|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2015 Криминал
Татарстанда яшь гаилә мотоциклсыз да, акчасыз да калганТатарстанда яшь гаилә бушлай белдерүләр сайтындагы бер белдерүгә алданып, 187 мең сум акчасыннан колак каккан. Яшьләр модалы спорт мотоциклы сатып алмакчы булганнар. Белдерүдә күрсәтелгән сатучы белән барысын да сөйләшкәннән соң, финанс компаниясе исеменнән эш йөрткән кырыгалдарлар аларга электрон почта аша документларның тулы пакетын, шул исәптән транспорт чарасының документлары күчермәләрен һәм сату-алу килешүен җибәргәннәр. Мотоцикл Санкт-Петербургта булу сәбәпле, аны Бөгелмәгә кадәр җибәрү өчен 7 мең сум акча өстәп түләргә кирәклеген дә әйткәннәр. Яшьләр 180 мең сумга кушып тагын 7 меңне дә аферистлар счетына күчергән.
Килешүдә күрсәтелгән срок чыгып та транспорт чарасы килеп җитмәгәч, Әлмәттә яшәүче яшьләр борчылып, транспорт компаниясенә шалтыратырга булган. Ә алар андый заявка гомумән булмаганлыгын әйткәннәр.
Хәзер полиция кырыгалдарларны эзли.
--- |
Иң күп укылган
|