поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.11.2015 Авыл

Өлкәдә булмаган уңыш (ИНТЕРВЬЮ)

Октябрьнең соңгы көннәрендә Пильнада авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көне уңаеннан оешты¬рылган тантанада “Володарск милчәсе” предприятиесе вәкиле милләттәшебез, Сафаҗайның Киров исемендәге СПКсының баш агрономы Рәис Аймалетдиновны һәм аның йөзендә барча хуҗалык хезмәткәрләрен югары җилемчәле (клейковина) уҗым бодае үстергән өчен бүләкләде.

Кировчылар үстергән “Москов¬ский 39” сортлы уҗым бодаеның җилемчәсе 39 процентка тигез булган. Түбән Новгород өлкәсе бу¬енча бу иң югары күрсәткеч икән. Әлбәттә, без бу фактны әйләнеп уза алмадык һәм алдынгы хуҗалыкка юл тоттык. 

СПК идарәсендә безне хуҗалык рәисе Шамил Нуриманов һәм Рәис Аймалетдинов (фо¬тода) һәрвакыттагыча җылы каршы ал¬дылар. Беренче сорауны хуҗалык рәисенә юлладым. 

- Шамил Әнәсович, сез җитәкләгән хуҗалык Пильна районында иң алдынгыларның берсе, аеруча иген үстерүдә зур уңышларга ирешкәнсез. Моның сере нәрсәдә? 
- Берсүзсез, туган җирен яра¬тып хезмәт иткән игенчеләрдә, терлекчеләрдә һәм Рәис Әнвәр улы кебек югары квалифика¬цияле белгечләрдә. Заманча технологияләр дә, яңа техника да түгел, ә нәкъ менә алар бүгенге авыл хуҗалыгының терәге, нигезе булып тора.
 
- Югары җилемчәле иген үстерүне сез максат итеп куйган идегезме? 
- Юк, игеннең аерым клейковинасын гына үстерергә көч куймадык, зур күләмдә уңыш алу өстендә эш алып барылды. Безнең хуҗалык белгечләре җир эшкәртүдә барлык агрономик ысулларны кулланырга омтылалар, яңалары белән дә тиз арада коралланалар. СПКда практикаланган җир эшкәртү кагыйдәләре белән сезне баш агроном тирәнрәк таныштырыр, ә мин бүгенге темага кагылган бер кызыклы очракны сөйләр идем. 
 
Гадәттәгечә, яңа уңышны алгач ук, без игенне лабораториягә биреп, аның сыйфатын тикшертәбез. Быелгы нәтиҗә безне дә, белгечләрне дә шаккатырды. Тикшерүчеләр карамагында булган приборларның без җитештергән уҗым бодаеның җилемчәсен билгеләргә көче җитмәгән, прибор угы шкаладагы иң зур күрсәткечтән дә югарырак сикергән. Әлегә кадәр мондый прецедент күзәтелмәгәнгә булса кирәк, лаборатория хезмәткәрләре прибор эштән чыккан дип уйлаганнар. Соңрак безнең игенне “Володарск милчәсе”нең заманча җиһазландырылган лабораториясендә тикшерделәр һәм шунда гына бодайның клейковинасы 39 процентка тигез икәне ачыкланды. Моңа кадәр без хуҗалык кырларында 32 процент җилемчәле шул ук “Московский 39” сортлы бодай үстергәнебез бар, ләкин аның быелгы күрсәткече барлык өметләрне дә узды һәм регионда иң югары булды. 
 
Шушы сорауларга җавап кайтарганнан соң, СПК рәисе безне Рәис әфәндегә калдырып, эшләре буенча китте. Аңлашыла, җитәкченең эш графигы тыгыз. 

- Рәис Әнвәрович, бөртек җилемчәсе нәрсә ул? 
- Гади телдә әйтсәк, җилемчә ул онның аксымы (белок муки), бу күрсәткечкә карап, игеннең сорты билгеләнә, хакы куела. Югары җилемчәле игеннән он күбрәк чыга. Без җитештергән бодай, әлбәттә, югары сортлы һәм анардан азык- төлек продукциясе әзерләнер, ипи пешерелер. Күпкә булмаса да, хакы да югарырак бу игеннең. 
 
