поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.11.2015 Ир белән хатын

Чит балага бирер ирем юк...

Мамадышта «Әтиләр клубы» эшли башлаган. Мамадыш шәһәре башкарма комитетына клуб эшчәнлеге нидән гыйбарәт икәнлеген сорап мөрәҗәгать иттек. М амадыш шәһәре мәктәпләрендә укучы балаларның 10 проценты тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә. Яшьләрдә чын ир‑ат турындагы идеаллар югала бара, аның дәрәҗәсен күтәрү, балаларга егетлек сыйфатларын төшендерү максатыннан, октябрь аенда «Әтиләр клубы» оешкан.

Бу фикерне мәктәптә ата-аналар җыелышында әйткән булганнар. Әтиләр исә бердәм рәвештә хуплаган. Актив әтиләр үз балалары белән, башкаларны да ияртеп, балыкка барырга, җиһаз ясарга, төрле вак‑төяк эшләрне башкарырга ниятлиләр. Иң мөһиме – һәр бала әти төшенчәсен аңларга, кимсенмәскә тиеш.
 
«Әтиләр клубы» Татарстанда яңалык түгел. Түбән Кама шәһәрендә, авылларында мондый оешма инде 2003 елдан бирле эшләп килә, анда барлыгы 1000гә якын әти йөри.
– 12 ел дәвамында әлеге иҗтимагый оешма эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр күрсәтте. Балалар әтиләре белән бергә төрле бәйгеләрдә актив катнаша, тәрбия эшләренә багышланган конференцияләр уза, яшьләргә клиникалар белән берлектә сәламәтлекне саклауга кагылышлы лекцияләр укыла. Каникуллар вакытында бильярд буенча турнирлар уза. Ай саен диярлек спортның алты төреннән спартакиада оештырыла. Кайбер мәктәпләрдә балаларны агач эшенә өйрәтү түгәрәкләре эшли. Балалар да канәгать, әтиләр дә тәрбия эшләрендә теләп катнаша, – ди Түбән Кама шәһәре 10 нчы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Зәйнуллина.
 
Вологодский, Архангельск, Ростов өлкәләрендә дә әтиләр клублары эшләп килә икән. Интернеттагы кайтавазларны укыганнан соң, кайбер хатын-кызлар ирләренең чит кеше балаларын тәрбияләүдә катнашуларына ризасызлык белдергән, югары сыйныф кызлары арасында клубтагы әтиләргә гашыйк булучылар да бар икән.
 
Булат Бәйрәмов, «Татар радиосы»нда ди-джей:
– Әти кеше беренче чиратта, әлбәттә, үз баласына игътибар бирергә тиеш. Әгәр клубта ятим балалар, әтисез сабыйлар бар икән, андый очракта әти үрнәге күрсәтер өчен, бала үзен ким хис итмәсен дип тәрбия эше алып барырга буладыр. Бу мәсьәләгә ике яклы карарга кирәк.
 
Нияз Сабиров, Татарстанның Диния нәзарәтендә пропаганда бүлеге җитәкчесе:
– Һәр әти үз баласы өчен җаваплы, бала Ходайдан әманәт итеп бирелгән. Һәр сабый дөньяга иман белән, саф күңел белән килә, шул сыйфатларны саклау – ата-ананың бурычы. Атадан балага кала торган иң зур мирас ул – яхшы тәрбия, диелгән бер хәдистә. Әтинең үз баласына гына түгел, башка сабыйларга да игътибары җитә, ул тәрбия эше алып бара ала икән, бу әҗерле гамәл, саваплы эш. Әтиләр клубларының оешуына сөенергә генә кирәк. Гаиләләрдә әтиләрнең дәрәҗәсе күтәрелсен иде.
 
Алинә Кәримова, яшь әни:
– Мин иремнең «Әтиләр клубы»на барып йөрүен теләмим. Хәзер балалар бик чая, аеруча кызлар ир‑атның муенына үзе сарыла. Әти назы бирәм дип, ирем чит бала карап йөрсенме? Ятим дигәч тә, ул баланың әнисе исән бит, уртак әти уртак иргә әйләнүе бар. Чит балага бирер ирем юк...

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 16.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»