, мунча, ишегалларын күрсәтте. Бар җирдә дә тәртип, барысы да заманча рухта эшләнгән. Балаларның ананы кайгыртуы күренеп тора. Димәк, ана кеше балаларына дөрес тәрбия бирә алган. Хәер, үзе дә нәрсә турында сүз башласаң да: “Улларымнан сорагыз, алар сөйләсен, мин катышмыйм”, – дип кабатлый.
 
Ике якның да бер-берсенә ташлаган гаеп­ләре бик күп. Кемнең хаклы булуын алар фәкать үзләре генә беләдер. Миңа калса, бүген килеп туган хәлдә балалар үз сүзләрен катгый итеп әйтергә тиеш. Аларның өчесе дә балигълык яшендә, инде үз балалары бар, олы тормыш белән көн итәләр. Нинди генә булмасын, ата-ана үз урынында булырга тиеш. Начармы, яхшымы, балаларның аларга гаеп ташларга хакы юк. Шуңа күрә ничек тә бергә җыелышып сөйләшергә, ике араны җайларга, берәр тиешле карарны кабул итәргә нәкъ менә Фәймә апа белән Дамир абыйның балалары тырышырга тиеш дип саныйм.

Гөлгенә Шиһапова:
 
– Күптән түгел Күгәйдә Дамир абый Мөхәммәтшинның өендә булырга туры килде. Үзе сөйләве буенча, элек әйбәт кенә яшәгән Дамир абыйны кинәт­тән юләр­ләр йортына оза­тып, бер­нәр­сәсез калдырганнар. Әм­ма ул 12 ел буе психик авырулар дәвалана торган хас­таханәдә ятса да, биреш­мәгән, аннан дәваланып чыккан. Тик кайтуына Дамир абыйны яшәгән йортыннан пропискадан төшереп, билгесез бер урамга теркәп куйганнар. Ник шулай эшләнгән, кем эше бу?
 
Яшел Үзән районы, Күгәй авылы җирлеге башлыгы Фәния ханым да бу хәлгә аңлатма би­­рә алмады. “Пропискадан төшерүчеләр без түгел. Анда башка мөһер тора. Бу гаилә белән нишләргә дә белгән юк инде. Дөресен әйткәндә, без үзебез дә Дамир абыйдан куркып торабыз. Ул-бу булмагае, дибез.  Гаилә хәлләрен җайлап булмасмы дип, ветераннар советы рәисе, районнан килгән хокук саклау хезмәткәре белән Дамир абый һәм Фәймә апа белән сөйләшеп карадык. Тик со­ңыннан боларны икесен бергә калдырмавың хәерле икән дигән фикергә килдек”, – ди.
 
Дамир абыйның хатыны Фәймә ападан: “Яратышып яшәгәнсездер бит. Биш бала алып кайткансыз. Әгәр дә ирегез бик начар кеше булса, моның кадәр бала ташымас идегез?” – дип сорап куйдым. Тик ханым бик ачулы иде. “Без бергә яши алмыйбыз. Мин бик күп авырлыклар аша уздым. Аның белән бер түбә астында яшисем килми. Элек күргәннәрем дә җитәрлек”, – диде ул.
Баштарак бик авыр гына сөйләшсәк тә, хуҗабикә өенә дәште. Гади авыл кешесе өчен байлар йорты дип исәпләнердәй өйдә яшәп ята икән ул. “Малайларым тырыша инде. Бөтен эшне алар башкара”,– ди.
 
Икенче көнне Дамир абый белән дә күрештек. Аның  тавышы, чыннан да, бик көчле. Бар белгәнен түкми-чәчми сөйли. Үзен яклауны үтенә. “Торыр җирем юк. Фәймә белән матур гына яшәдек. Тик нигәдер соңрак мин кирәксез булдым. Алар мине юләрләр йортыннан чыкмас дип уйлагандыр. Юк әле, менә, яшим мин. Тагын 20 ел яшәрмен әле. Сәламәтлегем начар түгел. Эчмим-тартмыйм. Кеше­некенә тимим. Бары тик үземнекен генә сорыйм. Заманында тырышып төзегән йортыма кереп яшәргә хакым юкмыни минем?”
Дамир абый бер карыйсың кояш кебек, ә күп­медер вакыттан кәефе үзгәреп китә. Моңа кадәр гел кычкырса, соңгы вакытта тыныч кына сөй­ләшергә өйрәнгән. Сүз саен мәкаль әйтә, акыллы сөйләшә. “Шулкадәр хастаханәдә ятып, ничек бө­тенләй юкка чыкмадың?”– дим. Ә ул исә: “Табиблар биргән төй­мәләрнең 90 процентын эчмәдем, эчсәм дә, косып ташлый идем. Уколларны алырга туры килде инде. Әмма организмым нык булган. Әле хәзер дә бернинди авырудан зарланмыйм”.
 
