поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.11.2015 Милләт

Данис Шакиров: Милләтемә хезмәт итү – яшәү рәвешем!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакировны мин студент елларыннан беләм. Биш ел дәвамында ул КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты мөгаллимнәренең уң кулы булды дисәм дә, дөреслеккә хилафлык китермәм. Миллилеге белән беркайчан да аерылып тормаган уку йортында татар факультетын танытуга, үстерүгә зур өлеш керткән студентларның әйдәп баручысы иде ул.

Инде шул чакта ук Данисның киләчәктә зур үрләр яулаячагын фаразлап куйган идек. Университетны тәмамлавына дүрт ел гына үтсә дә, кыска гына вакыт эчендә татар дөньясында кайнап һәм танылып, конгресс җитәкчесенең беренче урынбасары дәрәҗәсенә иреште. Шулай итеп, «Идел» журналында кунакта – Данис Фәнис улы Шакиров.

– Данис, татфакта бик әйбәт укыдың, йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп башкардың, университетта ук танылдың. Әлбәттә, данлыклы университетның данлыклы факультетында белем алган егетләр-кызлар һәркайчан күз уңында иде һәм тормышта югалып калмады. Синең белән дә шулай булып чыкты. Әйт әле, конгресс рәисенең беренче урынбасары дәрәҗәсенә ничек ирештең?
– Мин гел актив тормыш алып барырга яратам. Мәктәптә укыганда да, студент елларымда да һәрчак оештыручы булдым. Шуңадыр инде, университетта укуның беренче елында ук профбюро рәисе итеп сайландым. Актив иҗтимагый эшчәнлегем шул дәвердә башланды дисәм, бер дә ялгышмам. Cтудент вакытымда татар мохитендә кайнарга тырыштым. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларда бик теләп катнаша идем. Башта волонтер буларак, укуымны тәмамлагач, конгресста әйдәп баручы референт булып эшли башладым. Аннан конгрессның Татарстан районнарындагы җирле оешмалары белән эшли торган бүлекне ышанып тапшырдылар. Берничә елдан Мәгариф һәм фән министрлыгына күчтем. Министр Энгель Нәвап улы Фәттахов милли мәгариф идарәсе оештырды, аның эчендә төбәкара хезмәттәшлек секторы булдырылды һәм мине шул секторга җитәкче итеп билгеләделәр. Моны конгресста алып барган эшчәнлегемнең дәвамы итеп кабул иттем. Бу 2014 ел иде. Бер елдан Закиров Ринат Зиннурович үзенә кабат чакырды. Бу юлы конгресс рәисенең Беренче урынбасары итеп. Һәм агымдагы елның 1 июненнән мин шул эшне башкарам. Конгресста кабат эшли башлагач, кабат үз дөньяма «чумдым» кебек. Милләткә хезмәт итү – яшәү рәвешем ул.

– Конгресс рәисенең беренче урынбасары ниләр белән шөгыльләнә?
– Дөнья буйлап сибелгән халкыбыз тормышындагы барлык вакыйгалардан хәбәрдар булу, кирәк чакта юнәлеш бирү, төрле милли проектлар оештыру, хакимият даирәләре белән һәрчак элемтәдә тору, үзебезнең зур булмаган коллективыбыз белән җылы, эшлекле мөнәсәбәттә эшләү һәм җитәкчебезнең «уң кулы» булу. Шулай ук, киңәшмәләрдә катнашу, билгеле бер проектлар белән идарә итү, милләттәшләребез оештырган чараларда катнашу өчен чит төбәкләргә, илләргә сәфәр кылу ... һәм башкалар, һәм башкалар. Вазыйфаларымны болай гына санап бетереп булмый да кебек.

– Интернеттан күреп-белеп торам: син атна саен төбәкләрдә, йә, булмаса чит илләрдә йөрисең. Бу сәфәрләр нәрсә белән бәйле?
– Татар дөньясы туктаусыз хәрәкәттә икән, без дә шулай. Чөнки татар булган җирдә һәрвакыт тормыш кайный, беркайчан тукталып тормый. Татарстан башкаласы Казанны дөнья буйлап сибелгән халкыбыз милләтебезнең мәркәзе дип саный. Конгресс бинасы нәкъ менә Казанның үзәгендә урнашкан. Аның ишеге һәр килгән кунак өчен ачык. Төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә, төрле кыйтгаларда гомер иткән татарларыбызның барысы да Казанга килә алмый шул. 7,5 миллион татар бар дип әйтәбез икән, аның бит егерме биш проценты гына Татарстанда яши, ә калган җитмеш биш проценты республикадан читтә! Шөкер, конгресс башлангычында Русиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә биш йөзгә якын җирле оешмабыз эшләп килә. Алар һәрберсе Татарстанның җылысын, игътибарын тоясылары килә. Шуңа күрә үзләре оештырган чараларга конгресс вәкилләрен дә чакыра. Без чакыруларны бик теләп кабул итәбез.

