|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2015 Милләт
"Хаталы" КазанКазан урамнары, тукталышлар исемнәре,элмәтакталарда оешмаларның атамалары хата белән язылуы хакында күп мәртәбәләр язылса да, берәүнең дә җон бөртеге дә селкенми. Кайберләрен төзәтеп язсалар да,яңа элмәтакталарда яңа хаталар барлыкка килеп тора. Мин кайберләренә игътибар иттем һәм, бәлки чара күрүчеләр табылыр дип, газетага язарга карар кылдым. Казан янындагы Отар поселогында, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә, урысча болай язылган: “Слава землякам, павшим в боях за Родину”. Татарчасы мондый: “Сугыш кырында вафат булган ватандашларга мәңгелек дан”. Беренчедән, “вафат булган” түгел, “һәлак булган” дияргә иде, икенчедән, “земляки” сүзе “якташлар” була дип беләм. Ватандаш сүзе “илдәш”, “русиядәш” кебек зуррак мәгънәгә ия. Ә биредә сугышта шушы поселок кешеләренең һәлак булуы турында сүз бара бит.
Академик Губкин урамында, 40нчы йорттагы элмәтактада болай язылган “Общественный пункт охраны порядка. МВД по Республике Татарстан, отдел полиции N12 “Гвардейский” управление МВД России по г. Казани”. Тәрҗемәсе: “Татарстан Республикасы ЭЭМ Россия ЭЭМ Казан шәһәре буенча ЭЭИ 12 нче “Гвардейский” полиция бүлеге”. Монда язылган сүзләрнең урысчасын да, татарчасын да тиз генә аңлап бетерерлек түгел. Хәреф боткасы ясап, нигә шулкадәр катлауландыралардыр?!
Зур урамдагы 12 нче йортта Хатын-кызлар консультациясе урнашкан. “Государственное автономное учреждение здравоохранения “Городская поликлиника N6 г.Казани женская консультация N10”. Тәрҗемәсе болай: Казан шәһәренең “№6 шәһәр поликлиникасы” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе №10 хатын-кыз консультациясе”. 6 нчы номерлы шәһәр поликлиникасына караган 10 нчы номерлы хатын-кызлар консультациясе дигән мәгънәдә язарга кирәк булгандыр дип беләм. Бу очракта куштырнакларның да кирәге юк ич.
Япеев урамына килеп, игътибар белән карап барсак, мондый язуга юлыгырбыз: “Отдел полиции №16 “Япеева” Республика Татарстан”. Татарчасы: “16 нче номерлы “Япеев” полиция бүлеге Татарстан Республикасы”. Монда “Татарстан Республикасының Япеев исемендәге полиция бүлеге” дип язу дөресрәк булыр иде, минемчә. Шул ук йортның Зур кызыл урамына караган диварына: “Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе №2 бина” дип язылган элмәтакта беркеткәннәр. “...2нче номерлы бина” дөресрәк түгелме соң?
Татарстан урамындагы 80 нче мәктәп бинасына “Школа №80 нче мәктәп” дип язганнар. Заманында Казанда исән калган бердәнбер татар мәктәбен болай исемләп куюлары миңа бик гаҗәп тоелды. Казанның “Нефтебаза” дип йөртелүче ягына барганда Магистраль урамында “Ласточкина промбаза” тукталышы бар. Элегрәк аның “Ласточкина сәнгать базасы” дип язылган атамасы да бар иде әле. Адәм көлкесе булып тормасын диптер ахры, аны алып атканнар. Ә автобуста барганда тукталыш исемен һаман да “Ласточкина сәнгать базасы” дип игълан итәләр. Промышленность — сәнәгать, ә искусство — сәнгать. Димәк, сәнәгать базасы кирәк ләбаса!
Фучик урамындагы Кол Гали тукталышына “ур. Кол Гали ул.” дип язып куйганнар.
Казаннан читтәрәк тә хаталар җитәрлек. Арчага кайтканда Штерә авылына бара торган юл күрсәткеченә — “Штырь” дип, Гаяз Исхакый туып-үскән Яушир мә авылы (Чистай районы) юл күрсәткеченә “Кутлушкино” дип язганнар. Питрәч районындагы “Күн” авылын исә “Конь” дип тәрҗемә иткәннәр...
Казан урамнарында башкалабызның матурлыгына сокланып, горурлану хисләре кичереп йөргәндә, хаталы язуларны күреп, горурлык юкка чыга һәм телебезнең бетә баруы өчен борчыла башлыйсың. Казан бит ул гади шәһәр генә түгел, ул Төрки дөньяның мәдәни башкаласы, бөтендөнья татарларының мәркәзе. Ул татар телен куллануда үрнәк, өлге булырга тиеш. Тел белеме буенча шөгыльләнүче фәнни оешмаларыбыз да җитәрлек бит, югыйсә. Ә башкалабыз һаман “хаталы”...
Рәфкать Ибрагимов. Казан.
--- |
Иң күп укылган
|