поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.11.2015 Мәдәният

Кирам Сатиев: «Хәзер миңа берни кирәк түгел, көлмим дә, еламыйм да, бирмим дә, сорамыйм да...»

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиевның иҗат кичәсенә чакырып язылган белдерүдәге шигырь юлларын ул үзе язган. Аның күпкырлы таланты турында газета укучыларыбызга да җиткерик әле.

Исте җилләр, акты сулар,
Кирамга тулды алтмыш.
Дөньяга күп шәхес бирде
Туган ягы Актаныш.

– Сезнең иҗат күпләргә үрнәк булырлык. Төрле гармуннарда уйныйсыз. Көйләр язасыз, китапларыгыз да дөнья күрде. Шигырьләрегезне кайчан яза башладыгыз? Без белмәгән тагын нинди һөнәрләрегез бар?

– Әйе, унбишләп җырым бар. Аны төрле җырчылар башкарды. Өч китап чыгарырга өлгердем. Балачактан шигырьләр укырга бик яратам. Аларны армиядә яза башлаган идем. «Консерватория, армия, филармония» дигән китабымда урын алдылар. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетында укытам. Соңгы вакытта туйлар, юбилейлар да алып бара башладым.

– Шушы һөнәрләремнең берсен сайлыйсы калган, дигән чакларыгыз юкмы?

– Юк, икенче гомер бирелсә дә, мин кабат шул юлдан китәр идем. Байлык артыннан да кумадым. Минем өчен байлык – халыкның ихтирамы, мәхәббәте.

– Сезнең тавышыгыз да матур. Нигә сәхнәдә җырламыйсыз?

– Миңа Мәсгут абый Имашев: «Сиңа җырларга кирәк», – ди торган иде. Илһам абыйның да: «Нигә җырламыйсың?» – дигәне бар. Әгәр каныңда милли моңнар булмаса, җырчыны үзеңә ияртеп җырлатып булмас иде.

– Гастрольләрдә сез үткән чакрымнарны санап бетерерлек түгелдер. Сезнең гармун моңнары таралмаган төбәк калдымы әле?

– Без Россиядә генә түгел, Европаның күп илләрендә, Кытайда, Америкада булдык. Күп юл үтелде. Австралиягә генә бармый калганмын. Быел анда бару теләгем бар.

– Күренекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова белән эшләү ничек булды? Шундый шәхес белән эшләү җаваплылык өстәдеме үзегезгә?

– Әлфия апа минем якташым булгангамы, без аның белән бик тату эшләдек. Без бит аны тыңлап үстек. Ә инде үзе белән эшләү зур бәхет иде. Мин үземә һәрвакыт таләпчән булырга тырыштым. Шундый күренекле җырчы белән бер сәхнәдә янәшә басып аны җыр­лату, билгеле инде, зур җаваплылык өсти. Гастрольләргә йөргәндә, төрле кызык хәлләргә юлыккан чаклар да булды. Бервакыт Урта Азия якларында концерт куеп йөрибез. Беренче бүлек тәмамлануга, пәрдәне төшерделәр. Икенчесен башлап җибәргәндә, пәрдә күтәрелми. Шунда Әлфия апа аптырап калмады. Микрофонын тотты да алга чыгып басты. Ә мин пәрдә артында басып калдым. Шул чакта Әлфия апа: «Сатый, әйдә, «Шахта»ны уйна», – дип кычкырып җибәрде. Шулай итеп, бер-беребезне күрмичә генә уйнарга туры килде.

– Шаярту дигән нәрсә үзегездән дә читтә йөрми. Сөйләшкәндә төрле гыйбарәләр, мәкальләр кулланасыз.

– Мин күп укыйм, күп тың­лыйм. Язучылар арасында, мәсәлән, Рабит Батулла сөйләшкәндә, читтә генә тыңлап утырам. Аның сүзләрен мыегыма чорнап куям. Үзем дә гыйбарәләр язам. Үземә иң ошаган гыйбарәм: «Яңакка якыннар суга» дигәне.

– Сәхнә кешесе ырымнарга ышанучан. Ә сез ышанасызмы?

– Бик ышанам. Чыннан да, әгәр юлымда кара песи очраса, юлым уңмый. Аннары миңа төшләр бик рас керә. Ул Ходайның хәбәре, күрәсең.

– Кемнең акыллы киңәшләре исегездән чыкмый?

– Өч кешенең киңәшләрен онытмыйм. Үземне аларның мәктәбен уздым, дип саныйм. Аның берсе – Нәҗип Җиһанов мәктәбе, икенчесе – Мәсгут Имашев университеты, өченчесе – Илһам Шакиров академиясе.

– Сәнгать кешесен туган ягында олыласалар, зур бәхет. Сезгә исән чагыгызда ук музеегызны булдырып куйганнар. Аны оештырырга кем тәкъдим итте?

– Туган авылым Татар Ямалы авылы мәдәният йорты директоры Дәвир Галиев идеясе булды ул. Моның өчен мин якташларыма рәхмәтле. Музейга филармониядә кигән киемнәремне, гармуннарымны, китапларымны тапшырдым. Алар белән элемтәдә торам.

– Сез бүген яшьләрнең остазы. Конкурсларда жюри әгъзасы буларак та катнашасыз. Киләчәктә дөнья күләменә чыгарлык баянчылар күренмиме?

– Сәхнәгә чыгып уйнарлыклары бар. Әмма Әбүзәр Фәйзуллиннан соң мин андый талантларны күрмим әлегә. Яшьләр хәзер гармун белән сирәк кызыксына.

– Музыка өлкәсендә иң зур хезмәтегез?

– «Баян һәм оркестр өчен концерт» дигән әсәр яздым. Ул әдәбиятта романга тиң әсәр. Аны Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры башкарган иде.

– Үзегезнең якларда сезнең исемдәге гармунчылар бәйгесе оештырылганын да беләбез.

– Ул үзебезнең авылда гына башланган иде. Хәзер район күләмендәге чарага әйләнде. Аның быелгысы Агыйдел буенда үтте. Анда Актаныш районыннан гына түгел, Чаллы, Әгерҗе, Туймазы, Октябрьский якларыннан гармунчылар җыелды. Бик күңелле үтә ул, халык та хуплый.

– 23 ноябрьдә филармониянең концертлар залында юбилей кичәгез дә узачак икән.

– Әйе, ул минем эшләгәннәремә йомгак ясау сыман. Әдәбият өлкәсендә дә, сәнгатьтә дә башкарган эшләрем шактый. Шуларның беразын гына булса да халыкка күрсәтәсем килә. Миңа хәзер мактау да, макталу да кирәкми. Мөхәммәт Мирза язганча: «Хәзер миңа берни кирәк түгел, көлмим дә, еламыйм да, бирмим дә, сорамыйм да».


---
Шәһри Казан
№ --- | 09.11.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»