Элек, еш кына, имеш, конгресс ул бәйрәмнәр, Сабан туйлары, концерт-тамашалар гына оештырып йөри дигән фикерне ишетергә туры килә иде. Хәзер Аллага шөкер, конгресс тарафыннан башкарылган эшләрнең милләтебез өчен ни кадәрле кирәкле икәнен аңладылар булса кирәк.

Төбәкләрдә бит проблемалар чыннан да чиктән ашкан. Андагы милләттәшләребезне карап торам да, башкарган гамәлләрен күреп шаклар катам, сокланам, горурланам. Әгәр лидерлар табылмаса, җирле хакимият белән уртак тел булмаса, активны туплый алмаса, күпкә авыррак булыр иде. Бу эшләрдә аларга Казан, аерым алганда, Конгресс ярдәм итә.

Шөкер, Президентыбыз да читтәге милләттәшләребезгә хәерхаклы мөнәсәбәттә. Без һәрвакыт әйтеп киләбез: Татарстан Президенты ул Татарстанда яшәүчеләрнең генә лидеры түгел, ул – бөтен татар халкының Президенты. Моны милләттәшләребез үзләре дә әйтә килә. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә дә шундый караш иде, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны да бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул кайсы гына илгә, төбәккә бармасын, эш сәфәре программасына һәрвакыт милләттәшләребез белән очрашуны кертә. Алар формаль очрашу түгел, анда актуаль проблемалар күтәрелә, уңай җавап алына, ярдәм кулы сузыла.


– Данис, синең фикереңчә, Казан – бөтен татарларның мәркәзе, бар татар Казанга, Татарстанга карап тора дигән сүзләр ни дәрәҗәдә хакыйкатькә туры килә?

– Бу чыннан да шулай. Моны шул төбәкләргә барып төшүгә үк аңлыйсың. Татарның мәркәзе – Казан. Кайсы гына өлкәне алып карасак та, Татарстаныбыз, аның башкаласы бүгенге көндә лидер, күп очракта рекордсмен. Әлеге фактор белән читтә яшәүче татарларыбыз да горурлана.

– Ә читтәге татарлар Татарстаннан башка гына берни дә эшли алмыймыни?
– Бу вазыйфага килгәндә, мин дә үземә еш кына шундый сорауны бирә идем. Әйткәнемчә, төбәкләрдә, башка илләрдә яшәүчеләргә җиңел түгел. Бәлки гадәти тормыш алып бару, акча эшләү алай авыр да түгелдер, әмма бит аларга әле татарлыгын, телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын да сакларга, шул ук вакытта җирле хакимият даирәләре белән дә эшлекле мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Без читтәге оешмаларга, җәмәгатьчелеккә тиешле юнәлештә хәрәкәт итүдә ярдәм итәбез, аларны төрле проектларда, грантларда катнаштырабыз, җирле хакимият белән ике арада күпер урнаштыруга да булышабыз.

– Форумнарда шундый фикер ишетергә мөмкин: конгресс ул формаль оешма, шул ук яшьләр форумын – яшьләр эшләре, «Ак калфак»ны – мәдәният, эшмәкәрләр юнәлешен финанс министрлыкларына биреп була...

– Минем әлегә андый фикер ишеткәнем юк. Министрлык-ведомстволарның үз эшчәнлеге бар. Бүгенге көндә, нәкъ менә читтәге татарлар турында сөйләгән очракта, иң зур эшне, кем генә, нәрсә генә әйтүенә карамастан, барыбер Бөтендөнья татар конгрессы алып бара. Сез телгә алган юнәлешләребез – алар бит иҗтимагый юнәлешләр. Бездә уздырыла торган җыеннар, форумнар, проектлар, башка төрле эшчәнлек – алар берсе дә формаль түгел. Шөкер, безгә ярдәм итәләр, безне кире какмыйлар. Татарстан Президентының фатыйхасын алып эшлибез.

– Милләттәшләрне борчыган мәсьәләләр дигәндә, күпчелек очракта тел проблемасы калкып чыга...

