поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.11.2015 Җәмгыять

Дөнья кая таба бара? Алда безне ни көтә?

13 ноябрь кичендә Париж чын-чынлап канга батырылды. Парижның берь­юлы алты урынында бомба шартлатылды. Нәтиҗәдә 129 кеше һәлак булды, 350се яраланды, аларның йөзләгәне бик авыр хәлдә. Шундый ук куркыныч хәлләр Ливан башкаласы Бәйрутта булды. Бомба шартлау аркасында анда 43 кешенең гомере өзелде, 240 кеше яраланды. Гыйрак башкаласы Багдадта да 18 гаиләдә җеназа укылды. Дөнья кая таба бара? Алда безне ни көтә?

Париждагы корбаннар­ның иң күбе “Батаклан” концертлар залында була – 82 кеше. Аннан ерак булмаган урында 5 кеше үтерелә. Ре де Шарон дип аталган ресторан янында тагын 18 кешегә шартлаткыч кыйпылчыклары эләгә. “Рю Али­бер“ рестораны янындагы шартлау аркасында 12 ке­шенең гомере өзелә. “Стад де Франс” стадионы янында өч бомба шартлый, бер кеше һәлак була. Бу хәлләр барысы да бер кичтә булды.
 
Франция Президенты Франсуа Олланд бу җи­наятьләрне “Ислам дәү­ләте” (Россиядә ул тыелган) сугышчылары башкарды дип белдерде. Соңыннан Париждагы террор актларын оештыруны “Ислам дәүләте” дә үз өстенә алды.
Франциянең RTL радиосы Парижда булган канкоешны оештыручының исемен атады. Ул – Сүрия радикалы 27 яшьлек Әбдел­хәмим Абауд. Матбугатта таралган мәгълүматларга караганда, аны “Ислам дәүләте” террор төркеме­нең иң актив сугышчысы дип атыйлар. Фаҗигагә ки­тергән бу террор актларын ул финанслаган һәм оештырган дип әйтәләр. Шулай ук кичә Бельгия поли­циясенең Франция башкаласында булган террор актларын оештыруда тагын бер шикләнелүчене тоткарлаганы турында хәбәр таралды. Исеме аталмады. Хәзерге вакытта Франциядә  12 көнлек гадәттән тыш хәл кертелде. Мондый вәзгыят­нең биредә 2005 елдан бирле булганы юк иде.
 
Кирәк дип санасалар, аны озайтырга да мөм­киннәр. Парижлыларга өй­дән чыкмаска киңәш ителде, шәһәрне армия хәр­биләре саклый. Франция чикләре ябылды. Башкаладагы мәктәпләр, музейлар, спорт заллары, базарлар вакытлыча эшләми. Европадагы иң зур булган “Диснейленд” да эшчәнлеген тукттаты. 19 ноябрьгә кадәр зур чаралар да уздырылмаячак.
 
Мисырда шартлаган Рос­­сия очкычын да узган җомга көнне булган төрле илләрдәге террор актлары белән бер чылбырга те­зәргә кирәк дип әйтә бел­гечләр. Болар барысы да – алдан планлаштырылган гамәлләр. Бу – Сүриядә төр­ле дәүләтләр тарафыннан алып барылган хәрби операцияләргә җавап булырга мөмкин дип фаразлана. Россия дә, Франция дә, Ливан да бу эштә катнаша. Гыйракның бер өлеше, гомумән, “Ислам дәүләте” террорчылар төркеменең идарәсендә калган. Узган җомга булган фаҗигале вакыйгалар 2001 елдагы АКШның “игезәк” биналары шартлатылуга да тиңләште­релә. Һичшиксез, хәзер дөнья үзгәрәчәк. Зур дәүләт җитәкчеләре ничек бер­ләшер? Моңа кадәр үзара сөйләшмәгән АКШ Президенты Барак Обама белән Россия Президенты Владимир Путин да, Төр­киянең Анталия шәһәрендә узган “G 20” саммитында очрашып, Сүриядәге кап­ма-каршы яклар үзара аңла­шырга, террорчыларга каршы көрәш алып барылырга тиеш дип килеште. Тик бу хәлләр сәбәп итеп алынып, дөнья кораллана башламасмы? Россия дә хәрби техникага, коралларга заказларын арттырырмы? Бу сугышлар кемгә файдалы?
 