Дамир абыйның язмышы ничек хәл ителер икән дигән сорауны, җае чыгып, Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы Александр Тыгинга да биргән идем.
 
Әмма күңелемә тынгылык бирмәгән берничә соравым калды. Ир хакы, ата хакы, кеше хакы дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Гомер буе яшәгән, яшь вакытта тормыш көтәргә яраган Дамир абыйның гаиләсенә кирәксезгә әйләнүе күңелле хәл түгел. Аның өч улы бар. Бәлки, алар бу хәлләргә нокта куяр. Әтиләрен бер почмаклы итәрләр. Исән чакта гына байлык, мал кирәк. Ә кинәт ниндидер авыру, кайгы-сагыш алдында калсаң, бернинди акча да күзгә күренми. Җанга тынычлык булмаса, яшәүнең мәгънәсе югала.
 
Мөхәммәтшиннарның уртак фикергә килеп, алдагы тормышларын татулык белән уздыруларын телисе килә. Дамир абыйның холкы, әлбәттә, үзгә, башкача. Кайчакта усаллык белән генә җиңеп булмый. Тормышта кем булса да баш ияргә, юл куярга тиеш. Үз гаиләңдәге хәлне читкә түкмичә хәл итәргә кирәк. Журналистлар, күршеләр, туганнар, хокук белгечләре, түрәләр генә үзегез төзи алмаган гаилә учагын тергезеп җибәрә алырмы икән?
 
“Үзем – бомж. Миңа тагын берәү өстәлергә тора”
 
Фермер буларак гөрләп эшләп йөргән чагында – 1991–1994 елларда аңа дусты, ерак туганы Равил Гыймадиев зур булышлык күрсәтә. Кирәк икән, эретеп ябыштыручы хезмәтен үти, ки­рәккәндә малларын да көтә. Тора-бара тормыш зил­зиләләре аларның икесен ике якка ыргыта. Хезмәттәш дустын бик күрәсе, сөйләшеп-серләшеп утырасы килә аның, әмма дустының кайда икәнлеген, тормышы ничек дәвам иткән­леген белүче юк, үлгән икән, дигән хәбәрләр дә ишетелгәли, берникадәр хәбәрдар кешеләр исә ниндидер сер саклагандай тоела. Бу исә Дамирда кызыксынуны тагын да көчәйтә (үз кайгысы үзенә дә җиткән, югыйсә) ул беренче каналдагы “Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать итә. Һәм... хикмәт дисәң дә хикмәт, элеккеге хезмәттәшенең исән-сау икәнлеге мәгълүм була. Бурятиядә колониядә утырып чыккан да, бергә срок тутырган иптәше Калмык Республикасына кайтып төпләнергә тәкъдим ясаган һәм ул шунда көтү көтеп көн күргән. Аннан, Дамирның үзе кебек үк, беркемгә кирәк­сезгә әйләнгән.
 
“Жди меня” хезмәткәрләре аша ул: “Дамир абый, зинһар өчен, мине килеп ал”, – дип хәбәр юллый. Аның югалуына исә 20 елдан артык вакыт үткән икән инде. Үзе дә билгесезлек чоңгылындагы Дамирга хезмәттәшен эзләү нигә кирәк булган соң? Башкалар хәленә керергә тырышу дип бәяликме? “Үзем – бомж, шул тормышка тагын берәү өстәлер, ахры. Йә, без кемгә кирәк?” – диюдән башканы әйтә алмый ул.
 