– Милли тормышта проблемалар җитәрлек инде ул. Телне, йола, гореф-гадәтләрне саклау, милли мәгарифне үстерү, чын тарихны барлау – болар иң изге бурычыбыз. Дөрес, чит илләрдә, чит җирләрдә яшәп, ассимиляция кичереп, татарлыкны саклау җиңел түгел. Шулай да, бу эшкә үз өлешләрен керткән фидакяр татарларыбыз юк түгел. Бар шундый лидерларыбыз, кемдер үз хисабына мәктәп салдыра, кемдер мәчет торгыза, кемдер татар мәктәбенә ярдәм күрсәтә, кемдер фәнни-гамәли конференция, фестивальләр оештыра. Мондый изге җаннарга рәхмәттән башка сүз юк.

Татар күңелендә милли рух нык булырга тиеш. Катнаш гаилә түгел, татар гаиләләре артырга тиеш дип саныйм мин. Татар гаиләсе үзенә генә хас тәрбия алымнарын, халыкның динен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, үз-үзен тоту рәвешен, әхлак нормаларын сеңдереп, камилләштереп буыннан-буынга яшәтеп килә.

– Проблемалар күп булса да, татар милләт буларак барыбер саклана, җир шарының кайсы гына ноктасын алсаң да, татарны табып була, ул яши, ул бар. Сер нидә соң?

– Татар, кайда гына булса да, татар булып кала инде ул. Халкыбызның яшәү дәрте көчле. Без – тапкыр, укымышлы, хөр күңелле, җор телле, гаилә яратучан, туганлык хисе көчле булган халык. Без эшчән, юмарт, кунакчыл, сәнгатькә гашыйк. Шуларның барысын җыеп әйткәндә, милләтебез иммунитеты көчле. Бу безнең фикер генә түгел. Төрле милләт кешеләре дә моны таный.

– Чит илләрдә татарлыкны саклау дигәндә, минем күз алдыма нигәдер, өлкән буын килеп баса. Яшьләр бик күренми дә кебек... Бу бәлки телевизор тапшыруларында гына шулайдыр. Гәрчә «Идел» журналында без һәр сан саен диярлек төбәкләрдә яшәүче теге яки бу яшь кешегә урын биреп киләбез.

– Яшьләр бик күренми дигән фикер белән мин бик килешеп бетмәс идем. Безнең Бөтендөнья татар яшьләре Форумының һәр төбәктә, һәр илдә үз оешмалары бар. Ике елга бер тапкыр без милләт яшьләрен җыеп Форум уздырабыз. Бу форумнар гел татар рухында, татар телендә уза. Матур, игелекле эшләре белән дә куандырып тора татар яшьләре. Киләсе елда, әлеге Форумның чираттагысы узачак. Без бу эшкә старт алдык инде.

– Данис, әңгәмәбез ахырында инде үзең белән якыннанрак таныштырып кит әле. Шушындый милли рухлы ир-егет кайсы яклардан икән?

– Мин Менделеевск шәһәрендә туып-үстем. Казанда якын туганнарыбыз да юк диярлек, шуңа бала вакытта биредә бик булырга туры килмәде. Урыс мәктәпләре арасында татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадада җиңеп кенә башкалага килгән идем һәм шул чакта ук Казан дәүләт университетына укырга керергә карар кылдым. Хәзер инде бертуган абыем да, энем дә башкалага килде, әти белән әни дә безгә якынрак – Арча районы Иске Чүриле авылына күченделәр.

Тормыш иптәшем Гөлнара белән факультетта таныштык, икебез дә староста идек. Ул тумышы белән Балтач районының Чутай авылыннан. Быел 18 июнь көнне улыбыз Әмир туды.

Аспирантурада укуымны дәвам иттем. Бүгенге көндә гыйльми эшем тәмамланып килә. Ике йөздән артык биттән торган хезмәт яздым, тиешле таләпләрне үтәп, тиздән яклармын дип өметләнәм... Фәнни җитәкчем – филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова.

Беләсезме, мин һәрвакыт татфакта укуым, нәкъ менә шушы факультетны тәмамлавым белән горурландым. Нинди остазлар белем бирде бит безгә! Татар теле, әдәбияты, тарихының бөтен нечкәлекләрен аңларга, милләтебез белән горурланырга, халыкны яратырга өйрәттеләр.

– Җавапларың өчен рәхмәт, Данис! Сиңа алдагы тормышыңда да уңышлар теләп калабыз!

Радик САБИРОВ, «Идел» №11, 2015 ел
 


---
Интертат.ру
№ --- | 20.11.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»