08.11.2015 Җәмгыять
Кибеттән гайре бер социаль объект та эшләмәгән авылда җирле газеталар бердәнбер информация чарасы булып тора
Октябрь ахырында “Туган як” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, Кызыл Октябрь районы Куйсуында булып “Абунәче көне” үткәрдек. Авылда почта булмаганлыктан, халык җирле райпо кибетенә җыелды. Моның өчен Кызыл Октябрь районы кулланучылар оешмасы рәисе Назим Юсиповка һәм кибет мөдире Зифа Шәрәфетдиновага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Чара нәтиҗәле үтте – ике дистәдән артык куйсуылы киләсе елның яртысына “Туган як”лы булды. Ә иң мөһиме - без хөрмәтле укучыларыбыз белән аралаша алдык. Хезмәт җимешебез булган “Туган як” турында яхшы сүзләр ишетү күңелне шатландырды, яңа үрләрне яуларга дәрт бирде. Яңа үрләр ул – төсле, күп битле “Туган як”ның өлкәбездәге һәр татар гаиләсенә кунак булып килүе...
- Кибеттән гайре бер социаль объект та эшләмәгән авылда җирле газеталар бердәнбер информация чаралары булып тора. Ләкин соңгы вакытта корреспонденция бөтенләй килми безгә. Сәбәбе - Куйсуында почта да, хат ташучы да юк. Төрле хезмәт өчен квитанцияләрне дә, заказ хатларны да өләшмиләр. Бу проблема турында район түрәлә- ренә дә зарландык, хәтта губернаторга да хат яздык, ләкин “йөк бүген дә урынында”, - диләр куйсуылылар.
Почта үз эшен начар алып барган авыллар, кызганычка каршы, арта бара. Ник дисәгез, почта биналары экономик табышсыз булганга күрә ябыла, хат ташучылар аз хезмәт хакына зарланып, эшләрен ташлап китә. Кызык, илдә иң эре оешмаларның берсе булган “Почта России”ның бина җылытырга, хезмәт хакын арттырырга мөмкинлеге юк?! Ә һәр яздырган газета данәсе акчасының яртысыннан артыгын кайларга илтә икән?
Күргәнебезчә, таратмый да бит ул корреспонденцияне. Газета килмәсә, абунәчеләр редакциягә шалтыраталар. “Туган як” укучыга барып җитмәсә, безнең гаебебез монда бер генә – каты рәвештә поч- та җитәкчеләреннән газета тарату эшен тиешле сыйфатка куюны сорамауда. Бу “беспределга” чыдый алмыйча, без хезмәт җимешебезне хөрмәтле укучыларыбызга альтернатив җиткерү юлларын эзли башладык һәм әлегә таптык сыман - Куйсуы кебек проблемалы тагын бер авылда үзебезнең таратучыларыбыз булыр. Алар подписка да җыя, җомга көнне үк “Туган як”ны да һәрбер абунәчегә өенә үк китереп бирер. Газетага язылуга һәм таратуга күздә тотылган акчаны без поч- тага түгел, ә аларга түләрбез.
Дөрес, бу эшне без җайга сала башлагач, Сергач почтасы Куйсуында яңа хат ташучыны эшкә алды (акча югалтырга теләмиләр шул). Ләкин, практика күрсәткәнчә, бу да озакка түгелдер, чөнки хезмәт хакы шулай ук түбән дәрәҗәдә калган. Шуңа күрә, хөрмәтле куйсуылы укучыларыбыз, “Туган як”ның махсус таратачак Рафаил Шәрәфетдиновка язылуыгызны үтенәбез, чөнки шул чакта гына без “Туган як”ның үз адресатына һәрдаим һәм вакытында килүен гарантияли алабыз.
Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ --- | 08.11.2015