поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.11.2015 Шоу-бизнес

Динә Гарипова Алсу Абелхановадан нәрсәгә рөхсәт сорамаган?

Тамашачы Алсу Әбелханованы «шырдый-бырдый» җырлауда гаепли алмый, һәр башкарган иҗат җимеше иләк аша иләнә. Консерваториягә укырга кергәндә, ул «Сак-сок» бәетен башкарган. Бүген дә, Татарстанны чит өлкәләрдә танытканда, 37 яшьлек җырчы авызыннан халык моңнары ургыла, ә татар эстрадасында аның үз репертуары.

– Алсу, сезне «хитлар патшабикәсе» дип атасам, һич арттыру булмас: «Сорама хәлләремне», «Мәхәббәтнең соңгы төне», «Пар алкалар», «Җаным»... Бер җырчыда бу кадәр хит ничек була ала?
– Җырчыны кайвакыт бер генә җыр җырчы итә, таныта һәм ашата. Минем популяр җырларым аз булмады, иҗатташ дусларым аларны күбесенчә бүләк итеп бирде. Соңгы елларда сатып алырга да туры килде, әмма андый җырлар ул кадәр хит булып китә алмады.
 
 
– Бер ел элек сезнең башкаруда «Аязым» җыры дөнья күрде. Аязым дигәндә кемне күздә тоттыгыз? Мәгънәсен төрле кеше төрлечә аңлаган икән бит...
– Татар егетләре арасында Аяз исемен йөртүчеләр күп. Әти-әниләр әлеге җырны үз балаларына багыш­ланган кебек кабул итә. Аяз исемле егетләр белән йөрүче кызлар да бу җырны сөйгән ярларына радио эфиры аша яңгыратуларын сорап бүләк итә. Җырның сүзләр авторы исә аязым сүзен «матурым», «кояшым», «сөйгәнем» кебек иркәләү мәгънәсендә кулланган. Күптән түгел тагын бер фикер ишетеп шаккаттым. Бер алып баручы мине «Ай, язым» дип җырлый, дип уйлаган, хәтта сценариена да шулай язып куйган. Кем ничек тели, шулай аңлый.
 
– «Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова күп җирдә сезнең «Пар алкалар» җырын башкара. Ул  сездән рөхсәт сорадымы?
– Динәнең җырлавын бик яратам, тавышы да ошый, «Голос»тагы чыгышларын да дулкынланып күзәттем. Һәр җырчы өчен җыр бала кебек якын. Мин дә кайбер олы   артистларның җырларын бик яратам, әмма башкарырга теләсәм, рөхсәт сорыйм. Ризалык бирмәгән очраклар да була. Динә «Пар алкалар»ны, бу минем яраткан җырым, дип башкара. Без кайвакыт бер үк концертларда кисешәбез. Шуңа да ул минем репертуардан җырымны рөхсәтсез башкарырга тиеш түгелдер. Әдәп­лелек булырга тиеш. Ул шундый дәрәҗәгә җиткән икән, аңа үз репертуа­рын булдырырга, икенчедән, «Пар алкалар»ны, һич югы, аранжировкасын яңартып җырларга кирәк. Чөнки Динә минем аранжировкага кушылып җыр­лый. Ул 2002 елда эшләнде, тавышлары да искереп бетте. Мәскәүдә, чит илләрдә эшләгәч, рөхсәт сорап, матур гына эшләсә, дөресрәк булыр иде. Директорым аның белән матур гына сөйләште, әмма интернетта Динәнең «Пар алкалар»ымны башкарган видеолары һаман да чыга тора.
 
 
– Ашарга нәрсәләр пешерәсез?
– Ризыкларны тиз һәм тәмле пешерәм, әмма аш- су бүлмәсендә кайнашырга яратмыйм. Бөтен нәрсәгә дә вакыт җиткереп булмый шул. Ярдәмчем булса иде, дип уйлаган чак­лар да булгалый... Кием кибетенә йөрергә яратам. Азык-төлекнекенә керсәм, кирәк әйберне бәясенә карамыйча җыеп чыгам.
 
 
– Өегездә хайваннар бармы?
– Юк, мин йорт хайваннары алуга әзер түгел. Үз йортыбыз белән яши башлагач, эт алырбыз, дигән ният бар. Берсендә кечкенә улым Солтанны йок­латканда, аңа үзем уйлап чыгарып әкият сөйләдем. Имеш, бер малай әти-әнисеннән песи сорый, әмма тегеләр алып бирми. Малай песине яшереп кенә барыбер алып кайта, дидем. Шуннан соң, моны сөйләп, башыма бәла алганымны аңладым. Әкиятне сөйләп бетергәч, көтелгән сорау яңгырады: «Әни, син миңа песи аласыңмы?» Улым, әтиең белән сөйләшерсең, дидем.

– Ырымнарга ышанасызмы?
– Уңай һәм тискәре энергетикага ышанам. Әби-бабайлар кечке­нәдән үк кайбер ырымнарга ышануны сеңдергән, әмма үсә төшкәч, нәрсәнең нәрсә икәнлеген аңлыйсың бит. Дөрес, юлымны кара мәче кисеп үтсә, уңайсыз булып китә. Каршыма килгәнен күрсәм, читкә китәм, ә ул, гадәттә, юри минем арттан бара. Башка төстәге мәчеләр алай кыланмый. Өстәлгә тоз сибелсә, бисмилла әйтеп, өстенә шикәр сибәм дә сөртеп алам.
 
– Былтыр Австралиядә йөреп кайткансыз. Нинди максат белән барган идегез?
– Аделаида шәһәрендә узган Сабан туена чакырдылар. Көнгерәләрне күрдем, ашаттым, коалаларны тотып, фотога төштем. Австралия кешеләре табигать белән бергә яши. Бервакыт ресторанга ашарга кердек, шулчак диңгез мәчесе үтеп китте, пингвин­нар да чабышып йөри. Аларга тиюче дә юк, суга да беркем керми, акулалар эләктереп алырга мөмкин. Австралия татарлары бик дини, балалары да намазда. Сабан туе мәйданында үземне Татарстанның бер районында сыман хис иттем. заманында Австралия татарлары Кытайдан күчеп килгән, кыяфәтләре дә кытайларга тартым. Егетләре соңгы вакытта Татарстаннан матур кызларыбызны кияүгә алып китә. 

Линар ЗАКИРОВ
Шәһри Казан
№ --- | 19.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»