поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.11.2015 Җәмгыять

Кызым яныма килен булып кайтты

“Бу дөньяда нинди генә язмышлы кешеләр юк икән! Газета битләрендәге гыйбрәтләрне укыйм да, күңелемдәге хати­рәләр кат-кат яңара. Моңарчы бер генә көн дә рәхәт күрмичә яшәгән кеше мин. Артка борылып карасаң, күпме еллар узган, гомер кө­зенә атлыйм. Әмма бүгенге тормышым яшәргә көч бирә.

Ни­һаять, күңелемә тынгы таптым, – дип шалтыратты безгә Гүзәлия ханым. – Районымны күрсәтмә­ве­гезне сорыйм“. Ә аннары үз язмышын сөйләп китте.

– Балачактан әти-әни сүзеннән чыкмадым. Дусларым кичке уенга йөргәндә дә өйдә утырдым. Әти шулай кушты. Бик кырыс тәр­бияләде ул безне. Ә бәлки алай ук кирәк тә булмагандыр? Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә китүгә үк алдандым. Авырга уздым, ә аннары тагын да зуррак хата ясадым. Сабыемны бала тудыру йортында калдырып чыктым. Менә шуннан башланды инде бәхетсезлек. Пешек­чегә укый идем. Практика узганда кайнар суга пештем. Бу хәлләрне язып кына аңлатып булмый. Алты ай буе хастаханәдә ятарга туры килде. Мине аннан: “Сиңа бала табарга ярамый”, – дип чыгардылар. Ул вакытта бала тудыру йортында калдырган сабыем турында уйлап та карамадым.

Еллар узды. Дусларым мине бер ир-атка димләделәр. Болай карап торышка ярыйсы гына күренә. Очрашканда матур сүзләрен дә кызганмый. Үзем дә сизмәстән моңа гашыйк булдым. Шулай итеп, Казаннан 400 чакрым ераклыктагы авылга кияүгә чыктым. Ирем әти-әнисе, әби-бабасы, ике сең­лесе, бер авыру апасы белән яши иде. Язмышыма шул язгандыр дип, тормыш авырлыкларына буйсынып яши башладым. Авыл җи­рен­дә моңаеп утырып булмый, эш күп. Колхоз ашханәсенә эшкә урнаштым. Өйдә мал-туар, кош-кортлар асрыйбыз – мәшәкать күп. Алар барысы да минем җилкәдә иде. Озак­ламый каенсеңелләр читкә чыгып китте. Ә без авыл уртасыннан җир алып йорт сала башладык. Барысы да яхшы кебек. Ә иремә бала кирәк. Менә шул хәл араны салкынайтты да инде. Иремә бала алып кайта алмаячагымны әйтми булдыра алмадым. Ул аңлагандай кебек булды. Үз тырышлыгыбыз белән матур йорт җиткереп кердек. Инде сөенеп яшә генә! Тик иремнең авылдагы бер ялгыз хатынга ия­лән­гәнен ишеттерделәр. Тавыш чыгарудан мәгънә юк иде. Күп тә үтмәде ирем: “Мин бала табып бирердәй хатын таптым. Аерылышыйк”, – диде. Сигез ел яшәгән йортымнан чыгып киттем. Кире Казанга кайтыр мөмкинлегем булмагач, район үзәгенә барып төп­ләндем.

Инде тормышны яңадан башларга туры килде. Ә бер көнне телефоныма шалтыраталар. Авыл­дагы элеккеге күр­шебез Илһам икән! Шалтыратуы бер гаҗәп булса, ул әйткән сүзләр бөтенләй телсез калдырды! “Гүзәлия, син әле дә ялгызмы? Чык әле миңа кияүгә!” – ди бу. Бер ел элек хатыны үлеп киткән икән. Ирне ялгыз яшәү туйдырган. Мондый көтелмәгән тәкъ­димнән башта бөтенләй куркып калдым. Кияүгә чыгарга каршы түгел идем анысы. Әмма бит элеккеге иремнең күр­шесенә кабат килен булып ничек төшәргә? Ике айдан артык уйланып йөрдем дә, тәвә­ккәлләдем. Бу көннәрдә авыл халкының телендә мин генә идем. Ә Илһам миңа бик тә кирәк­ле кеше булып чыкты. Балалары да “апа” дип өзелеп тора. Күршеләрдә дә гаҗәп хәлләр булып ята! Элеккеге иремнең хатыны үзе бала таба алмагач, ятимнәр йортыннан ике кыз алып кайтты. Кызык хәлләр алдарак булган икән әле!

Шулай беркөнне Илһамның олы улы Ирек өйләнәм дип кайтып керде. Каршы килмәдек, яше җит­кән егет бит. Киләсе атнада кәләш­не күрсәтергә алып кайтасын әйтте бу. Бик дулкынланып каршы алдык, кызны ошаттык. Озакламый булачак кодагыйларга килен сорарга киттек. Алар район үзәгендә яши икән. Кодагый белән дә уртак телне тиз таптык. Никах та гөрләп узды. Кызын безгә биреп җибәр­гәндә кодагый бик елады инде. Ике атнадан үзләрен кунакка чакырдык. Шунда икәү генә калгач, ул серне чиште. “Гөлнараны Казандагы балалар йортыннан алдык. Яшь кенә бер кыз тугач ук ташлап калдырган аны. Гөлнара бу хәлләрне үзе дә белә. Чын әнисен эзләтеп карадык, тик файдасы булмады”, – ди кодагыем. Шул чакта чак аңымны җуйма­дым! Борчылуым юкка булмады. Гөлна­раның туган көне минем кызымныкы төсле булып чыкты. Карап торышка минем чалымнарым да бар. Туйда да бер кунак: “Килен каенана туфрагыннан диләр, төскә-биткә дә охшап торасыз”, – дип йө­рәгемне кузгатты! Ки­ленебезнең үз кызым икәненә шигем юк. Тик бу хакта аның үзенә әйтергә әле дә батырчылыгым җитми. Әмма күңеле­мә тынычлык таптым. Еллар узгач, балам йортыбызга килен булып килеп керде. Инде аны хәзер ике мәртәбә күбрәк яратам кебек.


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 171 | 13.11.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»