поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.11.2015 Шоу-бизнес

Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов өчен сәхнә туган көннән мөһимрәк

Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның гаилә корып яши башлауларына быел 27, ә иҗат итүләренә 25 ел тулган. Алар болай да ел саен тамашачыны яңа концерт программасы белән сөендерә иде. Юбилей елы булгач, тагын да кызыграк тамаша әзерләгәннәр.

- Зәйнәб ханым, сез берөзлексез эшләп торасыз. Әле октябрь аенда гына гастрольләрдән кайтып кердегез, инде тагын юлга җыенасыз.
 
- Ноябрь ахырында Татарстан буенча чыгып керергә исәп. Җае чыккан саен шулай концерт куеп кайтабыз. Ә инде Россия буенча зур гастрольләребез гыйнвар ахырыннан башланачак. Хәзерге вакытта зур әзерлек бара. Яңа программага иң матур җырларны гына сайларга тырыштык. Сәхнә бизәләшенә дә игътибар бирелде.
 
- Бүгенге көндә татар эстрадасында җырчылар күп һәм һәркайсы үзенчә концерт куя, залны тутырырга тырыша. Сезнең концертларга халык йөриме?
 
- Чыннан да, хәзер халык өчен сайлау мөмкинлеге зур, концертлар бик күп куела. Ләкин безгә халык, Аллага шөкер, йөри. Җырларыбызны күңелендә йөрткән кеше концертларыбызны килеп карый. Һәркайда сагынып көтә торган тамашачыларыбыз бар. Кая гына барсак та, үз тавышыбыз белән җырлыйбыз. Мин фонограммага, гомумән, җырлый белмим. Шуны да әйтергә кирәк, кризис булуга карамастан, ә ул һәркемнең кесәсенә суга, бездә халык концертларга йөрергә тырыша, тормыш авырлыкларыннан арынып, күңел ачырга омтыла.
 
- Зәйнәб ханым, 5 гыйнварда Зөфәр Билаловка 50 яшь тулачак, Алла теләсә. Бу бәйрәмне ничек үткәрергә җыенасыз, әле уйлашмадыгызмы?
 
- Зөфәр туган көнне үткәрмим ди, шулай да туганнар белән табын артында җыелышып утырырбыз. Әлегә әллә ни планнар кормадык. Бөтен уебыз - сәхнәдә, безнең өчен иң мөһиме - сәхнә. Тавыш үз хәлендә булганда, аяклар йөреп торганда, җырлыйсы килә. Теләгең ташып торса, эшләрең дә уң булыр!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.11.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»