|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2015 Юмор
Фейсбукта «Урамда кояш» дип язсаң, нинди комментлар булачак (уены-чыны бергә)
- Автор, синең миеңнең грамматика өчен җавап бирүче өлеше агып төште мәллә ул? “Урамда кояш” дефис белән языла. - Дефис белән түгел, ә сызык аша. Хотя сезгә дефис та, сызык та бер үк инде.
- Акыллыбашлар, сызык белән дә язылырга мөмкин, сызыксыз да. Смотря нинди интонация белән язган аны автор.
- Автор, син аны нинди интонация белән яздың?
- Вообще-то, кояш ул урамда була алмый берничек тә. Астрономия дәресләрен тозлагансыз, күренеп тора. Кояш ул галәмдә!
- Өйдән караганда капка төбе дә урам, галәм дә урам. Так что кояшны урамда дип әйтү урынлы.
- Кояш берничек тә урамда була алмый. Чөнки ул урамга сыймый. Википедиядән: Средний диаметр Солнца - 109 диаметров Земли.
- Әмма ул бит галәмдә генә зур, ә бездә кечкенә. Чөнки ерак. Мә алайса Википедиядән: Удалённость Солнца от Земли — 149 597 870,691 км — приблизительно равна астрономической единице, а видимый угловой диаметр при наблюдении с Земли, как и у Луны, — чуть больше полградуса (31–32 минуты).
- И вообще, тән яна кояштан.
- Яна гына түгел, начар авыру да китереп чыгарга мөмкин.
- Минем күршем кояштан үлде.
- Әгәр кояш зыянлы булса, аны грек мифологиясендә ник шул хәтле зурлыйлар соң?
- Җенем сөйми грек мифологиясен. Мин ренессанс яратам.
- Нәрсә укыганың бар соң ренессанстан?
- Мин бит аны сиңа әйтер өчен укымыйм, үзем өчен укыйм.
- Вәт татжур, ә!
- Ой, сезне уку шундый күңелле!
- Это вы на каком языке тут общаетесь? Ваще непонятно)
--- |
Иң күп укылган
|