Калмык якларыннан кайтырга теләүченең әти-әнисеннән калган йорт-җир буш икән, ихтимал ул шунда төпләнер. Дамирны исә элеккеге хатыны, балалары нигезенә якын да китермиләр. Гаугалы йорттан бәрәкәт качар, ди безнең халык. Зур югалтулардан, кайгы-хәсрәтләрдән соң, бер-береңне гаепләүдән туктап, аңга ки­лергә вакыт түгелме икән инде?! Без очрашып сөйләшкән Күгәй халкы да, төп-төгәл исем-фа­милияләрен әйтмәсәләр дә, шундый фикердә.
Бер ханым шундый хәлне дә сөйләп алды: “Әнием исән-сау булса да, мин әбием, әнинең бертуган апасы тәрбиясендә үскән бала, – дип сөйләде ул. – Апа исә бөтенләй башка төбәктә урыс арасында яши иде, бер авыз сүз русча белмәгән килеш урыс мәктәбендә укый башладым, авылга әби янына кайтып килү – үзе бер җәфа иде. Әбиемнең: “Түз, кызым, түз, укуыңны берүк ташлый күрмә”, – диюе әле дә колак төбемдә кебек. Чыдадык, түздек, ачлы-туклы яшә­дек, өскә кияргә кием дә юк иде. Үсә төшкәч, Ходай Тәгалә зур, җаваплы эшләрдә эшләүне насыйп итте һәм әнине, мине үстермәсә дә, ташламадым. Акчалата да ярдәмем булды, кунакка да гел чакырып торам. Балаларым, оныкларым минем әниемә булган мөнәсәбәтне күрсеннәр, үзләре дә игелек кылырга өйрәнсеннәр, дим. Дамирның да балалары, оныклары бар. Яшь вакытта караган, үстергән, белем биргән әти хәзер нигә ярамый икән? Картлык көнендә, балаларыннан кала, тагын кая барып сыенсын?”
 
Ул үзе исә гаиләсенә битараф түгел. Беркөнне: “Бүген “Яңа Гасыр”дан “Аулак өй”не кара, – дип шалтырата. – Анда Фәймә дә катнашачак икән. Карадык, тапшыруда тулысынча күгәйлеләр катнашты, әмма, никтер, Фәймә күренмәде. Моңа Дамир да аптыраган: “Белеш әле, Фәймә тапшыруда ник булмады, авырып китмәгәндер ич?”
 
Икенче бер сөйләшкәндә исә: “Хатын түгел ул, иблис, – дип ачуын кабарта. – Өйгә кертми. Кая гына язмадым, бернинди җавап алганым юк. Минем 12 ел психик авырулар бүлнисендә дәвалануым үз эшен эшли, ахрысы. Фәймәгә дә, балаларга да шул гына кирәк тә. Ике улым асылынып үлде, нигә шул юлга баруларын ачыклаучы юк, аларны җирләүдә катнашырга теләгем булса да, чыгармадылар. Шуннан тәрәзәне вата яздым, котырган, диделәр дә, укол кадап, бәйләп куйдылар, калган балаларга яшь вакытта бик кирәк идем, хәзер бөтенләй кирәгем юк. Абыйлары кебек минем дә бу дөньядан тизрәк ки­түемне генә телиләр. Аннан мин дә булмыйм, проблема да булмый инде. Ау-у-у, каравыл, дип кычкырудан башка чарам калмады. Җүләр, диделәр, җүләрлектән унике(!) ел дәваладылар, үз акылындагы кешеләр арасына чыгаруларына да дүрт ел, мин һаман да җүләр булып яшәргә тиешмени инде?”
 
Шулайрак шул, нинди халәттә булса да аның артыннан җүләрлеге ияреп йөри. Белешмәсе бар, дип бармак күрсәтүчеләр адым саен. Район хакимиятендә, социаль яклау, эчке эшләр бүлек­ләрендә дә аңа карата шундыйрак мөнәсәбәт белән очраштык. Җүләр сүзе белән йөрүчеләр – үзләре дә җүләр, дип шаяру катыш ым кагучылар да булды. Барыбыз да менә шулай аның барлыгын күрмәмешкә салышыйкмы? Дамирга нишләргә соң?

Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»