|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2015 Фаҗига
Җенси якынлыктан баш тартканга металл торба белән ерткыларча кыйнап үтерүче суд каршына басачакРФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан 33 яшьлек В. К.га карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять кылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2015 нче елның 18 сентябрендә Татарстанның Спас районы Приволжский бистәсендә алкоголь эчеп исергән гаепләнүче танышына җенси якынлык кылырга тәкъдим итә. Ризалык алмагач, ул хатын-кызның башына 2 тапкыр кулы һәм 12 ләп мәртәбә металл торба белән суга. Алган имгәнүләрдән 24 нче сентябрь көнне ханым хастаханәдә вафат була.
К. гаебен тулысынча таныган. Тикшерүче үтенече белән ул суд тарафыннан сак астына алынган. Тикшерү тарафыннан җитәрлек күләмдә дәлилләр тупланган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше судка тапшырылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|