|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.06.2009 Спорт
КӨРӘШТӘ КЕМНЕҢ КЕМ БУЛУЫ МӨҺИМ ТҮГЕЛАвылларда Сабан туйлары гөрли. Әлеге бәйрәмнең чикләвек төше булып көрәш санала. Элек-электән ир-егетләр мал өчен түгел, дан өчен көрәшкән. Бар мәйдан тын калып көрәш караганда батырлар үзләре нинди хисләр кичерүе кызыксындырды.
Чагыштырмача яшь көрәшче булса да, Россия чемпионы титулына ирешкән Линиз Абдуллин белән бу хакта сөйләшеп алдык.
Быел Кама Тамагы районында дүртенче ел рәттән сабантуйда көрәш буенча абсолют батыр титулын лаеклы рәвештә Лениз Абдуллин яулады. Моннан өч ел элек җырчы һәм көрәшче Вил Усманов җиңеп батыр калды. Узган ел аның көндәше 11 тапкыр район, 2 тапкыр Татарстан, бер тапкыр Россия беренчелегендә җиңү яулаган атказанган спортчы Әүхәт Мөхәммәдиев үзе булды. Мәйданда халык керфек тә какмый кискен көрәшне күзәтте. Кайсы җиңәр: яшьлекме, тәҗрибәме? Яшьлек көчлерәк булды. Районда беренче тапкыр абсолют батырга куелган автомобильгә Л.Абдуллин лаек булды. Быел исә, көндәшләр төрле районнарда җыелган көрәшчеләр иде. Ә батыр алышынмады.
- Көрәш белән кызыксыну кайчан туды?
- КХТИга укырга кергәч, көрәш белән ныклап шөгыльләнә башладым. Тренерым – Әхмәдиев Марат җитәкчелегендә. КИСИ спортзалында әзерләнәм. Атна саен өчәр көн.
- Келәмгә чыгып көрәшченең биленнән алгач, аның белән ничек көрәшсәң яхшырак буласын алдан тоемлыйсыңмы?
- Һәр кеше үзенчә көрәшә. Башта тренер белән сөйләшәбез. Аннан кагыйдәләр, тренер сүзләре, үз мөмкинлегең – барысын да уйлап көрәшә башлыйм.
- Абыең белән бергә туры килгәндә ничегерәк?
- Бу бит көрәш, монда келәмгә чыккач, кемнең кем бүлуы роль уйнамый да. Монда бөтенесе дә тигез. Абый - хирург. Күп вакыт эштә. Тренировкаларга вакыты аз кала. Көрәштә тренировка зур роль уйный. Көрәштә туганнар икәнне онытып торырга кирәк була. Шул арада колактан, колакка тиз генә сөйләшеп тә алабыз (көлә).
- Мәйданның синең яклы булу, булмавы тәэсир итәме сиңа?
- Көч бирә. Яңа тизлек бирә. Икенче сулыш ачылган кебек була, адреналин кайный башлый.
- Ел саен алган тәкәләрне кая куеп бетерәсең? Әллә алдагы елларда алган суыткычларга сыеп бетәме?
- Бу эш белән әти шөгыльләнә. Әтидән сорарга кирәк, үзем белмим.
- Көрәш сиңа нәрсә бирә?
- Татар егетләре элек-электән көрәшеп чыныкканнар. Без шул традицияләрне дәвам итәбез. Һәр кеше гомере - көрәш. Кем көчлерәк, кемнең әзерлеге күбрәк шул ота. Өстәвенә көрәштә характер формалаша.
- Син бит әле аспирантурада да укыйсың спорт белән фән арасында тандем саклап буламы?
- Спортта да фәндәге кебек, көч кенә түгел, ә башны да эшләтергә кирәк. Монда акыл белән көч, икесе бер үк дәрәҗәдә. Кемнең тырышлыгы зуррак, реакциясе тизрәк, шул уңышка ирешәчәк. Монда акыл белән көч,икесе бер үк дәрәҗәдә.
- Үз-үзеңә әйтә торган тормыш девизың бармы?
- Барысына да дөреслек, гаделлек белән ирешергә. Мәйдан сиңа ышанмый икән, нигә көрәшне дәвам итәргә? Җиңү гаделлек белән бирелми икән, ирешкәннәреңнең дә бәясе булмаячак.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|