поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.11.2015 Спорт

Казанда узачак көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты турында Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры белән ӘҢГӘМӘ

20-22 ноябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда 40 якын илдән 400ләп көрәшче катнашыр дип көтелә. Россия исә бәйгегә ике команда куярга планлаштыра.

Әлеге ярышлар турында тулырак сөйләү өчен без Татарстанның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры, СССРның спорт остасы Хәбир Сабир улы Хәбибуллин белән аралашып алырга булдык, дип яза "Идел" журналы.

- Без ун елдан соң билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатын янә Казанда уздырырга булдык. Төп үзенчәлеге шунда ки, менә шушы көннәр эчендә берьюлы ике төр – көрәш һәм билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узачак. 20 ноябрьдә — татарча көрәш, 21-22 ноябрьләрдә билбаулы көрәш вәкилләре бил алышачак.

Ярышлар Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда узачак. Әлеге дөнья чемпионаты Халыкара билбаулы көрәш федерациясенең дә, Россиянең спорт министрлыгының да ярышлар календаре планына кертелде.

Узган ел Ашхабад шәһәрендә узган чемпионатта Россия командасы, мәйдан хуҗаларыннан гына калышып, икенче урынны алып кайткан иде. Казанда исә без үз җыелмабыз беренче урынны алыр дигән өметтә калабыз.

Бәйгенең баш хөкемдары – Казахстан вәкиле Ахетов Сандебек. Ул 2014 елда Теләчедә үткән яшьләр арасындагы дөнья беренчелегендә дә шушы вазифада иде. Бик матур, гадел, профессиональ эш күрсәтте.

Барлыгы 19 үлчәү булачак. Кызлар биш үлчәүдә ирекле стильдә, егетләр исә классик һәм ирекле стильдә бил алышачак.

- 2005 елда Казанда узган дөнья чемпионатында Россия – аерым, Татарстан аерым команда булып чыгыш ясаган иде. Быел да бу хәл мөмкинме?

- Халыкара билбаулы көрәш федерациясе җитәкчеләре белән андый сөйләшү булды. Һәм без ике Россия җыелма командасы тупларга булдык. Ярышларны кабул итүче як буларак, андый хокукыбыз бар. Беренче командага Россия чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр керсә, икенчесенең нигезен, мөгаен, Татарстан көрәшчеләре тәшкил итәр. Дөрес, әлегә бөтен серне ачып бетерәсе килми.

Россиянең беренче командасына исә Татарстаннан биш көрәшчебез керде: Илдар Аббасов, Раил Нургалиев, Габделҗәлил Сөләйманов, Регина Салихова, Алена Калугина. Алар Раменскида җыеннар уздыралар.

- Әлбәттә, билбаулы көрәш аша безнең күп кенә көрәшчеләребез бөтен дөньяга танылды дисәм дә, ялгыш булмас…

- Бик дөрес. Бүгенге көндә бездә Россиянең Атказанган спорт остасы исемен йөрткән биш көрәшчебез бар. Билбаулы көрәш булмаса, алар андый дәрәҗәгә ирешә алыр идеме икән – белмим. Биш егетебез Универсиадада җиңеп, халыкара класслы спорт осталары булып танылды. Йөзгә якын Россиянең спорт мастерларыбыз бар, барысы да төрле районнардан, авыллардан, шәһәрләрдән алар.

Әмма дөньяга танылу гына түгел бит. Иң мөһиме, без яшь, перспективалы көрәшчеләребезгә дөньяның иң көчле спортчылары белән бил алышу, үз-үзләренә ышаныч, тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә тудырабыз. Димәк, без әле үзебезнең киләчәгебезне дә кайгыртабыз булып чыга.

Кайберәүләр шундый ялгыш фикер җиткерә: татарча көрәштән киләләр дә, билбауда танылалар дип. Бу фикер белән килешмим. Килдең дә, күчтең дә, көрәштең дә җиңдең түгел. Атаклы көрәшчебез, мәрхүм Шамил Садриевның Мамадышта узган беренче Татарстан чемпионатында көрәшүе күз алдымда. Ул инде ирекле көрәш буенча танылган, Россиянең иң көчле спортчылары арасына керә иде. Әмма беренче очрашуларда ук җиңелергә мәҗбүр булды. Өйрәнә-өйрәнә, тәҗрибә туплый-туплый гына ул билбаулы көрәштә үз урынын тапты, Татарстанда гына түгел, Россиядә дә, дөньяда да танылу алды.

- Сез инде әйттегез, дөнья чемпионатын Казан икенче тапкыр кабул итә. 2005 елда “Баскет-холл”да узган ярышлар ниләр белән истә калды?

- Ул чакта дөнья чемпионаты чыннан да бик югары дәрәҗәдә узды. Шуннан соң үткәрелгән ярышлар 2005 елдагы бәйге биеклегенә җитә алмадылар дип саныйм. Ул вакытта бу эшкә Президентыбыз Минтимер Шәймиевтан алып, барча кеше үз өлешен кертә алды. Шул вакытта премьер-министр булган Рөстәм Миңнеханов бөтен чыгымнарны каплауга ярдәм итте. Александр Карелин, Хәбил Бикташев, Риф Гайнанов кебек легендар көрәшчеләрнең килүе дә дәрәҗәбезне күтәрде. 45 илдән көрәшчеләр килгән иде.

Шунда “Баскет-холл”дагы исәпләгечләр залга унбиш мең тамашачы килүен күрсәтте. Бу бит чыннан да зур сан, зур күрсәткеч.

- Бүгенге тамашачыга да әйтер сүзегез бардыр?

- Безнең халык җырламыйча һәм көрәшчмичә булдыра алмый. Кайсы гына гаиләне алып карасак та, анда барыбер көрәш каны аккан егетләр була. Көрәшебез – ул горурлык, кан түкмичә көчле икәнеңне күрсәтә алырдай спорт төре ул. Ә горур була алмаган халык бу дөньядагы әшәкелекне җиңә алмый.

Бүгенге чорга карыйм да – сокланам: 2005 елдан соңгы вакыт аралыгында Казанда менә дигән Көрәш сарае барлыкка килде. Ул нәкъ менә көрәш төрләре өчен махсуслашкан, заманча шартлар тудырылган. Теләгем бер: “Ак Барс” Көрәш сараеның да тамашачылар урыны тулып торсын иде. Барыгызны да көрәшкә чакырам!


---
Матбугат.ру
№ --- | 12.11.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»