|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2015 Җәмгыять
Мисырга билет алгач, ничек инде ялга бармый каласың?Безнең халыкны очкыч һәлакәте белән генә куркыта торган түгел. “Казан“ халыкара аэропортында Мисырдан ялдан кайтып төшкән якташларыбызны каршы алгач, “Ватаным Татарсан“ хәбәрчесендә әнә шундый фикер туды. Күбесе бер сүзне кабатлый: билет алгач, ничек инде ялга бармый каласың? Сишәмбе көнне Мисырдагы Шарм әл-Шәехтән күтәрелгән очкыч Казанга көндезге сәгать 1дә килеп җитәргә тиеш иде. Әмма килеп җитү вакытын өч сәгатькә соңгарак күчерделәр. Очкычларның соңарып килүе гадәттән тыш хәл түгел үзе. Әмма Мисыр дигәч, соңгы вакыттагы вакыйгалар игътибарны җәлеп итми калмый. Туристларны каршы алырга дип аэропортка бер сәгать алдан кузгалдык. Ә анда барысы да гадәттәгечә. Дөрес, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренең күбрәк булуы күзгә ташлана. Иминлек кыйммәтрәк – Балаларымны ялга нинди күңел белән җибәргәнемне үзем генә беләм. Алар Мисырга “Когалымавиа“ очкычы һәлакәткә очраган көнне кич китте, – ди аэропортка 25 һәм 28 яшьлек ике кызын каршы алырга килгән Мария ханым. – Куркудан акылдан шашар дәрәҗәгә җиттем. Миннән дә ныграк кайгыручы булмагандыр. Алар да елый-елый юлга чыктылар. Әмма барыбер киттеләр. Эш бит акчада гына түгел. Күптән көткән яллары иде бу. Җитмәсә, Мисырга юлламаны кече кызымның 25 яшьлегенә бүләк итеп бирделәр. Алар анда чакта көн буе телевизор каршысыннан китмәдек. Көнгә ким дигәндә өчәр тапкыр сөйләшеп тордык. Инде менә исән-сау кайтып җиткәннәрен көтәм. Үзем беркайчан да очкычка утыра алмам, ахрысы. Мисырга ял итәргә җибәрмәүләрен әйтәсезме? Миңа калса, дөрес эшләделәр. Иминлек ялдан кыйммәтрәк. Яшел Үзәннән килгән Игорь белән Марат Мисырдан хатыннарын каршы алырга әзерләнә. “Алар Мисырга алты көн элек кенә китте әле. Баштарак әллә җибәрмәскәме дип тә уйлаган идек, аннары каршы килмәдек инде. Дөрес эшләдек дип уйлыйм. Нигә ялдан баш тартырга? Куркуга бирешергә ярамый. Куркыныч хәл үзебездә дә булырга мөмкин. Бәла аяк астында гына йөри ул. Инде туристларны җибәрми торалар икән, димәк, ниндидер җитди сәбәбе булган. Ни дәрәҗәдә акланган адым булуын вакыт күрсәтер, – ди алар беравыздан һәм үз фикерләрен дә җиткерәләр. – Ә нигә әле ялга дип нәкъ менә чит илгә барырга? Үзебездә дә менә дигән табигать. Былтыр әнә Кырымга барып кайттык. Кирәкми безгә чит ил диңгезе!“ “Без бит ялга бардык“ Менә, ниһаять, ябык ишекләр артыннан чит ил диңгезен якын күрүчеләр пәйда була. Кочаклашу, үбешү, күз яшьләре, елашу – барысы да бар. “Ялыбыз шәп үтте. Барысы да гадәттәгечә булды. Әмма бу юлы бик күп тикшерделәр. Дөресен әйткәндә, китәр алдыннан инде бармаскамы дип тә уйлаган идек. Әмма киттек. Үкенмим. Бу илгә кабат кайчан барасымны күз алдына да китермим. Мисырга туристларны җибәрмичә дөрес эшлиләр. Бәлки, иминлеккә күбрәк игътибар итә башларлар“, – ди танышыбыз Мария ханымның кызы Екатерина. Артыгын сөйләшеп булмый. Екатеринаны кулыннан 5-6 яшьлек улы тарткалый. Бүгенге вакыйгалардан бик үк хәбәрдар булмаса да, олыларның ниндидер шартлау, террорчылар, ришвәт дигән сүзләреннән, җитди хәлләр булып ятканын сабый да чамалый. Екатеринаның сүзләрен башка юлчылар да тәкрарлый. Чынлап та, очкычка утыртканда юлчыларны башка вакыттагыдан ныграк тикшергәннәр. Аэропортларда халык күп икән. Әнә шуңа соңарыбрак кайтканнар. Әмма моңа карап кына кәефләре төшмәгән – яллары шәп узган. Курорт шәһәрләрендә барысы да элеккечә, тик җирле халык кына Россия туристларының кабат тиз генә килмәячәгенә борчыла икән. “Ялыбыз начар узмады анысы. Тик мәгълүмат аз булды. Һәлакәткә очраган очкыч белән ни булган, Россия нәрсә эшләргә җыена – бу хакта монда калган туганнардан-дуслардан, төрле сайтлардан, башка ял итүчеләрдән белешеп тордык, – ди Алабугадан Людмила ханым. – Безне эвакуацияләү ихтималы турында ишеткәч, бик аптырадык. Ничек инде? Без бит монда ял итәргә килдек. Бассейнда һәм диңгедә йөзәбез, экскурсияләргә йөрибез. Әмма бернинди дә курку һәм коткы таратучы