|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.11.2015 Фаҗига
Татарстанда боз астына киткән балыкчыны коткарганнар (ФОТО)Әлеге хәл кичә төштән соң, сәгать 3ләр тирәсендә булган. Коткаручылар килгәндә балыкчы тәмам күшеккән була инде. Балыкчы ир-ат Минзәлә елгасында ярдан 250 метрлап ераклыкта боз астына киткән. Коткаручылар килеп җиткәнче ул шулкадәр нык туңган, хәтта селкенә алмас дәрәҗәгә җиткән була. Үзлегеннән хәрәкәтләнә алмаган балыкчыны аркан һәм баскычлар ярдәмендә ярга чыгаралар.
Аягына баса алмаган балыкчыны, ашыгыч ярдәм машинасы ул урынга үтеп керә алмаганлыктан, янгын сүндерү машинасында хастаханәгә озаталар. Ул реанимация бүлегенә салына.
ФОТО: www.menzela.ru
--- |
Иң күп укылган
|