“Сугышлар инде күптән бара. Сүрия, Украина, Африка илләрендә дә тынычлык юк. Шул ук Франция Танзанияне үзенең колониясе итеп күреп, анда сугыш алып бара. Империалистик дәүләт буларак геосәясәттә катнаша, – дип сөйләде безгә сәясәт белгече Руслан Айсин. – Очкыч та, Париж, Бәйрут, Багдадтагы хәлләр дә бер-берсенә бәйле. Чынында бик катлаулы вәз­гыять, төрле хәбәрләр килә. Франция Париждагы хәл­ләрдә “Ислам дәүләте”н гаепли, АКШ разведкасы бу җинаятьне “Әл-Каида” баш­­карган дип әйтә. Бәй­рут­тагы, Багдадтагы шартлауларны ул сугышчылар башкара да алыр кебек. Әмма Россия очкычына бомба урнаштырып, аны шартлату яисә Париждагы террорчылык актларын башкару өчен профессионал булырга кирәк, “Ислам дәүләте” аның кадәр үк көчле оешма түгел. Җи­наять кылган урын­нарда паспортлар табылган дип хәбәр ителә, әмма бу махсус хезмәт­ләрнең эзе дә булырга мөм­кин. 11 сен­тябрьдә Нью-Йоркта да, соңыннан Лондондагы тер­рор актларыннан соң да шул ук күренеш кү­зәтелде. Һәрхәл­дә зур сәя­си уен бара. Моннан соң, билгеле, берләшү, уртак мөрәҗәгатьләр кабул итү­ләр булачак”.
 
Соңгы елларда исламны террорчылык, үтерү­челәр белән бәйләү гадәти күре­нешкә әйләнде. Дөнья матбугаты барлык гамәл­ләрне ислам белән бәйли. Җи­наятьче генә димиләр, ә аның дингә бәйләнешен дә атыйлар. Кызганычка, күп­челек очракта исламны пыч­рату белән бергә үре­леп бара. Бу Россиядә дә күзәтелә. Кем алдан кычкырып өлгерә, шул – җиңүче. Ә аклану авыррак. Җи­наятьләрдә мөселман­нар­ның эзен эзлиләр, тик шул ук Европа бер­легендә соңгы елларда булган террор актларының статистикасы киресен сөй­ли. Мәсә­лән, 2013 елда Европа бер­легендә 152 террор акты булган, шуларның икесен ислам белән бәйле кешеләр башкарган. 2012 елда 219 зур җинаять кылынган, шуларның алтысында мө­сел­маннар катнашкан. 2011 елда Европа илләрендә 174 террор акты теркәлгән, җи­наять­челәр арасында бер генә мөсел­ман да булмаган. 2010 елда 249 террор акты булган, шул җинаятьләрнең өчесен ислам тарафдарлары башкарган. 2009 елда 294 террор акты булган, берсе ислам исеменнән баш­карылган дип тер­кәл­гән.
 
Соңгы вакыйгаларны гына алыйк. Бәйруттагы шартлау кичке намаздан соң, базар тирәсендә җыел­­­ган халык арасында була. Кеше күп булган урын махсус сайлана бит. Биредә мәетләр тагын да күбрәк булыр иде, әмма шартлаткыч таккан җи­наятьчене мәчет­тән чыккан икенче бер мөселман күреп ала һәм үз гәүдәсе белән аны капларга өл­герә. Па­риж­ стадионында коточкыч мәхшәр буласы булган, тик сакчы җи­наять­чене стадионга керт­мәгән. Сакчы да мө­селман өммә­теннән булган дип язалар. Билгеле, боларны дөнья матбугаты зурлап сөй­ләмәде. Югыйсә җи­наять­ченең милләте дә, дине дә юк. Кызганыч, кешелек дөньясына тынычлык дине буларак җи­бәрелгән ислам диненең асылын аңлатуда без – мөсел­маннар – начар эшлибез. Медиа сугышында җиңе­ләбез. Әлегә дип ышанасы килә...

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»