поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2015 Җәмгыять

"Вконтакте"дагы дустыгыз сездән "Сбербанк" картасын сораса, нишләргә?

Социаль челтәрдә күп утырырга яратмыйм мин. Компьютер артында утырган вакытым кызганыч. Сәламәтлеккә дә зыян җитмәсә. «ВКонтакте» сайтына да күптән кергәнем юк иде инде. Беркөнне танышым шалтырата.

 – Кара әле, нинди акча кү­че­рер­гә телисең син, аптыратып бетердең бит инде, «ВКонтакте» аша язасың да язасың, – ди бу. Ни дияргә дә белмичә, компьютерны кабызам.

Баксаң, минем исемнән шактый күп дусларымнан ниндидер сббеобанк карталарын кулланасыңмы, дип кызыксынганнар. Аннары, «Яндекс»тан акча күчерергә кирәк иде, синең картаңа күчереп торыйм әле, хезмәт хакы ала торган картаңның номерын язып җибәр, дип тә өстәгәннәр. Җитмәсә, «язышкан» кешеләр арасында дәрәҗәле җитәкчеләр дә бар. Кыскасы, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Мине «ВКонтакте»да җимергәннәр, минем исемнән буш сүзләр язып яталар, ышанмагыз, дип гафу үтенүдән башка чарам калмады. Шул вакыйгадан соң, танышларым миңа үзләре белән булган вакыйгалар турында сөйли башладылар.

Беренче тарих

Гөлия (исемнәрне үзгәртергә мәҗбүрмен), авылда урта мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде. Әнисе укытучы, әтисе күптән вафат, бик сабыр, акыллы гына кыз. Беренче курсны тәмамлауга ук ул эшкә урнашты. Аз булса да әнисенә ярдәм итәсе килгәндер инде. Әмма, ни өчендер, авылда, Гөлия кибеттә түгел, ә фахишә булып эшли икән, дигән сүзләр таралды. Баксаң, барысына да «ВКонтакте»дагы фотосы сәбәпче икән. Кызны ярымшәрә килеш урнаштырганнар. Янында ир-ат та бар. Тыйнак, сабыр Гөлиянең шулай туры юлдан тайпылуына күпләрнең ышанасы килмәсә дә, күңелгә шик кергән, кемдер социаль челтәрдәге битен җимереп, фотомонтаж ясаганмы, әллә чынлап та Гөлия ялгыш адым ясаганмы? Дуслары шикләнү бер хәл, ә менә әнисе бу фотоны күреп, бөтенләй аяктан калган. Йөрәк өянәге тотып, аны хастаханәгә озатканнар. Хәзер «ВКонтакте»да Гөлияне эзләсәң, бите юк ителгән, дигән язу гына чыга.

Икенче бер танышым – Ландыш. Кияүгә чыгуга ук аның исеменнән иренә хәбәрләр килә башлаган. Иргә, хатының ят ир белән чуала, хыянәт итә, соң булганчы аерыл, дип язганнар. Ландыш, бәласеннән башаяк дип, шулай ук «ВКонтакте»дан «качу» ягын караган.

Икенче тарих

Туганым да нәкъ менә «Инстаграм»га фотолар куяр өчен махсус селфи ясый торган «таяк» алган. «Моңа кадәр кулдан ясалганы белән төшереп караган идем, агачтан егылып төштем, оча сөягемне чак сындырмадым. Шөкер, яңасы бар инде», – ди. «Бик кирәк идеме соң ул сиңа?» – дим. «Ничек инде, лайк җыясым, рейтингны күтәрәсе бар бит», – ди. Социаль челтәргә куелачак фотоларга ничек кенә кыланып төшми ул. Берничә кат киенеп чишенергә, печән башына үрмәләргә, гомер эшләмәгән эшләрне башкарырга да риза.

Тагын бер аралашып йөргән гаилә, социаль челтәргә фотолар куяр өчен булса да, чит илгә барып кайтырга кирәк дип, дүрт көнгә Төркиягә юллама алдылар. Югыйсә, нәкъ менә чит илдә, диңгездә төшкән кебек итеп фотоколлаж ясап бирүче махсус оешмалар да бар икән. «Без очтык», – дип, берәр самолет янында фотога төшәсең дә, тыныч кына, авылыңнан фотоколлажларыңны челтәргә элеп утырасың.

Өченче тарих

Подольскта булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Бер ир-ат дүрт яшьлек улын һәм тугыз айлык кызын пычак белән кадап үтергән. Хатынын да җәрәхәтләгән. Югыйсә, бу яшь парның «Инстаграм»дагы тормышына күпләр кызыгып, көнләшеп ­караган. Иң бәхетле чактагы фотоларын урнаштырган алар анда. Таиландта ял иткән чактагы сурәтләрен дә куйганнар. Фото астында сүзләр: «Мин – иремнең яраткан хатыны, ике тапкыр әни». «Ирем иң-иңе, нык яратам, ансыз яши алмыйм». Мондый бәхетле гаиләдә шундый хәл була алмый да кебек.

