|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.11.2015 Мәдәният
Равил Әхмәтшин: “Ваһапов фестивален Мәскәүдә ел саен үткәрергә кирәк" (ФОТОрепортаж)Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы гала-концерты зур уңыш белән Мәскәү шәһәрендә үтте. Мәскәүнең бүгенге көндәге иң затлы һәм заманча җиһазландырылган концерт залларының берсендә - “Русская песня” театрында җыелган тамашачыларны һәм фестивальдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сәләмләде. “Ваһапов фестивале бөтен дөнья буйлап атлый, милләттәшләребезне җыр-моң тирәсенә туплый. Бу затлы, зыялы фестиваль инде 12нче ел барса да, Мәскәүдә ул әле икенче тапкыр гына үткәрелә. Бу һич тә дөрес түгел, Ваһапов фестивален Мәскәүдә ел саен үткәрергә кирәк!” – диде вәкил. Ул шулай ук проект авторы Рифат Фәттаховка “милли традицияләребезне саклап калуга, югары сәнгатьне пропагандалауга, яшь талантларны үстерүгә керткән зур казанышлары өчен” Рәхмәт хаты тапшырды. Бәйрәм концертында Зөһрә Шәрифуллина, Рамил Курамшин, Фердинанд Сәләхов, Фәдис Ганиев, Хәлидә Бигичева, Ринат Вәлиев, Илһам Вәлиев кебек күренекле сәнгать осталары, Ваһапов фестивале лауреатлары Рөстәм Асаев, Марсел Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Хисмәтуллина, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Артур Шөгәепов катнашты. Аларның чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде, артистларны кат-кат сәхнәгә чакырды. Мәскәү шәһәре вәкилләре – Найля Фатехова, Ринат, Гөлнара Марат Яруллиннар, Гүзәлия, концертта катнашып, бәйрәмне бизәде. Гала-концертны Замирә Гәрәева алып барды. Проект авторы Рифат Фәттахов әйтүенчә, инде киләсе елдагы фестиваль концертына әзерлек башланган. Ул шулай ук ноябрь аенда үтәр, дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|