|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.11.2015 Җәмгыять
«Назлы» сүзләр ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотучы бәла булмасмы?Дөнья куудан туктап, тынып калып, бер булса да, игътибар иткәнегез бармы — кешеләр хәзер ничек усалланды?! Дорфага әйләнделәр! Күршеләрне генә алыйк. Элек-электән татар халкы күрше белән дус-тату яшәгән. Күрше хакы – тәңре хакы дигән әйтем дә юкка гына барлыкка килмәгәндер. Тик шәһәр җирендә терәлеп торган күршеләр дә бик сирәк кенә исәнләшеп, хәл белешеп тора. Авылда да халык хәзер комсыз, бер-берсеннән көнләшеп, мал җыя, 50 см җир өчен дә бер-берсен каргап, сугышып яшәүчеләр аз түгел... Күршеләр дигәннән, мин тора торган йортның диварлары бик нәзек, шуңа да күрше фатирда сөйләшкәннәрнең барысы да ишетелеп тора. Ә безнең күрше хатыны һич кенә дә матур һәм тыныч кына сөйләшә алмый, гел акыра: баласына, иренә... Хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә сүгенми генә сөйләгән бер генә җөмләсе дә юк. Улына 12 яшьләр чамасыдыр. Ул малайга хәтта идәнгә катырак баскан өчен дә җиде катлы сүгенү сүзләре белән әллә ниләр әйтеп бетерә ана кеше. Аны ана дияргә тел дә бармый инде. Шунысы бар, малай 5-6 елдан егет булып үсәчәк. Шунда иң кызыгы башланыр да инде. «Назлы» сүзләр генә ишетеп үскән бала, әнисен тагын да «кадерләбрәк» тотар һәм ишеткән матур сүзләр запасын тагын да баетып, әнисенә җиткереп барыр. Хәер, муенындагы башы эшләсә, башкача да булырга мөмкин.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|