- Югары җилемчәле иген үсте- рүнең сере нәрсәдә? 
- Моңа берничә фактор йогынты ясый. Беренчедән, җирне тиешле агрономик технологияләр кулланып эшкәртү мөһим. Без, мәсәлән, җирне сабан белән тирән сөрүгә өстенлек бирәбез, чәчү әйләнешен төгәл үтәргә тырышабыз. Ашламалар кертү процессы да җайга салынган. Ә иң мөһиме – тоташ тәэсирле гербицид (гербицид сплошного действия) куллану зур уңышка нигез салды. Чүп үләннәрне дә, зарарлы бөҗәкләрне дә бердән агулап юкка чыгара бу матдә. Нәкъ менә трипс кебек зарарлы бөҗәкләр игенгә, аеруча бөртекнең җилемчәсенә зыян китерә. 

- Башка хуҗалыклар да за¬рарлы бөҗәкләр белән көрәшә, ләкин сезнең кебек югары җилемчәле иген үстергәннәре ишетелгән юк. Моны нәрсә белән аңлата аласыз? 
- Агулар төрле була, без чәчүлекләрне агулау процессын “АгроРусТат” оешмасына тапшы¬рабыз. Бу оешма белгечләре нәкъ менә шушы яңа тоташ тәэсирле гербицид кулланалар. 
 
- “Московский 39”дан гай¬ре, бүтән сорт иген җитеш- терәсезме? 
- Әйе, “Бирюза” һәм “Казанский 285” бодае чәчәбез. Бу ике сорт мул уңыш бирә, ләкин җилемчәләре “Московский 39”га караганда түбәнрәк. Быел 870 гектар уҗым бодае чәчкән идек, шул мәйданнан 2255 тонна иген алдык, һәр гектар, бункер үлчәмендә, уртача 25 центнер уңыш бирде. Моның шактый өлешен “Володарск милчәсе” сатып алды. Киләсе елга бу культурага 1100 гектар җир бирергә планлаштырабыз. Бүгенге уҗым сортлары суыкка чыдамлы, шуңа күрә алар яхшы кышлый. Яз җиткәч уҗымның су астына калып тончыгуы яки кинәттән туң сугуы гына куркыныч тудыра. 
Без язгы чәчүне дә, көзгене дә башка хуҗалыклардан иртәрәк башлыйбыз. Иртәрәк чәчкән орлык җирдәге дымны үзенә алып өлгерә. Бу безнең хуҗалык эшчәнлегенә хас булган үзенчәлек. Май айларында күбесе очракта туфрак коры була бит инде. 
 
- Эшчәнлегегездә халык сына¬мышларын кулланасызмы? 
- Юк диярлек, югары уку йортында алган махсус белемем һәм озак еллар дәверендә туплаган тәҗрибәм беренче ярдәмчем минем. 1984 елдан бирле хуҗалык кырларының бөтен үзенчәлекләрен өйрәндем инде. Шуңа да карамастан, уңышка прогноз ясарга авыр, чөнки ел елга туры килми. Кыр паспортлары нигезендә эшчәнлек алып барсак та, һава торышы үз коррективаларын һәрвакыт кертә. Ләкин, Аллаһы ярдәме белән, һәр ел мул уңышка ия булабыз. 
 
- Рәис Әнвәрович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә. 
 
Рәис әфәнде СПКдан гайре шәхси хуҗалыгында да нәтиҗәле эшчәнлек алып бара: ике дистәгә якын бозау, ике ат, санап бетергесез каз һәм тавык асрый. “Туар-кара үрчетергә җиңел бүген, чөнки игенне, печәнне СПК бирә. Иренмичә кара гына үзләрен”, - ди ул. 
Алар тормыш иптәше Әлфия ханым белән ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Рафаил белән Рамил Мәскәүдә яшәп, дәүләт учреждениеләрендә хезмәт итәләр. Икесе дә югары белемле белгечләр. “Кызганычка каршы, улларым авылда калмады”, - ди ата кеше. 
Борчылмагыз, Рәис әфәнде, дөрес тәрбия алган, авылда эшкә чыныгып үскән татар егетләре башкалада да сынатмас. 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 13.11.2015
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»