|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2015 Ир белән хатын
«Матбугат.ру»дан минем танышу игъланын бетерегез әле»Редакциябезгә шундыйрак хатлар еш килә. Сәбәбе, гадәттә, ике төрле. Йә игълан авторын шалтыратулар белән аптыратып бетергәннәр, йә, киресенчә, ул үзенең сөйгәнен тапкан һәм башка шалтыратулар кабул итми. Бу юлы да хат авторыннан мәсьәләнең асылын белешергә булдык.
- Игъланны ни өчен бетерүне сорыйсыз?
- Чөнки егетемне таптым.
- Безнең сайт ашамы?
- Әйе.
- Ничегрәк булды бу хәл?
- Интернеттан белдем сезнең сайт турында. Озак уйламадым, бәхетемне табып карыйсым килде. Мин игъланны элгәч, икенче көнгә берәү шалтыратты: “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” - диде.
- Кем булды ул?
- Радик исемле. Арчаның үзеннән. Миннән 2 яшькә олы.
- Ә сезгә күпме?
- 25 яшь. Мин Чепьядан (Балтач районы – ред.)
- Исемегез ничек соң?
- Гөлүсә.
- Икегез төшкән фотогыз юкмы?
- Әлегә фотоны бирә алмыйм.
Тиң ярын эзләүчеләр, "Танышу-кавышу" бүлегенә рәхим итегез!
--- |
Иң күп укылган
|