булмады. Безне кайгыртуларын, теләсә нинди хәлдә дә, килеп аласыларын белдек. Моңа тамчы да шикләнмәдек“. Чыгымны кем каплар? Ул көнне “КатэкАвиа“ очкычы Казанга 233 кеше, шул исәптән, 50 баланы алып кайтты. Мисырга туристларны җибәрми башлаган вакыттан бирле Татарстанга 2,5 меңнән артык якташыбыз кайтты. Кызыл диңгез буенда безнең республикадан 1 меңгә якын кеше бар әле. Алар 18 ноябрьдә кайтып бетәр дип көтелә. Бу мәсьәлә өчен җаваплы республика штабы җитәкчесе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев әйтүенчә, эшләр әле аннан соң да бетми. “18 ноябрьдә эшнең беренче, иң мөһим этабы тәмамланачак. Пассажирларга багажларын биреп бетергәч, штаб үз эшен тәмамлады дип санап булачак. Оператив штаб соңгы чемодан хуҗасына тапшырылганчы эшләячәк“. Билгеле булганча, ял итүчеләрнең төенчекләрен башта махсус очкычларда Мәскәүдәге “Внуково“ аэропортына алып кайталар. Аннары шәһәрләр буенча тараталар. Бер якка буш очкыч җибәреп, туристларны ялга озата алмаган туроператорлар исә чыгым һәм югалтачак акчаларын саный. Төрле саннар китерелә. Әйтик, Россия туриндустрия берлегенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Тюрина 1,5 миллиард сумны телгә ала. “Буш очкычлар җибәрү өчен тотылган чыгымнар киләчәктәге рейслар өчен җыелган акча хисабыннан тотыла“, – ди ул. Тюрина әйтүенчә, туроператорлар 2016 елның мартына кадәр Мисырга дип 140 мең чамасы юллама саткан булган. Алар Хөкүмәттән ярдәм көтә. “Насыйп булмаган икән“ Кызыл диңгез буена бармый калучыларга исә туроператорлар Төркия яки инде түләнгән суммага тагын акча өстәп, башка илләргә баруны тәкъдим итә. Акчаны депозит рәвешендә калдырып, аны киләчәктә файдаланырга да була. Инде кеше анысына да риза түгел икән, акчаны кире кайтарырга мөмкин. Әмма суммасы ничек була бит. “Акча кайтару мәсьәләсендә бәхәс килеп чыкканда, кешеләр судка мөрәҗәгать итәргә тиеш, – диде Роспотребнадзор оешмасының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова. – Ике як арасында төзелгән килешү өзелгәндә, ял итәргә бармый калучыларга инде сарыф ителгән акчалар кире кайтарылмый. Чөнки туроператорлар кунакханә һәм билетлар өчен алдан ук түләп куя. Мисыр белән бәйле хәлләр алар аркасында килеп чыкмады бит“. Идарәдә мондый сораулар буенча “кайнар линия“ оештырылган. Берничә көн эчендә белгечләргә 46 кеше мөрәҗәгать иткән. Нәрсә эшләргә белми аптыраучылар да бар. Газета укучыларыбызның берсе – республикабыз районнарының берсендә яшәүче Минзилә ханым да (исеме үзгәртелде – ред.) Мисырга ялга китәргә тиеш булган. “Юлламаны 55 яшьлек юбилеема балалар бүләк итте. Аннары нәрсә булганын барыбыз да белә. Гөнаһ шомлыгына, “Трансаэро“ ширкәте банкротлыкка чыккач, билетны бер алмаштырган идек инде. Инде менә тагын насыйп булмады. Үз гомеремдә шушы яшемә җитеп чит илдә ял иткән юк иде. Кызыкмыйм да. Кире кайтарырлармы акчасын? Саткан кешесен тотып булмый әлегә. Дөресен әйкәндә, бара алмаганыма артык борчылмыйм да. Балаларның акчасы гына кызганыч“. Мисыр гына түгел Россия туристларын Мисырга кайчан җибәрә башларлар? Бу мәcьәләдә төгәл җавап юк. “Мисыр аэропортларында иминлек шартлары халыкара таләпләргә туры килеп, моны тиешле оешмалар раслаган очракта гына“, – ди Россиянең транспорт министры Максим Соколов. Министр, 31 октябрьдә булган һәлакәтнең сәбәпләре дә төгәл ачыкланмады, ди. Ә Дәүләт Думасындагы кайбер депутатлар Россия туристларын Мисыр гына түгел, Ливия, Сүрия, Гыйрак, Тунис, хәтта Төркиягә дә җибәрмәскә кирәк дигән фикердә. Иминлек кенә түгел, шул рәвешле, эчке туризмга ярдәм итәргә теләүчеләр дә бар. Тик бер прәннек ашап караган кеше ипидән генә канәгать калыр микән? P.S. “Вконтакте“ социаль челтәрендә, Синай ярымутравындагы һәлакәткә бәйле күп төркемнәр барлыкка килгән. Шуларның берсендә төркем администраторлары үзенә язылучыларга “төп пассажир“ – 10 айлык Дарина Громова фотосы төшерелгән баш киеме тәкъдим итә. Ә һәлак булганнарның туганнарына 15 процент ташлама ясыйлар...
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|