– Социаль челтәрдә кеше үзен һәм башкаларны алдалый. Кеше виртуаль тормышта үзенең минен формалаштыра. Социаль челтәрдә, гадәттә, кеше үзе түгел, аның фантоны яки психология телендә әйтсәк, тере билге – симулякатор аралаша. Бу симулякаторның чынбарлыкка бернинди катнашы юк. Винни Пухны беләсезме, ул бит юк, шулай да барлык балаларга да тәэсир итә, аны бар да белә, ә менә зоопарктагы тере аю белән берәү дә аның кадәр кызыксынмый. Симулякатор да шулай – чынбарлыктан да чынрак. Ул башкаларга тәэсир итә, аларны терелтә, дәртләндерә. Мәскәүдә шундый ва­кыйга булды. Әни белән ул бер фатирда килеш, төрле бүлмәләрдә бер-берсенең кем икәнен белмичә аралашканнар, мәхәббәт аңлашканнар. Бер елдан соң очрашырга булганнар. Әниле-уллы икәнлекләрен белгәч, ниләр кичергәнен аңлыйсыз­дыр, – ди психотерапевт Рамил ­Гарифуллин.

Кем өчендер социаль челтәр­ләр – үз эшен рекламалау, клиентларны җәлеп итү урыны, кемдер «ВКонтакте»да серләрен бүлешә, күңел дөньясын ача, икенче берәүләр һәр адымын яктырта, үзен күрсәтергә тели. Ничек кенә булмасын, виртауль тормыш чын тормышыбызны алыштыр­масын. Социаль челтәрдәге «смайлик»лар чынбарлыктагы елмаюларга әйләнсен, смс хәбәрләр аша аралашу күрешеп сөйләшүләргә күчсен иде.

Рамил Гарифуллин, психолог, психотерапевт:

– Кеше виртуаль тормышта үзе турында чынбарлык тудыра, дөреслектә моның берсе дә юк, үзе ясаган тормышында кеше күңел ача, бәхеткә төренә, үзенең күңелен үзе күрә, шуңа шатлана. Бер яктан, бу яхшы дисезме? Шулай да тоелырга мөмкин. Әмма, юк, бу параллель тормыш алып бару кебек! Әйтик, яшь кыз социаль челтәргә бите чистартылган иң матур фотосын урнаштыра. Виртуаль тормышта бер егет белән аралаша. Интернет аша мәхәббәт, кичерешләр хәтта өйләнешүгә кадәр барып җитәргә дә мөмкин. Очрашкач исә хәтер кала, кыз чынбарлыкта алай чибәр түгел икән бит, егет тә виртауль тормыштагыдан аерыла. Курку, оят хисләре барлыкка килә. Кеше деградация кичерә. Югыйсә, күпме көчен шул виртуаль, параллель тормыш өчен сарыф иткән. Әмма аның ихтыяр, җиңү көче булмый. Психология телендә кешедә «шизоид­лык» башлана. Моны шизофрения белән бутарга кирәкми. Чынбарлыкка кеше яраклаша алмый, тормышта мондый кеше тиз арый, аңа башкалар кебек яшәү кызык булмый башлый. Компьютер төймәсенә баскач, дөнья беткәндәй тоела.

– Кеше интернетта исереп йөри. Интернет бәйлелек наркотикларга бәйлелек белән бер дәрәҗәдә куркыныч санала. Һәр дүртенче кешедә интернетка бәйлелек туарга мөмкин. Чит ил галимнәре моны 30 еллар элек үк фаразлаганнар иде инде. Хәзер менә интернетка бәйлелек бездә проблемага әйләнде. Моны постмодернистик психология өйрәнә. Миңа да виртуаль тормышта яшәп, чынбарлыкка күчкәч депрессия кичергән пациентлар еш килә. Араларында мәктәп укучылары да җитәрлек. Интернеттагы башны әйләндерерлек космик уеннардан соң күңелсез дәресләргә утырасылары килми, әлбәттә, укырга йөрмәүчеләр дә бар. Дөресен генә әйткәндә, бу – куркыныч. Аларны чынбарлыкка кайтару да бик катлаулы. Кеше монстрга әйләнә.

Үземә килгәндә, компьютер мониторы минем эш урыным кебек. Социаль челтәрдә утырырга бөтенләй яратмыйм. Мониторны күралмыйм. Текстлар язар өчен, эшләр өчен миңа компьютер артында ярты сәгать җитә. Виртуаль тормыш минем өчен күңелсез, кызыксыз.

Илназ Баһ, җырчы:

– Социаль челтәрдә әллә нигә бер утырам инде, кызыграк фотолар булса куям. Эш буенча килгән сорауларга җавап бирәм. Социаль челтәрдә бик озак утырырга тырышмыйм, чир бит инде ул. «ВКонтакте»да үз битем бар, ләкин минем исемнән язышып утыручы тагын берничә кеше барлыгын да беләм.

Ләйсән Хәялиева, тәрбияче:

– Эштән кайтам да «ВКонтакте»га кереп чумам. Эштә дә, җай чыкса, телефон аша социаль челтәргә кереп чыгам. Үз стенама төрле шигырьләр, рецептлар, гыйбрәтле сүзләр куярга яратам. «ВКонтакте» – минем тормышымның бер өлеше. Апам вафат булгач та, бары шунда утырып кына, кайгымны җиңә алдым. Җырлар тыңладым, апаның фотоларын урнаштырдым. Социаль челтәргә фотоларны көндәлек элеп барам. Яңа кием алсам, тәмле ризык пешерсәм дә, фотосын элеп куям. Башкалар бәя бирсен, дип.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 11.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»