|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2015 Фаҗига
Татарстан егете Төркиядә авариягә очраган Өмет хәлендә калганБөгелмә шәһәрендә яшәүче 24 яшьлек Артурның әнисе дә, якын туганнары да әнә шулай ди. Моннан өч ел элек килеп чыккан күңелсез хәл аларның гаиләсен пыран-заран китерә. Артурның сәламәтлегенә зыян килеп, ул бөтенләй урын өстенә кала. Егет Төркиядә юл һәлакәтенә очраган Өмет (телевидение тапшыруы аша, мөгаен, аны яхшы беләсездер – ред.) хәлендә. “Энебез бик акыллы, олыларны хөрмәт итә белә торган, игелекле бала булып үсте. Аның авыр сүз әйткән, күңелне төшергән вакытын хәтерләмим. Булмады да ул. Менә хәзер аның күзгә карап, ярдәм сорап ятуы йөрәкне әрнетә”,– ди туганнан туган апасы Лилия Нуриева. – Нәрсәгә тотынсак та, акчасыз булмый. Артурга массаж, дәвалау физкультурасы кирәк. Хәзерге вакытта апам да эшләми. Артурның 12 мең сум пенсиясенә көн күрәләр. Ләйсәнә апага улын караган өчен 1200 сум түлиләр түләвен. Тик ул нәрсәгә җитсен соң? Энебезнең ярдәм сорап ятуын күргәч, ничек тә булышасы килә. Сау-сәламәт чагында булган дуслары, хәтта кайбер туганнар да әкренләп юкка чыктылар. Алар белән аралар өзелде. Хәер, авыру кеше кемгә кирәк булсын соң? Әнисеннән башка беркемгә дә якын түгел шул ул. Районда табибларга кытлык. Невропатолог килгәнен ничә айлар көтәбез инде. Ник берәр табиб килеп хәлне белсен?! – ди Лилия ханым. – Артур сөйләшә дә алмый, әмма безне таный. Ашавы бары тик зонд аша гына. Ай саен катнашмалар алырга кирәк. Тәнендәге яралары азмасын өчен махсус матрас бирделәр. Караватын барыбер үзебезгә алырга туры килде. Энем кебек авыруларны Германиядә дәвалап була икән. Ул бик кыйммәт – 2 миллион сум сорыйлар. Анда бару түгел, республика хастаханәләренә яки тернәкләндерү үзәкләренә дә эләгү мөмкинлегебез юк. Кая гына мөрәҗәгать итмә: “Инде соң, өч ел буе яткан авыруны дәвалап булмый”, – диләр. Әле бит ул бик яшь. Өметебез бик зур безнең. Артурга ничек тә булышасы иде. Россия сәламәтлек саклау министрына хат юлладым, Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинга да бармакчы булам. Әллә ниләр сорамыйбыз. Һич югы сәламәтлеген бераз гына булса да ныгытыр өчен тернәкләндерү үзәкләренә юллама бирсеннәр иде, – ди ул. Бәлки газета укучылар арасында Артурның язмышына битараф калмаучы табылыр. Андыйлар өчен исәп-хисап счеты:
--- |
Иң күп укылган
|