поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.11.2015 Мәдәният

Заһид Мәхмүди һәм Фәнис Камалның Mahmut Film студиясе төшергән "Җәза" фильмының ТРЕЙЛЕРЫ чыкты

Әлеге психологик-криминаль драма Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган ди. "Бу фильм – жанры белән дә, су астында төшерелүе бе­лән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал.

Мөселман киносы фестивале көннәрендә "Ватаным Татарстан" әлеге кино турында менә нәрсәләр язган иде:

Тырыша торгач, боевигыбыз да булды. Ул Заһид Мәхмүдинең “Әче балан” дигән китабына нигезләнеп төшерелгән. Китап авторы фильм турында менә ниләр сөйләде: 

– Кино белән яшьләр кызыксына башлавына сөе­нәм. Алар, тамашачы кебек үк, бер күзәнәкле фильм­нар­дан туйдылар булса кирәк. “Мәхмүт-фильм” төр­кеме дә үз кинобызны аякка бастыру теләге белән оешты. Аларга беркем дә ярдәм итмәде. Бу төркем кино булсын дип җан атып, энтузиазм белән эшләгән кеше­ләрдән тора. Шуңа күрә фильм ялыктырмый, битараф калучылар булмаган дип ышанам. Ни өчен шундый авыр темамы? Чөнки наркомания ул вакытта да, хәзер дә иң куркыныч афәт булып санала. Хәзер бигрәк тә куркыныч ул. Чөнки әфьюннең ниндиләрен генә ясамыйлар. Синтетик булганнарыннан бөтенләй дә­валап та булмый әле.
 
Кино әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шул­кадәр тонган ки, бер мизгел рәхәтлек өчен дус­тының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый.
 
Заһид Мәхмүди герои­няның прототибы кайчандыр бергә эшләгән хезмәт­тәшенең кызы булуын сөй­ләде. Бу хәл 1998 елда булган, җинаятьчене тоту эшен­дә ул үзе дә катнашкан. “Җи­на­ятьче тотылды да бит, 17 яшьлек чәчәк кебек кыз гына кире кайтмады... Бу хәл кулга каләм алырга мәҗбүр итте”, – дип сөйләде ул. Автор буяулар уйлап табучы галим­нең дә чынбарлыктан алынуын, аның гомеренең үз улы кулыннан өзелүен яшер­мәде. Тик монысы фактлар белән расланмыйча, җи­на­ять ачыл­­мыйча калган икән. Язучы Фәнзаман Баттал уйнаган герой тамашачыда катлаулы хис­ләр тудырды. Хикмәт шун­да: ул сугыш вакытында үзенә ярдәм күр­сәткән шәфкать туташын көчли. Заһид Мәхмүди мондый кешедә фатирда торган һәм бу кеше аңа әлеге хәлне сөйләп биргән икән. Мин бу хәлне кабул итә алмыйча, фа­тирдан чыгып кит­кән идем, дип искә ала ул. Ә Фәнзаман Баттал фильм­ның каралама вариантын күргән һәм фильм­­ның уңы­шына чын күңелдән ышанган икән. Кызганыч, ул бу көннәргә хәтле яши алмады.
 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»